Accessibility links

җомга, 28 июль 2017, Казан вакыты 09:51

"Минем максатым – көннәрнең җирле сөйләмдәге атамаларын популярлаштыру", ди календарьне әзерләгән Ренат Моратов.

Мишәрләр өчен 2018 елга дивар календаре Казанда басылды. Мишәрләрне кайберәүләр "цыкылдап сөйләшүче татарлар" дип тә әйтә. Календарь да шундый "цы"лар белән тулы.

Җәдвәлдә Түбән Новгород өлкәсе һәм Чуашстандагы татар авылларының мәчет рәсемнәре урнаштырылган. Басманың төп үзенчәлеге – татар теленең көнбатыш диалектындагы Сергач сөйләмендә язылуы. Мәчет рәсеме астындагы язулар да "Зур Ырбишча мәцете", "Шыгырдан мәцете" дип язылган. Моннан тыш, бу диалектка хас булганча, "ө" хәрефе дә юк, "көн" – "кен" дип бирелгән.

Үзенчәлек моның белән генә тәмамланмый. Атна көннәре җәдвәлдә Сергач һәм Чуашстан татарлары сөйләмендәгечә бирелгән. Дүшәнбе – башкен, сишәмбе – бушкен, пәнҗешәмбе – кычатна, җомга – җема, шимбә – атнарас кен, якшәмбе базар кен. Бары тик чәршәмбе көн генә әдәби тел белән тәңгәл.

Әлеге 5 мең данәдә бастылыган календарьне әзерләүченең Чуашстандагы һәм Сергач якларындагы татар-мишәрләргә бер катнашы да юк. Аның авторы – Волгоградта туып үскән, чыгышы белән Пенза якларыннан булган Ренат Моратов.

"Минем максатым җирле сөйләмдәге атна көннәре атамаларын популярлаштыру. Бу – милләтне бүлгәләү түгел, халык шулай сөйләшә һәм урысча сөйләшкәнче, үз диалектларында атна көннәрен белсәләр, әйбәтрәк бит. Тагын бер максатым – мишəрчəнең бетүен телəмим, саклануын телим. Әмма фанатикка әверелмичә, үзебезнекен саклыйсым килә", диде Азатлыкка Моратов.

Ренат Моратов
Ренат Моратов

Ренат әфәнде үзе Волгоградта туып үскән, татар әдәби телен Казанда мәдрәсәдә укыганда өйрәнгән. Хәзер Алҗирда эшли һәм яши. Календарьны да ул, интернет аша эшләткән. Дизайнын Мәскәүдә ясасалар, нәшер итү Казанда булган.

"Цыкылдауцы татарлар өчен календарь ясаудан башладым. Сергач һәм Чуашстандагы цыкылдауцы татарлар ачыграк. Башка якларда яшәүче татарлар сөйләмендә дә бу эшне дәвам итәчәкмен", ди Моратов.

Ренат гарәп теле белгече булса да, татар теле, аның диалектлары өчен дә борчыла. Ул диалектларның күплеген байлык дип саный.

Бәлки, кайчан да булса әдәби телдә дә бу атна көннәре атамаларын куллана башларлар

"Атна көннəренə килгəндə, əдəби нормада алар фарсыча. Ə бу календарьда чын татарча! Бәлки, кайчан да булса әдәби телдә дә бу атна көннәре атамаларын куллана башларлар, тел пуризмы – алынмалардан арынырга тырышу популяр күренеш бит хәзер", ди ул.

Шул ук вакытта, Ренат әфәнде, шивәләр эреп бетү – табигый процесс, "табигый булганлыктан, аңа тагын да ныграк каршы торасы килə" ди. Моратов нәшер иткән календаре сатуга чыга. Мәскәүгә, Түбән Новгородка җибәргән инде.

Татарлар инде күптән ай атамалырын урыска ияреп куллана. Әмма “атнарас кен”, “башкен” дип сөйләүләр халыкта һаман да кулланыла. Ул гына да түгел, Финляндиядәге, заманында Сергач якларыннан күчеп киткән татарлар һаман да шул "башкен", "бушкен" дип яза, сөйләшә, үзләренең җәдвәлләренә дә кертә.

Финляндия татарлары календаре
Финляндия татарлары календаре

Татарча календарь чыгаруның бу беренче очрагы түгел. Мәскәүдә яшәүче Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннар 2014 елдан башлап диварга элә торган татар календаре чыгара башлады. Алар ай атамаларын татарлаштырып бастырды. Мәрданшиннар календарендә гыйнвар – акман, феврал – бушай, апрель – сабан, декабрь – карлач дип бирелә.

Татарның гомерлек күршеләре булган чуашлар да соңгы елларда ай һәм көн атамаларын сакларга, популярлаштырырга тырыша. Басма рәвештә кăрлач (гыйнвар), нарăс (февраль), пуш (март), ака (апрель), çу (май) дип, атна көннәрен исә тунти кун (дүшәнбе), ытлари кун (сишәнбе) йун кун (чәршәмбе) кĕçнерни кун (пәнҗешәмбе), ерне кун (җомга), шăмат кун (шимбә), вырсарни кун (якшәмбе) дип язып, үз халкы арасында үз атамаларын кулланырга омтыла.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG