Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 12:02

Себертатарларның соңгы елларда җыелган халык авыз иҗаты әсәрләре элеккерәк елларда тупланганнарыннан шактый калыша, телнең ярлылана, урыс сүзләрен кыстырып сөйләүнең көчәя баруы да сизелеп тора. Декабрьдә галим Фәрит Йосыповның "Себер татарларының рухи мәдәнияте җәүһәрләре. Себертатарлары фольклорының антологиясе II том" басылып чыгачак.

26 нобярь Төмән шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә Cебер татар теле көне үтте. Чара вакытында Луиза Сөрмәтованың быел дөнья күргән, ноталарга салынган 74 әсәрне эченә алган "Себертатарларның җырлары, бәетләре һәм мөнәҗәтләре" ("Песни, баиты, мунаджаты сибирских татар") китабы да тәкъдим ителде. Бу китапны басмага әзерләүдә Казан зур ярдәм күрсәткән.

Соңгы елларда җыелган халык авыз иҗаты әсәрләре элеккерәк елларда тупланганнарыннан шактый калыша, телнең ярлылана, урыс сүзләрен кыстырып сөйләүнең көчәя баруы да сизелеп тора. Себертатарларның борынгы бик күп сүзләре онытылган, алар урынын урыс сүзләре алган.

Мәгариф системасында татар теленең кысрыклана баруы, кайбер урында бөтенләй укытылмавы нәтиҗәсендә себертатар теленең дә ярлылана, тел белән бергә фольклорның да сүнә баруы күзәтелә.

Луиза Сөрмәтова китабын тәкъдим итү кичәсендә
Луиза Сөрмәтова китабын тәкъдим итү кичәсендә

Менә Луиза Сөрмәтова китабында да Идел буйларыннан, Урал якларыннан килгән, монда һәркем үзенчә үзгәртеп җырлый торган "Кара урман", "Сарман", "Зиләйлүк", "Тәфтиләү"ләр кебек җырлар шактый урын алган. Элекке елларда язып алынган халык җәүһәрләренең дә җәүһәрләре дәрәҗәсендәге фольклор үрнәкләре очрамый диярлек хәзер халык арасында.

Өлкә себер татарлары фольклор фестивалендә дә борынгыдан килгән себертатар җырлары яңгырамый диярлек хәзер, күбесенчә телләрдән-телләргә күчеп килгән мөнәҗәтләр кабатлана. Себер җыры дигәндә:

Цейә, цейә, цейәле тау итәге,
Цейәле тау итәгентә
Пер үбештек куй әле, –


(Чия, чия, чияле тау итәге,
Чияле тау итәгендә
Бер үбештек бит әле), -

дип җырлау киң таралып китте. Идел-Урал буйларыннан килгән шушы җыр Себернең төп бер җыры кебек кабул ителә хәзер, инде мәктәп укучылары да эләктереп алды аны. Ә бит, югыйсә, ноталары белән дөньяга чыккан чын себер татарлары җырлары да бар, тик аларны яңгыратучы гына юк.

Себертатарларның фольклоры гаҗәеп бай: әкиятләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, җырлар, мәзәкләр, табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр, им-томнар һәм татарларның башка этник төркемнәрендә булмаган дастаннар. Аларда халык тормышы, тарихы, аның рухи байлыгы, акыл-тәҗрибәсе, уй-фикерләре, моң-зары да, шулай ук киләчәккә өметләре ачык чагыла.

2015 елда Казанда Татарстан хөкүмәтенең телләрне үстерү програмы кысаларында нәшер ителгән "Себер татарларының рухи мәдәният җәүһәрләре. Себер татарлары фольклорының антологиясе. Дастаннар, мөнәҗәтләр, бәетләр" дип аталган, 650 биттән торган фәнни монография дөнья күрде. Аның җыючы-авторы – галим, филология фәннәре докторы Фәрит Йосыпов.

Фәрит Йосыпов
Фәрит Йосыпов

Галим бу китапта чыгышы белән алман, фольклорчы Василий Радловның Төмән-Тубыл якларында, Иртеш буйларында яшәгән себертатарлар арасында заманында җыеп туплаган, әмма гасыр ярымга сузылган вакыт катламы астында яткан халык иҗаты җәүһәрләрен янә күтәреп ала. Шулай ук татар фольклорын фәнни өйрәнүгә нигез салган Хәмит Ярми җыйган, фольклорчы-галимә Флора Әхмәтова-Урманченың шәхси архивыннан алынган, Фәрит Йосыпов җитәкчелегендә Себердә үткәрелгән күпсанлы фәнни экспедицияләрдә тупланган, Әлминур Патршина һәм башка фольклорчылар язып алган халык иҗаты җәүһәрләрен – татар эпосына караган дастан, бәет, мөнәҗәтләр жанрларындагы әсәләрне керткән. Радлов заманында җыелган әсәрләр, бигрәк тә дастаннар, мәгънәле, тирән эчтәлекле, тел һәм сүрәтләү чараларының бай булуы белән таң калдыра.

Аңа кадәр, 2012 елда, Фәрит Йосыпов Радловның 10 томлы гыйльми мирасының берсе – 1872 елда Петербурда басылып чыккан "Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в южной Сибири и Дзунгарской степи" дип аталган китабын тулысынча, үзенең “В.В.Радлов – выдающийся тюрколог России" һәм "Сибирские татары" исемле фәнни мәкаләләрен, Флора Әхмәтова-Урманченың "По следам В.В.Радлова" дигән язмасын кертеп, шул ук исемдәге 520 битлек китабын дөньяга чыгарган иде.

Рәссам Бакый Урманче һәм фольклорчы Флора Әхмәтова-Урманче
Рәссам Бакый Урманче һәм фольклорчы Флора Әхмәтова-Урманче

Моңа кадәр себер татарларының рухи мирасы җыелмаган түгел, җыелган, дөньяга чыгарылган, әмма сөйләүчеләрнең үз телләрендә язылганча тирән өйрәнелмәгән иде әле. 1980 елларда басылып чыккан 12 томлыкка да алар татар әдәби теленә күчерелеп кертелгән. Ул елларда язып алынган себер татарлары халык җәүһәрләре Татарстан Фәннәр академиясенең фондында сакланган булырга тиеш. Флора Әхмәтова-Урманче себертатар фольклоры әсәрләре тупланган папкаларны әлеге фонд киштәләреннән алып-алып күрсәткәне бар, әмма ул чорда аларны фондка әдәби телгә тәрҗемә итеп тапшыралар иде.

Шушы елның декабрь аенда Казанда, шулай ук Татарстанның телләрне үстерү програмы кысаларында Фәрит Йосыповның "Себер татарларының рухи мәдәнияте җәүһәрләре. Себер татарлары фольклорының антологиясе II том. Йомаклар" дип аталган китабы чыгарга тора. Бу китап, әкиятләрдән тыш, ноталалары белән 400 җырны үз эченә алган, Флора Әхмәтова-Урманче туплаган җырлар да кергән аңа.

Җыелган себертатар фольклорын мәктәпләргә җиткерү чарасы да күрелми

Себертатар фольклорын җыеп халыкка кайтару өчен никадәр көч куелган, никадәр халык иҗаты әсәрләре табылган, торгызылган, дөньяга чыгарылган! Тик аларның халыкка әйләнеп кайту юллары бормалы, сикәлтәле булган, хәзер дә аларга киң юллар ачылып тормый. Җыелган рухи-мәдәни мирасның бик азы гына халыкка кайтып ирешә. Фәрит Йосыповның әле генә телгә алынган китапларына кергән халык иҗаты җәүһәрләрен киң халык массасына, мәктәпләргә җиткерү чарасы да күрелми.

Себертатарларның тел байлыгы фольклорда сакланган, әгәр дә себертатар теле сакланмаса, халык ул байлыкны югалтачак. Әлегә Себердәге авылларда яшәүче өлкән буын вәкилләренең сөйләм теле чишмәләре саекмаган.

Менә инде 7 елдан бирле Төмән өлкәсе татарлары конгрессы үткәреп килгән себер татарлары фольклор фестивалендә авыл кешеләренең бик теләп катнашулары, сәхнәдән себертатар телен яңгыратып, аның байлыгын, матурлыгын ләззәтләнеп күрсәтүләре моңа дәлил булып тора. Бу фестивальдә себер татарларының үзенчәлекле теле, гореф-гадәтләре, көнкүреш рәвеше, холкы ачык гәүдәләнә.

Төмән районы Шыкча авылының "Шытыр-Шатыр" ансамбле
Төмән районы Шыкча авылының "Шытыр-Шатыр" ансамбле

Өлкә фестиваленең генә түгел, Русия күләмендә үткәрелә торган "Түгәрәк уен" фестиваленең дә иң якты бизәге – Төмән районы Шыкча авылының "Шытыр-шатор" себертатар балалар фольклор ансамбле. Аның оештыручысы һәм җитәкчесе – узган гасырның 90 еллар башында Башкортостаннан килгән талант иясе, баянчы Гаяз Габдуллин. Ансамбль репертуарына иң асыл җырларны сайлап ала белә Гаяз. Җәүдәт Фәйзи, Мәхмүт Нигъмәтҗанов язып алган җырларга өстенлек бирә, халык арасында үзләре тапканны да кертә.

Күп еллар элек Мәхмүт Нигъмәтҗанов Тубыл шәһәрендә язып алган гади генә сүзләр аша "Шотыр-шатыр" курай, кубыз, гөслә һәм онытылып беткән башка халык музыка коралларын актарып чыгарып, үз куллары белән ясаганнарына да ияреп җырлап, дөньяга сибелгән татарның гасырлар аша сызылып килгән сагыну сагышларын күңел тирәнлегенә үтеп керерлек итеп җиткерә тамашачыга:

Кара су, кара урман ла,
Шул кара су, кара урман
Без аерылуга булган.

Төмән районы Талымхан авылы фольклор төркеме чыгышы
Төмән районы Талымхан авылы фольклор төркеме чыгышы

Түбән Тәүде районының Саз авылында Екатерина Әхмәтҗанова белән Әбүзәр Миңлебаев җитәкләгән "Саз", Төмән районының Талымхан авылында яшәп иҗат иүтче Русия һәм Татарстан Композиторлар берлекләренең әгъзасы Ислам Сафин оештырган балалар этнографик фольклор төркемнәре себер татарларының рухи матурлыгын, традицион мәдәниятен аеруча оста гүдәләндерә. Тубыл районының Ирек, Вагай районының Тукыз авылларының фольклор төркемнәре дә алардан калышмаска тырыша.

Төбәгебездә халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыеп туплау эше илдә үзгәртеп кору чоры башлану белән милли үсеш хәрәкәтенең төп юнәлешенә әверелгән иде.

Беренчеләрдән булып, өлкә татар мәдәнияте үзәге мөдире Фәрит Хәкимов күтәрде бу мәсьәләне, Гаяз Габдуллин белән себертатар авылы Тугызда туып үскән Әлминур Патршинаны халык иҗатын җыю эшенә юнәлдерде. Соңрак, Казан музыка белгечләре ярдәме белән, алар җыйган әсәрләрдән торган "Себертатар халык җәүһәрләре" исемле китап дөнья күрде, җырлар, бәетләр нотага салынып бирелгән иде. Ул җәүһәрләрне Әлминур үзе табигать бүләк иткән кабатланмас моңлы тавышы белән сәхнәләрдән яңгыратып, халыкка да кайтарды.

Себертатар җырларын, бәетләрен Әлминур кебек башкаручы юк хәзер

1997 елда өлкә татар мәдәният үзәге ябылгач, бу эш юнәлеше дә канатын җәеп очып барган кош атылып төшкәндәй тукталды, әмма Әлминур вакытсыз өзелгән гомеренең соңгы көннәренә кадәр себертатар бәетләре, җырлары белән сәхнәдән төшмәде. Себертатар җырларын, бәетләрен аның кебек башкаручы юк хәзер. Себердә табылган, Татарстан җырчылары яратып башкара торган "Сәхралар" да яңгырамый.

Сәфиулла Ильясов җитәкләгән Себер татарлары мәдәният үзәгендә 90нчы еларда себер татарлары фольклоры лабораториясе эшләде, анда хезмәт иткән 7 кеше өлкәнең ерак почмакларында халык иҗаты җәүһәрләрен узышмактан җыйдылар, әмма бүгенге көндә ул әйберләрнең эзсез югалганлыгы ачыкланды.

Сәфиулла вафат, штатлары кыскартылу сәбәпле лабораториянең эше узган гасырның соңгы елларында ук туктатылды. Язып алган кешеләр шыпырт кына үзләрендә саклыйлармы ул әйберләрне, әллә үзәктә капиталь сипләү эшләре башлангач, эшчеләр тарафыннан чүплеккә чыгарып ташландымы – бу турыда беркемнән бернинди сүз алып булмый.

1997 елда өлкә татар мәдәнияте үзәге ябылганнан соң, авыл мәдәният хезмәткәрләренә профессиональ методик ярдәм күрсәтү өзелде, мәдәният өлкәсеннән әзерлекле кайбер белгечләр дә китте. Һәркем үзенең хәленнән килгән кадәр мөнәҗәтләрне дә, җырларны да аннан-моннан ишетеп, аудио-видеоязмаларны тыңлап өйрәнә, ә алар башлыча Казаннан килә. Өйрәтүче осталар бер кул бармаклары белән генә санарлык. Өлкәдә урта, югары мәдәният һәм сәнгать уку йортлары булса да, аларда гомер-гомергә татар милли мәдәният һәм сәнгать белгечләрен әзерләүнең оештырылганы булмады, татарлар белән урыс мәдәнияте белеме алган белгечләр эшлиләр, шунлыктан гомумән татар моңын саклау мөмкинлекләре юкка чыгып бара.

Мингол әфәнде: "Сезнең тавыш аппаратыгыз урыс көйләрен җырларга көйләнгән

Милли моңнарның югала баруына җитди сәбәпләрнең берсе – урыслашу процессының тизләшә баруы. Ике ел элек Төмән "Ак калфак" җәмгыяте үткәргән бер чарага Казаннан җырчы, педагог, Татарстанның халык артисты Мингол Галиев килгән иде. Чарада катнашудан тыш, мастер-класс та үткәрде ул. Кичен, кешеләр таралгач, җыр осталыгын камилләштерергә ярдәм итүен сорап, бер яшь татар кызы килде аның янына, татар җырын җырлап күрсәтте. Тавышы көчле, ә милли моңы юк, җырның милли аһәңе юкка чыккан. Мингол әфәнде: "Сезнең тавыш аппаратыгыз урыс көйләрен җырларга көйләнгән, тавыш артикуляциягез шуңа яраклашкан, аны бер кичтә генә үзгәртү, татар моңына көйләү мөмкин түгел", дип аңлатты аңа. Кыз татар телендә бик авыр сөйләшә иде. Татар җырын җиренә җиткереп башкару өчен туган телне дә белергә киркәлегенә аеруча басым ясады остаз. Яшьләребезнең мондый хәлдә булуы халык җырларын тергезүдә үзе зур тоткарлык булып тора.

Хәсән Туфан (с,1нче рәт), Гомәр Бәширов, Хәмит Ярми (с,2нче рәт), Шәйхи Маннур. 1979 ел
Хәсән Туфан (с,1нче рәт), Гомәр Бәширов, Хәмит Ярми (с,2нче рәт), Шәйхи Маннур. 1979 ел

Төмән-Тубыл себертатарлары арасында фольклорның кадерен тагын бер күңелсез хәл югалта, ул да булса – якташыбыз, филология фәннәре докторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Габдулла Тукай бүләге иясе, татар фольклористикасына фәнни нигез салган, бөтен ил буйлап халык иҗаты җәүһәрләрен җыеп йөргән Хәмит Ярми истәлегенә, ул калдырган гыйльми мираска тиешле ихтирам һәм игътибар булмау.

Аның гыйльми мирасын, китапларын, скрипкасын, киемнәрен, йорт җиһазларын тол калган хатыны, гомерен татар фольклорын җыюга багышлаган Хәлидә апа Гатина Төмәнгә галимнең музеен булдыру өчен бүләк итеп китте дөньядан, ләкин музей оештырылмый калды, Ярми әйберләре өлкәнең крайны өйрәнү музееның келәтендә саклана. Бу югалтуның сәбәпләрен ачып бирү өчен аерым вакыт кирәк: милли-мәдәни дөньябызның халәтенә, аерым кешеләрнең намуссызлыгына кагыла ул.

Хәмит Ярми музее оештырылган булса, ул иҗат учагына әверелеп, галимнең ватанында татар фольклорының дәрәҗәсен югарырак күтәрергә дә ярдәм иткән булыр иде.

Бибинур Сабирова, Төмән, журналист, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG