Accessibility links

Кайнар хәбәр

Унбиш ел элек булган очкыч казасы корбаннарының туганнары Уфадан Германиягә килде


Очкыч казасында һәлак булганнарга һәйкәл
Очкыч казасында һәлак булганнарга һәйкәл

1-3 июль көннәрендә Алманиянең Юберлинген шәһәрендә бу фаҗигагә багышланган матәм чаралары уза. Очкыч казасында һәлак булган балаларның туганнары да Алманиягә килде. Башкортостан республикасы аларга виза алырга ярдәм итә, юл бәясен дә каплаячак.

2002 елның 2 июленә каршы төндә “Башкортстан һава юллары”ның балаларны Испаниягә алып баручы очкычы белән йөк ташучы “Boening” очкычы бәрелешеп 71 кеше, шул исәптән 52 бала һәлак булды. Барысы да – Башкортостанның яхшы укучы, сәләтле балалары, алар Испаниягә ял итәргә юл тоткан була.

Матәм чараларында катнашу өчен Алманиягә Башкортостанның мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова җитәкчелегендә рәсми вәкилллеге дә килде. Бу – һәлакат корбаннарының туганнарын да кушып исәпләгәндә 80 гә якын кеше, дип хәбәр итә "Башинформ" агентлыгы.

Матәм чарасыннан тыш, фаҗига корбаннары истәлегенә багышланган концерт, “Күл янындагы йорт” дип аталган документаль фильм күрсәтү көтелә. Башкортостаннан килгән кунаклар шулай ук “Уфа-Бодензее” Дуслык җәмгыяте оештырган чараларда да катнашачак.

Юберлинген шәһәре янында һәлакәт урынында "Die zerrissene Perlenkette" (Өзелгән энҗе төймә) һәйкәле куелган. Корбаннарның барысы да диярлек Уфаның Көньяк зиратында җирләнгән.

Искә алу чаралары бу көннәрдә шулай ук Уфада да уза.

Исегезгә төшерик, очкыч казасының сәбәпләрен тикшергәнән соң, “Skyguide” ширкәтенең диспетчер хезмәтендә, дигән нәтиҗә чыгарылды. Диспетчер ике очкычның бер биеклектә булуын абайламый кала, Русиядән килгән очкычка түбәнәергә күрсәтмә биргәндә инде соң була. Соңгы мизгелләрдә очучылар бәрелешне булдырмаска тырышып, штурвалларын кискен читкә борсалар да, фаҗигадән котыла алмый.
«Ту-154» һәм «Боинг-757» маңгайга-маңгай диярлек бәрелешә.

Бу казада бөтен гаиләсен югалткан Виталий Калоев Швейцариянең “Skyguide” ширкәтенең каза вакытында эшләгән авиадиспетчерын үтерде. Калоев сигез ел төрмәгә хөкем ителеп, тәртибе яхшы булган өчен иртәрәк иреккә чыгарылды. Русиядә аны каһарманнарча каршылап Төньяк Осетиянең төзелеш һәм архитектура министры урынбасары итеп билгеләделәр.

XS
SM
MD
LG