Accessibility links

АКШтагы Кырымтатарлар Ураза бәйрәме уңаеннан очрашу уздырды


Нью-Йоркта Ураза бәйрәме
Нью-Йоркта Ураза бәйрәме

1 июльдә Америкадагы кырымтатар берләшмәсе (American Assotiation of Crimean Tukrs) Ураза ае тәмамлану уңаеннан бәйрәм очрашуы үткәрде.

Рамазан аенда Кырымтатар оешмасы бинасында көн саен диярлек, төрле милләттән булган мөселманнар ифтар ашларын уздырды, дип хәбәр иттеләр берләшмә вәкилләре.

1 июльдә узган чара исә, Ураза бәйрәме өчен бирелә торган 3 көндә түгел, ә соңрак үтте. Ул Ураза ае тәмамлану уңаеннан булса да, күбрәк дөньяви рухта үтте, милләттәшләргә киләсе зур көзге очрашуга кадәр җыелып алырга, куңел ачарга сәбәп бирде.

1 июльдәге чарага Нью-Йоркта яшәүче өлкән буын кырымтатар гаиләләре һәм крымтатар яшьләре оештырган Яшьлек төркеме җыелды. 1961 елда теркәлгән берләшмә каршында җәмигъ мәчет, кырымтатар якшәмбе мәктәбе, җыр һәм бию ансамбле эшләп килә. Балалар әлеге якшәмбе мәктәпләрендә телләрен өйрәнүен, мили биюләрен ни дәрәҗәдә үзләштерүен күрсәтте.

Берләшмә башлыгы Нариман Асанов әйткәнчә, Нью-Йоркта 2 меңләп кырымтатар яши. "Берләшмә күбрәк мәдәни чаралар белән шөгыльләнә. Әмма милләтне якларга кирәк булса, без читтә калмыйбыз. Мәсәлән, БМОда кырымтатар мәсьәләсе күтәрелгәндә без байрак белән теләкләшлек белдерергә бардык, ди ул.

Берләшмә Мостафа Җәмилев белән очрашулар да уздыра, аның рәсеме, Исмәгыйль Гаспринский һәм Ататөрек рәсемнәре белән бергә диварда эленеп тора.

XS
SM
MD
LG