Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 02:55

Большой театрда "Нуреев"ны кичектерүне балетның әзер булмавы белән аңлаттылар


Режиссёр Кирилл Серебренников

Большой театр җитәкчесе Владимир Урин режиссер Кирилл Серебренниковның "Нуреев" балетын тәкъдим итүне кичектерүен тамашаның әзер булмавы белән аңлатты.

Урин сүзләренә караганда, премьераны күчерү турындагы карар Серебренниковның үзе һәм хореограф Юрий Посохов белән берлектә кабул ителгән. "Нуреев" премьерасы 2018 елның маенда булачак, диде театр җитәкчесе матбугат очрашуында. Серебренников һәм Посохов очрашуда юк иде.

Серебренниковның "Нуреев" балеты премьерасы кичектерелү турында 8 июльдә билгеле булды.

Май ахырында Серебренниковтан "Гоголь үзәге" һәм "Седьмая студия" белән бәйле эш нигезендә шаһит буларак сорау алганнар иде. Әлеге оешмаларның элекке җитәкчелеген бюджет акчаларын урлауда гаеплиләр. "Седьмая студия" эшен режиссер мәгънәсез дип белдерде. Гаепләнүчеләрне яклап, Русия театр эшлеклеләре чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG