Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстанда "Art-Medhia" фестивале мәҗлескә әйләнде


Урмайда "Art-Medhia" – мөнәҗәтләр, бәетләр һәм дини җырлар фестивале
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:42 0:00

Чуашстанның Урмай авылында "Art-Medhia" – мөнәҗәтләр, бәетләр һәм дини җырлар фестиваленең тугызынчысы табын янындагы мәҗлес рәвешендә үтте.

Чуашстанның Урмай авылында тугызынчы тапкыр "Art-Medhia" – мөнәҗәтләр, бәетләр һәм дини җырлар фестивале узды. Башка еллардан аермалы буларак, быел ул мәҗлес итеп үткәрелде. Урмай авылы мәдәният йортының фоесында табын әзерләнде, анда Чуашстанның төрле авылларыннан килгән мөнәҗәт, бәет әйтүчеләр үзләренең осталыкларын күрсәтте.

Бары тик Рамазан аенда гына бераз тынып торган Урмай авылы мәдәният йорты "Art-Medhia" фестивале көнне халык белән шыгрым тулган иде. Бу яктагы татарларга хас киемнәр кигән "Мишәр" ансамбленең төрле буын вәкилләре, республиканың күп кенә татар авылларыннан чакырылган абыстайлар, мөнәҗәт әйтүчеләр табын янында урын алды. Чарада Чуашстан дини идарәсе рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов, казый Сәедзадә хәзрәт Гыймаев, Урмай авылы башлыгы Минзаһит Зәйнуллин да катнашты. Бер яктагы өстәл янында бала-чагалар урын алды.

Халык зикерне догалар белән генә түгел, мөнәҗәтләр һәм бәетләр белән дә әйткән

Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов фикеренчә, халык зикерне догалар белән генә түгел, мөнәҗәтләр һәм бәетләр белән дә әйткән. "Фестивальнең максаты – менә шушы мәдәни катламны, гадәтне тагын да киңәйтү", ди ул.

Тугызынчы тапкыр Чуашстан татарлары "Зөкер, фикер, шөкер" дигән шигар астында җыелып, борынгыдан калган, үзләре иҗат иткән мөнәҗәтләрне әйтте. Күбесе апалар иде. Яшьләр дә чыгыш ясады, әмма алар осталыкларын фонограммага кушылып тәкъдим итте.

Чуашстан диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов: "Хатын-кызларның мәҗлесләрдә мөнәҗәт әйтүе хәзер дә бик еш күренеш, әмма менә болай бөтен республикадан тупланып, аерым чара ясау Чуашстанда гына бар", диде. Бу ядкарьне сакларга, үстерергә чакырды хәзрәт.

"Җырлау бик таралды хәзер. Менә мөнәҗәт әйтүләрне дә бетермәскә кирәк. Ул бит үзе бер дөнья. Сызланып, сыкрап әйтелгән дога бит ул. Җыр түгел. Татар бит, мөнәҗәтне әйтәбез дип сөйли, җырлыйбыз дими", ди хәзрәт.

Фәрит Гыйбатдинов сүзләренчә, мәҗлестә татар милләтенең теле дә, дине дә, мәдәнияте дә, гореф-гадәте дә, бигрәк тә авыз иҗаты –мөнәҗәтләре дә, Коръән уку мәкамнәре дә сакланып калган. "Шуңа күрә быел без "Зикер, фикер, шөкер" шигаре астында үтүче "Art-Medhia" фестивален мәҗлес темасына багышладык", ди ул.

Мәҗлесне "Мишәр" ансамбле вәкилләре мөнәҗәтләр әйтеп ачып җибәрде. Кулларында Геннадий Макаров чыгарган "Дәрвишләр сөхбәтендә" дигән ноталы мөнәҗәтләр китабы иде. Алар мөнәҗәтләрне сәхнәдә төрле чаралар вакытында да башкара.

Чуашстан якларына хас гадәт – аш алдыннан башта чәй бирелә

"Мишәрләр" чыгыш ясаганда, табынга чәй чыкты. Чуашстан якларына хас гадәт – аш алдыннан башта чәй бирелә. Урамда пылау пеште. Аны Урмай мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин үз куллары белән зур бер казанда әзерләгән икән.

Чәй эчеп алгач, төрле авыллардан килгән мөнәҗәтчеләр сүз алды. Бер-бер артлы үзләре чыгарган, әбиләрдән отып калган, яки китаплардан өйрәнгән илаһи сүзләр сыкрап кына чыккан моң-көй белән әйтелә. Татарның яраткан темасы сабырлык ул. Әйтелгән мөнәҗәтләрнең күбесе сабырлык турында иде. Узган тормыш, теге дөнья хәлләре, җәннәт өмет итү хакында мөнәҗәтләр сабырлык белән бергә үрелеп барды.

Шушы сәнгатьне, үзебезнең республикадагы татар авылларында тагын да популярлаштырырга кирәк

"Фестивальнең максаты да, менә шушы мәдәни катламны, гадәтне тагын да киңәйтү. Бу йолаларыбызның дәрәҗәсен тагын да арттыру нияте тора. Мәдхия сүзе үзе дә Алланы данлау дигәнне аңлата бит. "Art" дигәнен, без заманчалаштырып куйдык. Анысы – сәнгать дигән сүз. Мәдхия сәнгате дигән сүз килеп чыга. Шушы сәнгатьне, үзебезнең республикадагы татар авылларында тагын да популярлаштырырга кирәк", ди чараны оештыручы Фәрит әфәнде.

Уразадан чыктык кына, бик ашыйсы да килми дигән сүзләр ара-тирә ишетелгәләсә дә, корбан итеннән пешерелгән кайнар пылау үзенекен итте. Табын тагын бер җанланып алды. Әмма мөнәҗәтләр тынып тормый.

Кайбер апалар үзләре "әби кия иде", "әнинеке сакланган" дип яңа тектергән бала итәкле күлмәкләрен дә күрсәтеп алды.

Урмай мәчетендә мөгаллимлек иткән Рәмзия апа Зыятдиновага авыл халкы "хаҗга барыр өчен беренче өлеш кертеп", 25 мең сум акча бүләк итте. Оештыручылар рәхмәт сүзләре әйтеп, катнашучыларга бүләкләр таратты.

"Мондый чарадан соң, мәҗлеснең милләтне саклауда яхшы бер ысул икәнен халык аңлады. Элек безнең халыкның мәдәният йортлары да булмаган, авылларның үзара аралашуы да даими булып тормаган. Шул шартларда мәҗлес милләтне саклап калган. Мәҗлестә тел байлыгы да, рухи байлык та сакланган", дип Фәрит Гыйбатдинов "Art-Medhia" чарасын йомгаклады.

XS
SM
MD
LG