Accessibility links

"Татарстан-24" каналын Татьяна Әбушахманова җитәкләячәк


Татьяна Әбүшахманова
Татьяна Әбүшахманова

"Аругменты и факты" газетының Казандагы бүлегенең элекке җитәкчесе Татьяна Әбүшахманова "Татарстан-24" телеканалының җитәкчесе итеп билгеләнде.

Моңа кадәр Татьяна Әбүшахманова "Трент-Радио" һәм "Кама Медиа" ширкәтләрен дә җитәкләде.

Әбүшахманова Казанда 1973 елда туган. Аның әтисе – "СТС-Казан" каналының элекке җитәкчесе.

"Татарстан 24" каналының элекке җитәкчесе Сергей Лобовның кая китүе билгеле түгел.

"Татарстан-24" телеканалы эшли башлауга бер ел тулды. Ул "Эфир" һәм "Казан" каналларын берләштерү нәтиҗәсендә оешты. Яртылаш хосусый, яртылаш дәүләт каналы булып санала. Киңкүләм матбугат чарасы буларак узган елның 30 мартында теркәлеп, кабель челтәрдә июньнән бирле эшли.

"Татмедиа" җәмгыяте җитәкчесе Андрей Кузьмин сүзләренчә, "Татарстан-24" федераль үзәк рөхсәте белән рәсми рәвештә урыс телле телеканал буларак теркәлгән.

Каналның урыс телендә генә булуына татар җәмәгатьчелеге ризасызлык белдереп, берничә тапкыр пикетка да чыкты. 3 майда Татар иҗтимигаый үзәге вәкилләре "Татмедиа" бинасы алдында "оештырган пикетта "Татарстан-24" телеканалының 70% татарча сөйләвен, "Татмедиа" башлыгы Кузьмин һәм телеканал башлыгы Лобовның эштән алынуын таләп иткән иде.

XS
SM
MD
LG