Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 02:56

Медиа: Кремль губернаторлар сайлауларында көндәшлек принцибыннан баш тартмакчы


Екатеринбург мэры Евгений Ройзман

Кремль быел көз узасы губернаторлар сайлауларында көндәшлек принцибыннан баш тартырга карар кылган, икенче тур булмасын өчен көчле көндәшләр теркәмәскә рөхсәт ителгән, диелә.

Төбәк башлыклары сайлауларына көчле көндәшләр теркәмәскә рөхсәт ителгән, дип яза Кремльдәге чыганакларына таянып "Ведомости" басмасы. Бу сайлауларның икенче туры булмасын өчен эшләнә, диелә.

Шулай итеп, "Яблоко" фиркасеннән Свердлау өлкәсе губернаторына намзәт булырга җыенучы Екатеринбур мэры Евгений Ройзман, Бурятиядән коммунист Вячеслав Мархаев һәм Карелиядән "Гадел Русия" фиркасе бүлеге җитәкчесе Ирина Петеляева муниципаль фильтрны уза алмаска мөмкин, диелә.

Киләсе елда президент сайлау да булачак. Икенче бер чыганак сүзләренчә, Кремльдә халык рәттән ике тапкыр тавыш бирергә теләмәс дип куркалар.

2017 елның 10 сентябренә билгеләнгән бердәм сайлау көнендә 16 төбәктә губернатор сайлаулары узачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG