Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илья Новиков: "Сәяси сыену сорарга исәбем юк, Казанга кайтачакмын"


Илья Новиков
Илья Новиков

"Ачык Русия" хәрәкәтнең Татарстан бүлеге җитәкчесе Илья Новиков үз ширкәтенә бәйле җинаять эше ачылып аны шаһит буларак теркәү һәм тентүләр сәбәпле чит илгә китәргә мәҗбүр булуын белдерде.

"Сәяси сыену сорарга җыенмыйм, Казанга кайтачакмын", ди Илья Новиков. Җомгага каршы төндә Новиков социаль челтәрләрдә Русиядән китәргә мәҗбүр булганлыгын белдерде. Idel.Реалии Новиков белән сөйләште.

– Вконтакте, Facebookта язганнарны киңрәк аңлатып китмәссез микән?

– Барсы да "Ачык Русия"дә тентүләрдән башланды. Аннан соң минем бизнесыма тотындылар (Новиков – торак-коммуналь хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүче "РАЙДЭН" ширкәте җитәкчесе), тентүләр тукталмады, аннан мин шаһит булып барган ниндидер җинаять эше пәйдә булды. Анда нинди гаепләү белдерелгәне бөтенләй аңлашылмый.

Мин "Агора"дан киңәш сорадым. Аларның икътисади мәсьәләләрне баккан адвокаты тәфсиллерәк мәгълүмат алу өчен Татарстандагы тикшерү идарәсенә мөрәҗәгать итте. Тикшерүчеләрнең минем белән очрашасы килә, әмма минем яктан андый теләк юк, очрашмас өчен илдән китәргә карар иттем.

– Сез шаһит булып барган эшнең ни турында икәнлеген әйтә алмассызмы?

– Анда мәгълүмат бик аз, әмма ул идарә итү ширкәте белән бәйле.

– Бу җинаять эше кемгә карата ачылган соң?

– Мин әлегә бу турыда әйтә алмыйм, бу эш белән минем адвокатым шөгыльләнә. Ниндидер мәгълүмат булгач та хәбәр итәрмен.

– Хәтерлисездер, сездән "Реальные люди" проектында, сәяси мөһаҗирлеккә китүегез өчен соңгы тамчы ни булырга мөмкин, дип сораган идек. Бу очракта Русиядән китәргә нәрсә этәргеч ясады?

– Алып китеп СИЗОга утыртылган кешеләр язмышын кабатлыйсым килми. Гаепләү башыннан ахырына кадәр бармактан суырып чыгарылган, бернинди юридик нигез юк, барсы да алдагы сайлау алды кампаниясе вакытында сәясәттә катнаштырмас һәм җәзага тарту өчен эшләнә. Шуңа күрә фактларны чагыштырып, юристлар белән киңәшләшкәннән соң, шундый карар кабул ителде.

Ләкин мин моны эмиграция дип санамыйм, мин бернинди дә сәяси сыену сорарга җыенмыйм. Әгәр эмиграциягә китсәм, сәяси эшчәнлеккә нокта куярга туры килә. Мин болай эшләргә җыенмыйм, күпмедер вакыт узганнан соң Русиягә, Казанга кайтырга һәм үз эшемне дәвам итәргә җыенам.

– Сезнең гаиләгез кайда?

– Гаилә өйдә. Мин Европада.

– Кайчан Русиягә кайтырга планлаштырасыз?

– Нинди дә булса ачыклык тугач. Юристлар әлеге эшне кузгату турындагы карарны шикаять итәчәк. Материалларны әлегә беркем дә ачып салмый.

– Тәртип саклау оешмаларының сезне эзәрлекләве ни белән бәйле дип уйлыйсыз?

– Берсүзсез, бу – сәясәт. Мондый һөҗүм белән икътисади эшләр башкарылмый.

****

Илья Новиковны эзәрлекләү 26 мартта узган коррупциягә каршы митингтан соң башланды.

Ул һәм "Ачык Русиянең" Татарстандагы тагын бер вәкиле Эмиль Гәрәев килештерелмәгән каршылык чарасында катнашырга өндәүләре өчен биш көнгә сак астына алынган иде.

2017 елның апреленнән "Ачык Русия" хәрәкәтенең идарә рәисе булып Александр Соловьев эшли. Аңарчы Михаил Ходорковский җитәкчелек итә иде.

XS
SM
MD
LG