Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Данис Сәфәргалигә каршы гариза язган Олег Алеевтан сорау алды


5 июльдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Татнефть"нең 30 яшьлек инженеры Олег Алеевтан сорау алды. Алеев ике ел элек тәртип саклау оешмаларына "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалигә каршы гариза белән мөрәҗәгать иткән иде.

Алеев сүзләренчә, ул "Алтын Урда"ның "Вконтакте"дагы бер постны күчереп элүен күреп калган. Ул әлеге текст "миплләтара низаг тудыра" дип зарланган.

"Анда бер ана турында сүз бара иде. Аның улы Новороссия ягында сугышкан. Имеш, ул һәлак булган, ләкин яңалыкларда бу хакта берни дә әйтелмәгән. "Минем улым юкка үлде, урыс дөньясы (русский мир) безгә кирәкми" диелгән иде", дип сөйләде Алеев мәхкәмәдә. Шуннан соң ул юстиция министрлыгына, эчке эшләр министрлыгына һәм прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Алеев сөйләвенчә, полиция бүлегенә килгәч, алар бергәләп "Алтын Урда" төркемен карап чыккан. Андагы язмалар "президентка, митрополитка" каршы булган һәм "экстремистик рухта" язылган иде, дип белдерә Алеев.

Мәхкәмә шулай ук Сәфәргалидән дә сорау ала башлады, дип яза "Idel.Реалии".

Алты бала атасы Сәфәргалине узган елның апрелендә булган тарткалашу вакытында кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салу, хулиганлык һәм үзара бәрелешүдә кул күтәрүдә гаепләделәр. Соңрак тикшерүчеләр аны "ВКонтакте"дагы 15 язма өчен 282нче маддә нигезендә "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләп җинаять эше ачтылар.

Психологик-лингвистик экспертиза нәтиҗәләренә күрә, Сәфәргалинең "Вконтакте" социаль челтәрендәге 15 язмада Русия президенты, хакимият органнары, мәгълүмат чараларында социаль төркем вәкилләрен түбәнсетү, православ христианнарның дини хисләрен мыскыллау, аерым этник төркемнәргә - яһүдләр, урысларга карата түбәнсетүләр урын алган булган.

Җәмәгате Гүзәл белдерүенчә, Сәфәргалине экстремизмда нахакка гаеплиләр. "Данис үзе тарихчы, ул Татарстан тарихын укытты. Каян булсын анда экстремизм, аңламыйм. "Вконтакте"дагы әлеге рәсемнәрне ул ясамаган, алар ачык, кем алса да ярый, күрәсең, ул аларны үзенә элгән. Әгәр Данис ни дә булса уйлап йөрсә, ул үз сәхифәсен яшерер иде", ди Гүзәл.

XS
SM
MD
LG