Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия Сабантуен халыклар дуслыгы бәйрәменә әйләндерә башладылар

Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе
Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе

8 июль Сарапул шәһәрендә узган Удмуртия Сабантуена республикада яшәүче төрле милләтләрнең чатыр-йортлары (подворье) куелган иде. Милли бәйрәмгә ят уеннар да кертелгән.

Оештыручылар татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга һәр ел саен яңалык кертеп тора. 8 июль Сарапул шәһәренең Акшабариха елгасы буенда узган Сабантуйның быелгы үзенчәлеге мәйдан тирәли фсалган Дуслык урамы булды. Анда төрле милләтләр – мари, удмурт, азәрбайҗан, грек, урыс, украин һәм башка халыклар үз чатыр-йортларын, утарларын тәкъдим итте. Йортларга милли бизәкләре ясалган, ризыклар да пешергән иделәр. Сабантуйга килгәннәрне чакырып сыйладылар да.

Элекке елларда Сабантуйда республикада гомер итүче барлык милләтләр дә катнаша, ярыша дип дуслыкка дан җырланды. Русиядә халыклар дуслыгына багышланган, аны данлаган башка бәйрәмнәр дә җитәрлек булганда, Сабантуйга төрле милли утарлар да кую татарның борын-борыннан килгән үзгә бәйрәмен артык чуарламыймы, аның асылын бозмыймы дигән сорау да тудыра.

Удмуртларның чатыр-йорты
Удмуртларның чатыр-йорты

Сабантуйны оештыручыларның берсе – Сарапул шәһәре Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фаил Исламгалиев сүзләренчә, хәзер шәһәрдә оештырылган һәр чарада да милли утарлар булдыру гадәткә кергән һәм ул татар бәйрәменә башка халыкларның утарлары куюга артык борчылмый.

"Бу бәйрәмне әзерләү комиссиясе әгъзасы "Элеконд" мәдәният йорты мөдирәсе Елена Шохина татар Сабантуена да утарларны кертергә тәкъдим итте, һәм ул кабул ителде дә. Бу чатыр-йортлар мәдәният сараенда саклана, шуңа бер яңалык булачак һәм чыгымнар таләп итми дип алар милли бәйрәмдә дә урын алды", ди Исламгалиев.

Сабантуйга Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге үз тәкъдимен кертте. Алар бер чатырда шәһәрнең иң яхшы татар гаиләсе Рифат Шакировларның милли йортын, бер чатырда татар милли музеен оештырды.

Кистем авылыннан Касыймовларның милли чатыр-йорты
Кистем авылыннан Касыймовларның милли чатыр-йорты

Сабантуйда Балезино районы Кистем авылыннан Касыймовларның милли гаилә йорты да үзенчәлекле иде. Алар 20 буынга сузылган гаилә шәҗәрәсен ясаган.

Оештыручылар милли бәйрәмне Русиядә үтә торган тагын бер көнгә яраклаштырган иде. "8 июньнең Русиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләнеп үтүен дә исәпкә алып, үзебезнең милли төсмерләрне күбрәк кертик дип тырыштык", диде Сабантуйны ачканда күрсәтелгән гаилә күренешендә төп рольләрнең берсен – Әни ролен башкаручы Светлана Борһанова.

Ачылышта бала туу, туй, татарларда борынгыдан килгән уеннар – җыен, Карга боткасы, гаилә тарихы, Сарапул шәһәре тарихы, шәһәрнең иң танылган шәхесләре белән таныштыру һәм башка күренешләр күрсәтелде һәм алар хакында аңлатмалар бирелде. Бу күренешне һәркем үзенчә кабул итте.

Сабантуйда Карга боткасы күренеше
Сабантуйда Карга боткасы күренеше

Сарапулдан өлкән яшьтәге Әбүзәр ага Гыйлмуллинга бәйрәмне ачу тантанасы бик ошаган. "Һәр ел саен киләм, Сабантуйның табигать кочагында булуы да бик ошый миңа", диде ул.

Сабантуйга тагын бер яңалык керткән иделәр. Дартс уены беренчелеге уздырылды. Элегрәк республика Сабантуеның күрке буларак ат чабышлары уза иде. Әмма берничә ел элек бу ярышта күңелсез хәл булу сәбәпле, хәзер чабышлар бәйрәмнән төшеп калды. Әмма мәйдан тирәли атлар йөреп торды, теләгән кеше арбага утырып мәйдан тирәли әйләнде дә.

Ат чабышы булмаса да, бәйрәмдә атлар да бар иде
Ат чабышы булмаса да, бәйрәмдә атлар да бар иде

Милли бәйрәмнәрдә республика җитәкчеләре катнашуы да гадәткә әверелде. Иртән коеп торган яңгырны исәпкә алып, Удмуртия хакимияте башлыгы Виктор Савельев та резин итекләрдән иде. Җитәкчеләр өчен дресс-код бар, ул аннан баш тарткан диючеләр дә булды. Бәлки ул резин итекләрдән халыкка якынаям дип тә уйлагандыр, тиздән Удмуртиядә сайлаулар. "Гадел Русия" фиркасенең Удмуртия бүлеге конференциясендә катнашучылар төбәк башлыгы вазифасына намзәт итеп фирканең республикадагы җитәкчесе Фәрит Юнысовны тәкъдим итте. Хәзер намзәтләр саны бишкә җитте.

Удмуртия Сабантуе күренешләре Азатлык фотогалереясендә.

Удмуртия Сабантуе

Балалар татар биюе башкара
1/17 Балалар татар биюе башкара
8 июль Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе үтте. Оештыручылар аны халыклар дуслыгы бәйрәме итәргә тырышты.
Авыш багананың кем очына җитә ала? 
2/17 Авыш багананың кем очына җитә ала? 
8 июль Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе үтте. Оештыручылар аны халыклар дуслыгы бәйрәме итәргә тырышты.
Каракүл авылы үзешчәннәре 
3/17 Каракүл авылы үзешчәннәре 
8 июль Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе үтте. Оештыручылар аны халыклар дуслыгы бәйрәме итәргә тырышты.
Шома баганага менүче малай
4/17 Шома баганага менүче малай
8 июль Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе үтте. Оештыручылар аны халыклар дуслыгы бәйрәме итәргә тырышты.
Сабантуй кунакларына кайнар чәй 
5/17 Сабантуй кунакларына кайнар чәй 
8 июль Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе үтте. Оештыручылар аны халыклар дуслыгы бәйрәме итәргә тырышты.
Сарапул районы бәйрәм өстәле
6/17 Сарапул районы бәйрәм өстәле
8 июль Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе үтте. Оештыручылар аны халыклар дуслыгы бәйрәме итәргә тырышты.
Татар гаиләләре чыгыш ясый
7/17 Татар гаиләләре чыгыш ясый
8 июль Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе үтте. Оештыручылар аны халыклар дуслыгы бәйрәме итәргә тырышты.
Сарапул районыннан Шакировлар гаиләсе
8/17 Сарапул районыннан Шакировлар гаиләсе
8 июль Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе үтте. Оештыручылар аны халыклар дуслыгы бәйрәме итәргә тырышты.
Сарапулны тарихка керткән кавалерист Надежда Дурованы искә алу күренеше
9/17 Сарапулны тарихка керткән кавалерист Надежда Дурованы искә алу күренеше
8 июль Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе үтте. Оештыручылар аны халыклар дуслыгы бәйрәме итәргә тырышты.
Сабантуйда батырны көтүче тәкә һәм тамашачылар
10/17 Сабантуйда батырны көтүче тәкә һәм тамашачылар
8 июль Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе үтте. Оештыручылар аны халыклар дуслыгы бәйрәме итәргә тырышты.
Татарстанның Тукай районы үзешчәннәре
11/17 Татарстанның Тукай районы үзешчәннәре
8 июль Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе үтте. Оештыручылар аны халыклар дуслыгы бәйрәме итәргә тырышты.
Җепкә эленгән бүләкләрне күзне бәйләп кисү уены
12/17 Җепкә эленгән бүләкләрне күзне бәйләп кисү уены
8 июль Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе үтте. Оештыручылар аны халыклар дуслыгы бәйрәме итәргә тырышты.
Украин милли йорты
13/17 Украин милли йорты
8 июль Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе үтте. Оештыручылар аны халыклар дуслыгы бәйрәме итәргә тырышты.
Шакировлар гаиләсе Сабантуй кунакларын милли ризыклар белән сыйлый
14/17 Шакировлар гаиләсе Сабантуй кунакларын милли ризыклар белән сыйлый
8 июль Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе үтте. Оештыручылар аны халыклар дуслыгы бәйрәме итәргә тырышты.
Яңгыр яуганга Сабантуй мәйданы тирәсендәге юллардан юлъяргыч машиналар гына йөрерлек
15/17 Яңгыр яуганга Сабантуй мәйданы тирәсендәге юллардан юлъяргыч машиналар гына йөрерлек
8 июль Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе үтте. Оештыручылар аны халыклар дуслыгы бәйрәме итәргә тырышты.
Сабантуй мәйданында җигүле ат
16/17 Сабантуй мәйданында җигүле ат
8 июль Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе үтте. Оештыручылар аны халыклар дуслыгы бәйрәме итәргә тырышты.
Чабышкы ат, әмма алар узышка чыкмады
17/17 Чабышкы ат, әмма алар узышка чыкмады
8 июль Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә республика Сабантуе үтте. Оештыручылар аны халыклар дуслыгы бәйрәме итәргә тырышты.
Previous slide
Next slide

Белгечләр Сабантуй бәйрәменә ят уеннар һәм күренешләр кертелүгә борчылу белдерә килә. 2017 елның июнь башында Татарстанда "Матди булмаган мәдәни мирас турында" канун кабул ителде. Ул 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә тиеш. Әлеге канун милли бәйрәмнәрне реестрга кертеп, аларның асылын билгеләүгә юнәлгән. Мондый кануннар Хакасия, Тыва, Саха (Якутия) республикаларында бар инде.

XS
SM
MD
LG