Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү арбитраж мәхкәмәсе "Татнефть"нең Украинага шикаятен кабул итмәде


"Татнефть" оешмасы бинасы
"Татнефть" оешмасы бинасы

Мәскәүнең Арбитраж мәхкәмәсе "Татнефть"нең Украинадан 144 млн доллар компенсация түләтү турындагы гаризасын кабул итмәде. Мәхкәмә эшне туктатырга карар кылды.

"Татнефть" ширкәте вәкиле әлеге карарны шикаять итү турында белдерде, дип яза Интерфакс.

20 июньдә Мәскәү Арбитраж мәхкәмәсендә "Татнефтьнең" Украинага карата дәгъвасына багышланган беренчел тыңлаулар узган иде. Татарстан нефть ширкәте "Укртатнафта" бурычлары өчен Мәскәүдәге Украина илчелеге урнашкан бинаны сорады.

"Татнефть" белән Украина арасында бу мәсьәләне арбитраж каравы 2008 елдан бирле бара. "Татнефть" "Укртатнафта" эше нигезендә компенсация түләүне таләп итә.

2014 елны арбитраж "Татнефть" файдасына карар кабул итте һәм Украина Татарстан ширкәтенә 112 миллион доллар һәм процентлар түләргә тиеш дигән карар чыгарды. Шул ук елны Украина Парижның Аппелляция мәхкәмсендә әлеге карарны шикаять итте. Париж мәхкәмәсе карарны гамәлдә калдырды.

Акчалар түләнмәү сәбәпле, "Татнефть" быел яз Мәскәүнең Арбитраж мәхкәмәсенә һәм Лондонның Югары мәхкәмәсенә арбитраж карарын мәҗбүри үтәтү турында мөрәҗәгать иткән иде.

"Укртатнафта" ширкәте 1994 елда Украина һәм Татарстан президентлары фәрманы белән төзелде. Төп максат - Кременчуг заводын елына 18 миллион тонна нефть белән тәэмин итү булды. Башта Татарстан "Укртатнафта" ширкәтенең 55 процент хиссәсе хуҗасы иде. Бу хиссәләр республиканың җир милеге министрлыгы, "Татнефть" Seagroup International һәм Amruz Trading AG ширкәтенә карады.

2008-2009 елларда Украина Югары мәхкәмәсе һәм Полтава өлкәсенең хуҗалык мәхкәмәсе, барлык хиссәләрне Татарстаннан алып, "Укртатнафта" белән идарә итүне тулысынча Украиннар кулына тапшырды.

XS
SM
MD
LG