Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйның Казандагы штабында тентү узды


Навальный штабында
Навальный штабында

Русиядәге оппозиционер Алексей Навальныйның Казандагы штабында полиция тентү уздырды.

Штабка Татарстан эчке эшләр министрлыгының җиде хезмәткәре килгән. Алар арасында Экстремизмга каршы тору үзәге хезмәткәрләре дә бар, дип хәбәр итә "Idel.Реалии". Полиция сүзләренә караганда, аларга бер мөрәҗәгать булган, шул сәбәпле штабта тентү уздырырга карар кылынган. Мөрәҗәгатьнең ни турында икәнен журналистларга әйтмиләр.

"Э" үзәге хезмәткәрләре һәм полиция агитация кәгазьләрен тикшергән.

Навальныйның тарафдарлары 8-9 июль бөтен илдә "Зур шимбә өмәсе" уздырырга планлаштыра. Казан штабында полиция хезмәткәрләре әлеге җыенга чакырып язылган агитация кәгазьләрен алып киткән.

Мондый тентүләр Навальныйң башка шәһәрләрдә урнашкан штабларында да уза. Полиция шулай ук агитация кәгазьләрен тартып ала. Уфада полиция бу кагәзьләрне транспорт ширкәтендә үк конфискацияләгән иде.

Җомга Алексей Навальный 25 көн дәвам иткән сак астыннан чыкты.

XS
SM
MD
LG