Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 02:54

3-6 август Казанда Дөнья татар конгрессы корылтае уза. Әлегә кадәр милләтне саклап калу стратегиясе һәм тактикасы булдырылмаган.

Мин элек тә әйттем, хәзер дә кабатлыйм, татарлар милләт буларак нигездә Идел-Уралда гына сакланып калачак. Ягъни, безгә хәзер бөтен көчне Татарстандагы һәм Башкортстандагы татарларны яклауга һәм саклауга юнәлдерергә кирәк. Милли мәгариф моның нигезендә булырга тиеш. Идел-Уралда татарларның милли мәгарифен яклый алырлык хокук яклау оешмалары булырга тиеш. Менә монда чит илләрдә, бигрәк тә Европада яшәүче татарлар ярдәмгә килергә тиеш.

Дөнья татар конгрессы бу корылтайда үз алдына шундый максат һәм бурычларны куйса, узган хаталарны төзәтә алыр идек. Әмма күпчелек татарлар корылтайга бәйрәмгә дип киләләр, ә милләт мәсьәләләрен хәл итәргә түгел. Шуңа күрә, нәтиҗә дә һаман милләт файдасына түгел.

Башкортстан татарларына багышланган аерым програм булмады

Узган корылтайдан соң минем тәкъдимне истә тотып, Дөнья татар конгрессында Башкортстан татарлары белән эшләүче бер бүлек оештырылган иде, әмма эшләп китә алмады. Шулай ук конгресс рәисенең Башкортстан өчен җаваплы урынбасары итеп Камил Әбләзев сайланды, ул анда нинер эшләргә тырышты кебек.

Әмма Башкортстан татарларына багышланган аерым програм булмады, Әбләзев тә бу мәсьәләдә сүлпәнлек күрсәтте. Башкортстан татарлары өчен җаваплы, Казанның үзендә утырып эшли торган төп идеолог-оештыручы булырга тиеш иде. Казанда дистә меңләгән Башкортстан татары яши, аларны да бу эшкә тартырга кирәк иде.

Кыскасы, 25 ел вакыт эчендә Башкортстанда яшәүче татарларның милли проблемнары хәл ителмәде, тагын да катлаулана төште. Алар анда үзләре дә бик таркау, төрле якка тарталар, халык белән эшләү җитеп бетми. Халык та яраклашып яшәргә ияләнеп китте, урыс әйтсә – урыс була, башкорт кушса – башкорт ягын каера, кытай килсә – кытайга әйләнер инде...

Татар конгрессының да, милли хәрәкәтнең дә моңа каршы куярлык көче юк, милләтне саклап калу стратегиясе һәм тактикасы юк. Барысы да көндәлек ыгы-зыгы белән яши, дөньяның бер башыннан икенчесенә чаба. Ә утырып уйланырга, Тукай кебек, "Без әле кая барабыз?" дип әйтергә вакыт та юк, теләк тә юк, баш та җитеп бетми, ахыры.

Фәүзия Бәйрәмова
Татарстан язучылар берлегенең идарә әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG