Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанда чүп яндыру корылмасы үзен акламаячак һәм ул зыянлы"


Казанда Гринписның чүп турында күргәзмәсе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00

Гринпис оешмасы Казанда көнкүреш калдыкларын яндыру корылмасының зыянлы булуын мисаллар белән аңлата. Алар чүпне яндырганчы аны кабат эшкәртү өчен аеру кирәклеген дәлилли. Гринпис күргәзмәсе бу көннәрдә Казанда.

25 пластик шешәдән бер куртка, бер килограмм макулатурадан 10 төргәк бәдрәф кәгазе ясап була, 400 алюминий банка бер велосипед педаленә чимал булып тора. Русиядә Гринпис оешмасы әнә шундый мисаллар китереп, көнкүреш калдыкларын аермыйча гына яндыруның зур зыян салачагын дәлилли.

Гринпис вәкилләре бу көннәрдә Казанда. Алар Татарстан башкаласына автобуска урнаштырылган күргәзмә белән килделәр. Бу күргәзмә 20 июнь "Мега" сәүдә үзәге янында ачылды. Анда чүпләрне аерып җыеп, икенчел эшкәртү мөмкинлеге күрсәтелә.

Гринписның автобус-күргәзмәсе Казанда
Гринписның автобус-күргәзмәсе Казанда

Русиядә Гринпис медиакоординаторы Виолетта Рябко сүзләренчә, Япониядә тикшерү үткәрелгән һәм чүп яндыру корылмаларына 20 чакрымга кадәр булган аралыкта яшәүчеләрдә яман шеш авырулары артуы күзәтелгән.

Зарарлы матдәләр карындагы балага да күчә

"Чүп яндыру зыяны бигрәк тә авырлы хатын-кызларга тискәре йогынты ясый. Бала сәламәт булып тумый, чөнки агулы һава сулаган анадан зарарлы матдәләр карындагы балага да күчә", ди Рябко.

Гринпис Русиядәге шәһәрләрнең көнкүреш калдыкларын аеру рейтигын төзегән. Казан 39нчы урында. Шәһәрдә яшәүчеләрнең бары 8 проценты гына чүпләрне аерып, төрле савытларга салу мөмкинлеге бар дип саный. Белгечләр фикеренчә, калдыкларны туры чүплеккә аткан очракта, 94 проценты бернинди максатта да тотылмый. Ә аерган очракта, аның 80 процентын икенчел чимал итеп кулланылырга мөмкин.

Алексей Киселев
Алексей Киселев

Русиядә Гринписның агулы матдәләр програмы җитәкчесе Алексей Киселев сүзләренчә, Казанда чүп яндыру корылмасы төзелеп, эшли башлаган очракта, 2022 елга башкалада яшәүчеләр бүгенге белән чагыштырганда көнкүркеш калдыкларын 102 мең тонна күбрәк ташлаячак. Әнә шул сәбәпле корылма үз-үзен аклаямаячак.

"Казан өчен мин аерым исәпләдем, чүп артуны елына якынча өч процент итеп алдык. Чүп яндыру корылмасының куәте елына 540 мең тонна. Ә 2022 елда завод куәтенә караганда тагын өстәмә 102 мең тонна чүп ташланачак. Аның өстенә тагын 30 процент яндырганнан соң калган көлне нишләтәчәкләр?" дигән сорау куя Киселев.

Аның фикеренчә, Русиядә хакимиятләр чүп яндыруны мактаганда, Европада киресенчә, чүпне азрак яндыру хуплана.

Русиядә чүп яндыру хуплана

"Нидерландта яндырган өчен тоннасына 13 евродан артыграк салым кертелгән. Бу – яндырган өчен барлык түләүләргә өстәмә. Әгәр кемдер яндырырга бер тонна чүп алып килә икән, ул аның өчен дәүләткә түләргә тиеш. Бу хәл Амстердамдагы яндыру урыннарына агымны киметте, алар чүп аеру үзәкләре ясый башлады. Европада чүп яндырганнар җавапка тартыла, ә Русиядә киресенчә хуплана", ди Киселев.

1 март Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 3нче гимназиясендә укучылар белән ачык дәрестә очрашкач: "Хәзер бездә чүп яндыру заводы төзелеше мәсьәләсе турында фикер алышу бара. Аны һаваны пычратачак корылма димәкче булалар. Ничек алай булсын инде? Без бит, киресенчә, чүпне үтилләштерү өчен заманча завод төзергә телибез", дигән иде.

Казанда чүп яндыру корылмасы төзелеше быел октябрь аенда башланачак дип планлаштырыла. Ул 2021 елда эшли башлар дип көтелә.

Активистлар әледән-әле чүп яндыру корылмасына каршы урам чаралары үткәрә. 12 март чүп яндыру заводы һәм атом станциясен төзүгә каршы пикет үтте. Активистлар Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу таләп итүче пикетлар да уздыра башлады.

XS
SM
MD
LG