Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәтта сарык бәтиләре дә үз телендә кычкыра, нигә татарга ярамый?"


Пикетка чыккан ТИҮ активистлары
Пикетка чыккан ТИҮ активистлары

3 майда ТИҮ вәкилләре "Татмедиа" бинасы алдында "Татарстан-24" телеканалының урыс телендә генә тапшырулар алып баруына каршы пикет үткәрде. Татар активистлары "Татарстан-24" телеканалының 70% татарча сөйләвен, "Татмедиа" башлыгы Кузьмин һәм телеканал башлыгы Лобовның эштән алынуын таләп итте.

Пикетта "Татарстан-24" тапшыруларын русча гына алып бару - татар халкын мыскыл итү!", "Татарлар әле исән! "Татарстан-24" татарча сөйләргә тиеш", "Президент Миңнеханов! Таләп итәбез: "Татмедиа", "Татарстан-24" җитәкчеләре ике дәүләт телен белергә тиеш", "Требуем отставки Кузьмина и Лобова за грубейшее нарушение Конституции РТ , ст.8!" дигән татарча һәм урысча язылган шигарләр күтәрелде.

Пикетны оештыручылардан ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлык хәбәрчесе белән уздырган әңгәмәдә, Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсендә республикада ике дәүләт теле - татар һәм урыс телләренең тигез булуы язылса да, моның "Татарстан-24" телеканалында үтәлмәвен белдерде.

"Хәтта сарык бәтиләре дә үз телендә кычкыра, нигә татарга ярамый?"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:49 0:00

"Татарстан-24" каналында республика Конституциясенең 8нче маддәсе үтәлми

Зәкиев сүзләренчә, бүгенге көндә "Татмедиа" һәм "Татарстан-24" телеканалы җитәкчелеге Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен тупас рәвештә боза. "Чөнки дәүләт каналы булган "Татарстан-24" телеканалында барлык тапшырулар да урыс телендә генә алып барыла. Ә Конституция нигезендә анда 50% урысча, 50% татарча тапшырулар булырга тиеш", ди ул.

Зәкиев пикетка чыкканчы "Татмедиа" җитәкчеләренә дә, "Татарстан-24" телеканалы башлыкларына, телеканалда ни өчен бары тик урысча гына тапшырулар алып барыла, дигән сорау белән мөрәҗәгать итмәгән. "Бу җитәкчеләр Татарстан дәүләт хезмәткәрләре буларак республика Конституциясен белергә тиеш" дип аңлатты ул.

"Конституцияне укыгыз әле дип иҗтимагый оешма буларак без аларны өйрәтә алмыйбыз бит инде. Яңа канал ничә айдан бирле эшли, ә анда бер татар сүзе дә яңгырамый", диде ул.

Миңнехановтан Кузьмин һәм Лобовны вазифаларыннан алуын таләп итәбез

Зәкиев әлеге пикетны оештырып, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан Татарстан мәгълүмат чараларында җитәкче булган һәм Татарстан дәүләт теле булган татарчаны белмәгән Кузьмин, Лобов кебек җитәкчеләрне вазифаларыннан алуны таләп итүләрен җиткерде.

"Татарстан президенты безнең хокукларыбызны тәэмин итүче. Әмма ул республика конституциясенең 8нче маддәсендә язылган хокукларыбызның үтәлүен тәэмин итми", дип тә өстәде ТИҮ рәисе.

Флюра ханым
Флюра ханым

Пикетта катнашкан Флюра исемле бер ханым әңгәмәгә кушылып, Татарстанда татарларны гел урысча гына сөйләшергә өйрәтеп, урыслаштырырга җыеналар, диде.

Бозаулар да, бәтиләр дә башка телдә түгел, үз телләрендә кычкыра

"Аллаһы Тәгалә безне төрле милләт итеп яраткан. Хәтта әнә бозаулар да, сарык бәтиләре дә үз телендә берсе муу, икенчесе бәә дип кычкыра. Ә нигә безгә татарча сөйләшмәскә?" дип үз канәгатьсезлеген җиткерде.

Пикет ахырында катнашучылар белән үтеп баручылар арасында кызу бәхәс тә булып алды. Пикетчылар янына килеп чикләвек ашый-ашый үз фикерен җиткергән сыман сорау яудырган берәү пикетта катнашучыларның берсенә "Сез шәхсән үзегез урыслаштыгызмы соң?" дип сорау бирде. Татар активистының "Юк" дигән җавабын ишеткәч, ул "Менә, күрдегезме?" дип теләгән җавап алганына сөенеп куйды.

Татар абзые исә җавабын тәмамлап җиткермәгән иде әле. "Кеше бары тик үзе турында гына уйлап, халкы өчен кайгырмый икән, бу аның иң начар сыйфаты булыр. Урыслашу ул - татар телен югалту, менә шул", дип өстәде.

Пикетчылар белән кызыксынган сирәк каләм ияләреннән берсе Алмаз Хәмзин булды
Пикетчылар белән кызыксынган сирәк каләм ияләреннән берсе Алмаз Хәмзин булды

Хакимиятләр белән килештерелгән пикет бер сәгатьтән артык баруга карамастан, "Татмедиа" җитәкчелегеннән дә, "Татарстан-24" телеканалы башлыкларыннан да берәү дә пикетчылар янына чыгып карамады. Шулай да "Татмедиа" бинасы тәрәзәсеннән кызыксынып карап торучылар күренде.

Татмадия түрәләре пикетка битараф калды

Азатлык "Татарстан-24" җитәкчелегеннән телеканалның ни өчен урысча гына тапшырулар алып баруы һәм бу пикетка нинди мөнәсәбәттә торулары турында мәгълүмат алырга теләгәч, җитәкчелекнең урынында булмавы әйтелде.

"Татмедиа" оешмасы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтовага телефон аша мөрәҗәгать иткәч, ул җыелыш уздыруын һәм вакытының тыгыз икәнен белдерде. Шулай итеп "Татмедиа"дан сорауларга җавап алып булмады.

* * * *

Быелның февралендә Change.org сайтында "Татарстан-24" телеканалына татар теле кертүне таләп итеп имза җыю башланды.​

"Дәүләт акчасына эшли торган "Татарстан-24" телеканалы үз эшен тулысынча урыс телендә алып бара. Гаҗәп! Президентлар, министрлар, депутатлар һәм аларның иптәшләре татар телен саклап калу турында матур сөйли генә. Чын эшләрен менә үзегез яхшы күрәсез", диелә мөрәҗәгатьтә.

Петиция авторы, Уфада яшәүче Рөстәм Баттал Татарстан җитәкчелеге бу хакта белгән, дип фаразлый.

Мөрәҗәгать Рөстәм Миңнехановка, "Татарстан-24" телеканалына, "Татмедиа" ширкәтенә, Татарстан хөкүмәтенә, Татарстан Дәүләт шурасына, шәхсән шура рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, шраның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә юлланган.

7 февраль Казанда "Татарстан-24" телеканалы эшләтеп җибәрелүгә багышланган матбугат очрашуында "Татмедиа" җәмгыяте җитәкчесе Андрей Кузьмин бу каналның телен федераль үзәк билгеләвен әйтте. Алай да районнарда татарча яңалыклар сакланачак дип вәгъдә иткән иде.

Белешмә

"Татарстан-24" телеканалы "Эфир" һәм "Казан" каналларын берләштерү нәтиҗәсендә оешты. Яртылаш хосусый, яртылаш дәүләт каналы санала. Массакүләм матбугат чарасы буларак узган елның 30 мартында теркәлеп, кабельле челтәрдә июньнән бирле эшли. Рәсми сайтта телеканал хакында мәгълүмат тулысынча урыс телендә бирелә.

XS
SM
MD
LG