13 июль Татарстан башкаласында "Казанда чүп яндыру корылмасына каршы" иҗтимагый хәрәкәте активистлары ялгыз пикетларын янә башлап җибәрде. Башкалада халыкара чара – футбол беренчелегенә конфедерацияләр кубогы ярышларын үткәрү алдыннан тукталган иде. 25 май Казан башкарма комитеты митинглар һәм башка халык җыеннары уздыру өчен өч кенә урын бирү турында карар чыгарды.
Соңгы елларда Татарстанда да протест белдерүчеләрнең яңадан-яңа иҗат җимешләре күренә. Ат, табут, чатыр, битлекләр һәм башка әйберләр протестта үзгә сәнгать төренә әйләнде. Татар теленең кулланылышта булмавына протест – спекталь булып сәхнәгә дә менде. Азатлык протестлардагы иҗат чагылышын барлады.
2017 елның 18 апрелендә Казанда "Ачык Русия" хәрәкәтенең төбәк бүлеге арт-рәсем пикеты уздырды. Анда катнашучылар Русия президенты Владимир Путиннан ирония белән көлде.
Казанның Тинчурин скверында узган чарада катнашучылар шарлар белән бизәлгән агач ат сынын алып килгән һәм аңа беркетелгән шарларга Путин рәсеме ясалган, икенче ягында билгеле түрәләр, дәүләт ширкәтләре җитәкчеләре исемнәре язылган иде. Алар арасында "Ростех" башлыгы Сергей Чемезов, "Роснефть" җитәкчесе Игорь Сечин, премьер-министр Дмитрий Медведев һәм башкаларның исемнәре булды.
"Ачык Русия"нең Татарстандагы вәкиле Илья Новиков "Гарык" дип кычкыргач, пикетта катнашучыларның берсе сын янына килеп шарларны шартлата башлады һәм нәтиҗәдә дәүләт эшлеклеләре, эшмәкәрләр фамилияле ачылды. Алар арасында Сергей Шойгу, Валентина Матвиенко, патриарх Кирилл һәм башкалар бар иде. Беркадәр вакыттан соң атны әйләндерделәр һәм анда шулай ук "Гарык" дигән язу язылган иде.
Зыян күргәннәрне табут "берләштерде"
2017 елның 18 мартында Казанның Петров паркында 600ләп кеше катнашында митинг булды. Митингка банклар кризисында зыян күргән мөштәриләр, акча кертеп фатирлы булам дип алданганнар (дольщиклар), чүп яндыру заводына каршылар, газүткәргеч салу сәбәпле Осиново һәм Салмачта йортларын сүтәргә мәҗбүр ителгәннәр җыелды. Зыян күргәннәрне берләштергән символ буларак мәйдан уртасына табут куелды.
"Бу – банклар кризисы гына түгел, ә хәл социаль-сәяси кризиска килеп җитте", дип сөйләде митингта ПАРНАСның Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов. Чарада Татарстанда барлык зыян күрүчеләр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу таләбе белән чыккан иде. Митингта зыян күрүчеләр берләшмәсе булдырылды.
Татар теленең санда булмавы – спектакльдә
3 апрель көнне "Калеб" әзерләп күрсәткән тамаша үзенә бер протест иде. Ул үз теленнән оялган татарларга багышланды. "Калеб" яңа буын җыены яшьләре татарны телен генә түгел, йөзен дә югалта барган кавем итеп сурәтләде. Һәм ни гаҗәп, режиссер Нәфисә Исмәгыйлованың "Сәрләүхәсез" спектаклендәге геройларны һәркем кабул итте. Берәү дә, хәлебез алай ук начар түгел дип бәхәскә кермәде.
"Сәрләүхәсез" исеме Тукай шигыреннән алынган. Ул "исемсез" дигәнне аңлата. Проект авторлары татарларга да исемсез, телсез бер кавемгә әйләнү куркынычы бар дигән киная белән эш итә.
Чатырның үз вазифасы – ул торак
19 июнь "Салават күпере"нең 11нче кварталында беренче йорт тапшырылырга тиеш иде. Ләкин йорт тапшырылмады, фатир көтүчеләр протест йөзеннән төзелеп бетмәгән йортлар янында чатыр корып, шунда кабат "күченде".
Беренче тапкыр 40 кеше тантаналы рәвештә торакка күченү өчен 5 гыйнвар чатырлар шәһәрчеген булдырган иде инде. Алар чатырларны төрле төстәге шарлар белән бизәде. Ике кеше Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм төзелешне алып баручы Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин битлекләрен киеп тантаналы рәвештә тасманы кисте.
Ул һич тапшырыла алмаган фатирлар тәрәзәләре алдында корылды. Бу “Яшь гаилә” һәм соципотека програмы нигезендә фатир ала алмаучы гаиләләр иде.
Түрә "Чипполино"лардан куркып качты
2016 елның 10 ноябрендә "Акварель" торак комплексында Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, шәһәр төзелеше сәясәте өчен җавап бирүче Азат Нигмәтҗановны Джанни Родариның "Чипполино" әкиятендәге кабак битлеге кигән кешеләр уратып алды. "Миллениум-сити"да 68нче кварталның йортында яшәү өчен җайланмаган йортларны сатып алучылар шулай итеп үз протестын күрсәтте.
Чипполино битлекләр түрәгә итальян телендә хат тапшырырга тырышты. "Чөнки татар һәм урыс телләрендә язып арыдык инде, бәлки итальянча аңларлар", диде катнашучыларның берсе. Ләкин түрә: "Кулыгызны алыгыз" дип баскычтан йөгереп төшеп качты.