Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:08

Киев Кырымтатар автономияле республикасын игълан итәргә әзерләнә


Аннексияләнгән Кырымга Украина ягыннан кергәндә "Кырым ватандашлар блокадасы" төркеме кырымтатар һәм украин телләрендә урнаштырган язуларның берсе

Кырымтатар халкының Кырымда үзбилгеләнү хокукын исәпкә ала башлаган Киев Конституциягә бу турыда үзгәрешләр кертү эшенә кереште. Конституцион комиссия көзгә хәтле үзгәрешләрне Украина Югары Радасына тәкъдим итәргә җыена.

Украина президенты Петр Порошенко 2017 елның 18 май матәм чаралары вакытында сөргенлекнең 72 еллыгына багышланган чыгышында кырымтатар халкының Кырымда үзбилгеләнү хокукы турында тагын бер кат сөйләгәннән соң кырымтатар автономиясе игълан итү эше башланды дияргә мөмкин.

"Без соңга калсак та, әлбәттә, украиннар, урыслар, башка этносларның хокукларын да тәэмин итеп, Кырымда кырымтатарларның милли автономиясен барлыкка китерү кирәклеген аңладык", дигән иде Порошенко.

Петр Порошенко Анкарада кырымтатар һәм украиннар белән очраша, март 2016
Петр Порошенко Анкарада кырымтатар һәм украиннар белән очраша, март 2016

Президентның әлеге сүзләреннән соң Конституцион комиссия оештырган эшче төркемнең 22 май һәм 5 июль узган ике утырышында галимнәр, белгечләр, сәясәтчеләр, Украина Югары Радасы депутатлары, аннексияләнгән Кырымда тыелган Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров, Мәҗлеснең башка әгъзалары катнашты.

"Кырымтатарларның реаль рәвештә үзбилгеләнү хокукын, башка халыкларның хокукларын тәэмин итү максатында Кырым автономиясен үзгәртү өчен якын айларда Украина Конституциясенә тиешле үзгәрешләр, өстәмәләр әзәрләү юнәлешендә барсын да эшлибез", диде Чубаров.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Сүз Украина Конституциясенең Кырым автономиясенә кагылган 10нчы мәддәсе хакында бара. Үзгәрешләр шушы җәйдә әзерләнеп Конституцион комиссиягә тапшырылыр дип көтелә. Комиссия хуплаганнан соң президент аларны Югары Радага тәкъдим итәчәк.

"Үзгәрешләрне кабул итү өчен Радада 226 тавыш кирәк булачак. Бу реаль. Моннан соң канунны Конституцион мәхкәмә карап чыгачак. Нәтиҗәсе уңай булса, канун тагын Югары Радага җибәреләчәк", ди Чубаров.

Аннексияләнгән Кырымга Украина ягыннан кергәндә "Кырым ватандашлар блокадасы" төркеме кырымтатар һәм украин телләрендә урнаштырган язуларның берсе
Аннексияләнгән Кырымга Украина ягыннан кергәндә "Кырым ватандашлар блокадасы" төркеме кырымтатар һәм украин телләрендә урнаштырган язуларның берсе

Украина Конституциясенең 10нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү өчен инде 450 депутаттан 226 тавыш кына җитми, 300 тавыш кирәк булачак. Конституциягә үзгәреш кертү канунын хуплаучы шул кадәр депутат табылырмы, юкмы дигән сорау ачык кала.

Рефат Чубаров Кырым автономиясен үзгәртү кырымтатарларга гына түгел, Украинага да кирәк дип әйтә. Кырымтатар Мәҗлесе җитәкчелеге Кырымтатар автономияле республикасы исемен хуплый. "Кырым статусын үзгәртү – Кырымны кайтару өчен нәтиҗәле чара. Украина өчен бу өстемә аргумент", ди ул.

Юрий Чижмарь
Юрий Чижмарь

Радикаль фирка депутаты, комиссия әгъзасы Юрий Чижмарь исә Кырым автономияле республика атамасындагы "республика" сүзеннән ваз кичәргә тәкъдим итә.

"Республика сүзе федерализацияне аңлата. Безгә, тышкы һәм эчке сәбәпләрдән, республика сүзен барлык маддәләрдән алып ташларга кирәк. Без аны территориаль корылыш (устройство) буларак түгел, ә кырымтатар халкының үзбилгеләнү милли-мәдәни формасы буларак "Кырым автономиясе" йә "Кырымтатар автономиясе" дип атарга тиеш", ди Чижмарь.

Юрий Смелянский
Юрий Смелянский

"Тышкы эшләр мәйданы" исемле иҗтимагый оешма аналитигы Юрий Смелянский, Кырым парламентындагы урыннарның яртысын кырымтатарларга аерырга тәкъдим итә.

"Кырымда өч асаба халык бар – кырымтатарлар, караимнар, кырымчаклар. Украина аларның үзбилгеләнү хокукларын тәэмин итүдә булышырга тиеш. Кырымтатарлар үзләренең дәүләтчелеген автоном рәвештә Украина кануннары нигезендә торгызырга телиләр. Нигә аларга каршы чыгарга? Бу безнең алар өчен эшләгән иң кечкенә эшебез бит.

Кырым парламентында 100 депутат булса 49 урынны кырымтатарларга, 2 урынны кырымчакларга һәм караимнарга тагын 49 урынны башка милләтләргә тәкъдим итәргә кирәк. Парламент рәисе итеп кырымтатар сайланса, Кырым хөкүмәтенең рәисе башка милләт вәкиле булырга тиеш", диде Смелянский.

Вадим Пристайко
Вадим Пристайко

Украина тышкы эшләр министры урынбасары Вадим Пристайко: "Украина кырымтатарларга үзләренең автономиясен булдырырга рөхсәт итмәүнең хата булганын 25 ел узгач кына аңлады", диде.

Кырым җәмәгать пулаты рәисе Григорий Иоффе исә Украина конституциясендә Кырым статусын үзгәртү ниятен кырымтатар халкы белән уйнау дип атады.

Виталий Портников
Виталий Портников

Журналист Виталий Портников: "Оккупацияләнгән Кырымда кырымтатарлар ныгып, күпсанлы халык була алмадылар. Ләкин, моңа карамастан, Кырым аларның ватаны булып кала һәм алар үзләренең дәүләтчелеген торгызу хыялыннан ваз кичәргә тиеш түгел. Тик бу дәүләтчелек Украина ярдәмендә торгызылырга тиеш. Украин халкы кырымтатарлар алдында бурычлы" ди.

Мәҗлес рәисе урынбасары, Кырымда аннексия хакимияте тарафыннан эзәрлекләнүче Ильми Умеров фикеренчә, әгәр дә кырымтатарларга 90нчы елларда автономия бирелгән булса, Русия ягыннан аннексия булмас иде.

Мәҗлеснең элекке рәисе Мостафа Җәмилев – Украина Югары Радасына кертелгән, кырымтатар халкының статусын билгеләү турында тагын бер канун проектының авторы.

Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

"Проектта сүз Кырым автономиясен милли-территориаль автономиягә үзгәртү хакында бара. Анда турыдан-туры Кырым автономияле республикасы асаба халкының Украина кануннары нигезендә үзбилгеләнү хокукы турында язылган", ди Җәмилев.

Шунысы күренә, 2014 елдан соң Украина сәяси даирәләрендә кырымтатарларга караш уңай якка үзгәрә бара, ләкин кырымтатар автономиясен торгызу өчен шундый караш ни кадәр җитәрлек дәрәҗәдә булганын беркем әйтә алмый.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG