Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан чүп яндыру корылмасы Самосыровода яки "Оргсинтез" янында төзелергә мөмкин


Чүп яндыру корылмасын төзүгә каршы пикет
Чүп яндыру корылмасын төзүгә каршы пикет

Казанда чүп яндыру корылмасы Самосырово бистәсе яки "Оргсинтез" янында төзелергә мөмкин. Тагын бер урынны карау мөмкин булуы әйтелә. Бу хакта матбугат очрашуында "РТ-Инвест" ширкәте җитәкчесе Андрей Шипелов белдерде.

"РТ-Инвест" ширкәте агымдагы елның сентябрь-октябрендә Казанда чүп яндыру корылмасы төзелеше турында җәмәгатьчелек тыңлавын үткәрергә дә җыена. Корылманың кайда төзеләчәге дә октябрьдә билгеле булыр, диделәр.

Шипелов шулай ук корылма турында сайт һәм мессенджер эшли башлавын игълан итте.

Проект нигезендә, Казанда төзелергә тиешле корылма ел саен якынча 381 млн. киловатт электр энергиясе эшләп чыгарырга тиеш. Проект "Чиста ил" өстенлекле илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Русиядә каты калдыкларны яндыра торган шундый биш корылма төзергә уйлыйлар: дүртесе – Мәскәү өлкәсендә, берсе Казанда булачак.

Казандагы төзелеш бәясе якынча 20,8 млрд сум. аның 20 процентын хиссә тотучылар кертер, 80 проценты кредит булыр дип фаразлана.

Казанда чүп яндыру корылмасы төзеләчәге турында билгеле булганнан соң, аңа каршы чыгучылар хәрәкәте барлыкка килде.

Активистлар Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу таләп итүче пикетлар уздырды. 4 меңгән артык кеше имзалаган очрашу мөрәҗәгатен президент идарәсе башка оешмаларга юллады. Моннан тыш, Казанда уздырылган башка төрле митингларда да әлеге хәрәкәт вәкилләре актив катнашты.

Гринпис оешмасы Казанда көнкүреш калдыкларын яндыру корылмасының зыянлы булуын аңлата. Алар чүпне яндырганчы аны кабат эшкәртү өчен аеру кирәклеген дәлилли.

XS
SM
MD
LG