Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда чүп яндыру корылмасына каршы пикетлар дәвам итәчәк


Май аенда уздырылган ялгыз пикет
Май аенда уздырылган ялгыз пикет

"Казанда чүп яндыру корылмасына каршы" иҗтимагый хәрәкәте активистлары ялгыз пикетлар оештыруны дәвам итә.

Яз башланган пикетлар Конфедерацияләр беренчелеге аркасында тукталып торган иде. Хәзер алар яңадан башланачак.

17 апрельдә инициатив төркем Рөстәм Миңнеханов белән очрашу сорап, президент исеменә хат юллаган иде. Хатны 4184 кеше имзалады. Ләкин президент идарәсе мөрәҗәгатьне Татарстан төзелеш министрлыгына төшерде. Пикетлар уздырып, активистлар, Миңнеханов белән очрашуга ирешмәкче иде, ләкин әлегә кадәр максатлары тормышка ашмады.

Казанда чүп яндыру корылмасы төзелешен алдагы көз-кыш айларында башларга җыеналар. Ул 2021 елда эшли башлар дип көтелә. "РТ-Инвест" ширкәте җитәкчесе Андрей Шипелов белдергәнчә, агымдагы елның сентябрь-октябрендә Казанда чүп яндыру корылмасы төзелеше турында җәмәгатьчелек тыңлавы үткәреләчәк.

XS
SM
MD
LG