Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар өчен "Азан" тариф планы 10 июльдән эшли башлый


Мөселманнар өчен "Азан" дип аталаган тариф планын 10 июльдән эшләтеп җибәрмәкчеләр. Махсус сим-карталарны июль ахырында сата башлаячаклар.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте "Азан" тариф планын "Таттелеком" белән берлектә эшләгән. Тарифны эшләтеп җибәрүне Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулуга багышлаганнар. Бу хакта матбугат очрашуына Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белдерде. Сим-карта дизайнында мәгърифәтченең рәсеме кулланыла.

Тариф планында иртәнге намазга уяту, мөселман календаренең мөһим көннәре турында хәбәр итү, хәдисләр һәм мөфтидән бәйрәм котлаулары белән СМС җибәрү мөкинлекләре каралган.

Абонент түләве - көненә сигез сум. Бу суммага чикләнмәгән интернет, бер челтәр эчендә чикләнмәгән шалтыратулар һәм башка операторлар номерларына бушка 10 минут шалтырату керә. Лимиттан артып киткән очракта, сөйләшүнең бер минуты бер сум булачак. Согуд Гарәбстанына шалтырату өчен махсус бәя куелган - минуты 10 сум.

Мөселманнар өчен "Хузур ТВ" исә ел ахырына эшли башлар дип фаразлана.

Күптән түгел Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанда хәләл интернет-технологияләр үстерелергә тиеш дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG