Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думага "кимсетүче яки канунга каршы килүче мәгълүмат" өчен штраф кануны өлгесе кертелгән


"Бердәм Русия" депутатлары Дәүләт Думасына социаль челтәрләргә кагылышлы тагын бер яңа канун өлгесе кертте. Документка ярашлы, "кешенең вөҗданын һәм абруен кимсетүче" мәгълүматны һәм канунга каршы килүче контентны социаль челтәрләрдән алып куюдан баш тартучыларга зур күләмдә штраф салынырга мөмкин.

Штраф күләме өч миллион сумнан биш миллион сумга кадәр булачак, диелә. Ә юридик затлар өчен штрафлар ун тапкыр арта.

Моннан тыш, канун өлгесендә барлык социаль челтәрләрне һәм мессенджерларны Русиядә вәкиллекләрен булдыруга мәҗбүр итү карала.

Канун өлгесен әзерләү труында "Интерфакска" "Бердәм Русия" фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев сөйләгән. Аның сүзләренчә, документ авторлары Германия тәҗрибәсен өйрәнгән. Анда моңа охшаш канун бозулар өчен җәза кертелгән, ди Исаев.

Социаль челтәрләрдә мәгълүмат эзләп утыручы махсус бүлек булдырылмаячак. Бөтен процессны операторлар контрольдә тотарга тиеш. Алар кешенең абруен кимсетә торган, дөрес булмаган һәм канунга каршы килә торган мәгълүмат турында тизрәк хәбәр итү өчен кулланучыларга шартлар тудырырга мәҗбүр булачак.

Канун өлгесе авторлары фикеренчә, моны "алдан чара күрү" буларак кабул итәргә кирәк. Алар "канунга каршы килә торган мәгълүмат" таралуга каршы көрәшергә һәм шул ук вакытта ресурсларны блокламаска мөмкинлек бирә диелә.

XS
SM
MD
LG