Accessibility links

якшәмбе, 20 август 2017, Казан вакыты 16:29

Автор-башкаручы Рәдиф Кашаповның "Өмет станциясе" исемле икенче альбомы дөнья күрә. Җырчы сүзләренчә, бүген альтернатив музыканы яшьләр күңеленә сеңдерү, пропагандалау җиңел түгел.

Журналист, автор-башкаручы Рәдиф Кашаповның июль азагында яңа альбомы дөнья күрә. 15 җыр арасында яңалары һәм альтернатив музыка яратучылар үз итәргә өлгергәннәре дә бар. "Без булдырабыз" дигәнен ул татар халкының проблемнары турында дип әйтә. Башкаручы сүзләренчә, бүген альтернатив музыканы яшьләр күңеленә сеңдерү, пропагандалау җиңел түгел. Яздырып илтеп биргән җырларны да телевидение алырга теләми, радиолар да киртәләр куя ди ул.

Азатлык Рәдиф әфәнде белән әлеге яңа альбомга кергән җырлар, музыка өлкәсендә яңа агымны таныту куенлыклары турында сөйләште.

– Рәдиф әфәнде, яңа альбом кайчан чыга? Аның үзенчәлеге нидә?

– Бу минем икенче альбомым. Аллаһ боерса, июль азагында чыга. Беренче татарча альбом ике ел элек, май аенда чыккан иде. Ул вакытта татар җырларын ничек язарга икәнен дә аңлап бетерми идем. Миңа күрәсең Казан аһәңе килеп җитмәгән булган. Шуңа күрә ул альбом күбрәк эксперименталь рәвештә язылды. Ә хәзер башкалада берничә ел яшәп, кешеләр белән аралашып, хәзерге Казан һавасын сулагач, икенчесенә керештем.

Соңгы арада татар моңына тартыла торган җырлар язам

Яңа альбомда күбрәк соңгы ике елда чыккан җырлар урын алды, әмма араларында биш, ун ел элек Петербурда язылганнары да бар. Алар минем хәзерге яшәү рәвешемә туры килгән җырлар. Гомумән әйткәндә, җырлар Казан, аңа карата туган фикерләр турында.

Соңгы арада татар моңына тартыла торган җырлар язам. Әлбәттә, элеккеге җырчылар кебек җырлый алмыйм, әмма аларның моңнарын бераз чамалый башладым, шуңа миңа мондый җырлар бик кадерле.​

– Альбомдагы җырларның сүзләре дә, көйләре дә үзегезнекеме? Кемнәр белән хезмәттәшлек иттегез?

– Узган альбомны яздырганда 19 кеше катнашса, бу юлы 22 булды. Күбесе Казан музыкантлары. Мәсәлән, Oscar c7c5 һәм Juna төркемнәре. Juna солисты Ания Фәйзрахманова өч җыр җырлый, ә Оскар Юнысов баянда уйный. Кыллы инструментлар белән Ильяс Камал һәм Динә Закирова булышты. Әлбәттә, бу альбом Yummy Music директоры Ильяс Гафаров белән бергә җыелды, аңа зур рәхмәт. Зур эшне минем төркем егетләре башкарды – Азат Яхъяев, Тимур Мөҗәвитов һәм Тимур Сапаров.

Җыр сүзләре барысы да диярлек үземнеке. "Рәхәт бәхет"нең кушымтасын шагыйрә Ләйлә Хәбибуллина язды. Өченче альбомда башкачарак булачак: аңа күбрәк башка шагыйрьләрнең сүзләренә иҗат иткән җырларым керә. Өченче альбом каралама рәвешендә әзер, 12 җыр җыелды.

– Яңа альбомдагы җырларның берничәсенең тарихын сөйләп китегез әле?

– Альбомда барлыгы 15 җыр. Бер үк аранжировкалар, бер үк стильдә җырлар язу миңа кызык түгел. Мәсәлән, "Үзгәргәнсең" дигән җырны алыйк. Без Juna төркеме белән Чабаксарда концерт белән булган идек. Анда яшәгән чуашлар яңа чуаш мәдәнияте белән кызыксынуларын сөйләде. Шунда мин үзебезне, безнең яңа татар мәдәниятен башка күзлектән күрдем. Өйгә кайткач 15 минут эчендә "Үзгәргәнсең" җырын яздым. Татар музыкасында яңа агым булырмы, юкмы - ансын уйламадым, шул вакытта күңелемдә ни булды, шуны яздым.​

– Альбомдагы "Азатлык" җыры дөньяга чыккач, сүгүче булмадымы, тыңлаучылар ничек кабул итте?

– "Азатлык" – күптән язылган җыр. Мин аның башта нәрсә турында икәнлеген аңламаган идем. Әлбәттә, җырның исеме "Азатлык" булгач, кеше күп нәрсә уйлыйдыр, ләкин, минемчә, ул ниндидер эчке азатлык турында. Хәзерге вакытта ул җыр ничек яңгырар, кеше аны ничек кабул итәчәген белер өчен "Азатлык" җырын альбомга керттем дә, чөнки кайвакыт мин үзем дә җырымның нәрсә турында икәнен тәгаен белмим. Шунсы кызык: җырның яртысы татарча, яртысы поляк телендә.

"Без булдырабыз" җырын алыйк, узган ел күңелемне өзгән ике вакыйга булды. Беренчедән, бер прораб Урицкий паркындагы 100 еллык талны кисеп ташлады, икенчедән, Эсперанто урамына Назарбаев исеме бирелде. Бу вакыйгалар нидән килеп чыккан соң? Беренчесеннән шул аңлашыла: парклар елы дип бик сөйләсәләр дә, "Мин барысын да булдыра алам" дигән ниндидер бер тупас кеше барысын да боза ала.

Мин ул урамны хәзер дә Эсперанто дип атыйм

Эсперанто дип аталган бик матур исемле урамыбыз бар иде, әмма Назарбаевка яхшылык эшләргә теләгән бер кеше аркасында безнең хәзер андый урамыбыз юк. Назарбаевның безгә бернинди дә катышы юк, шуңа мин ул урамны хәзер дә Эсперанто дип атыйм.

Безнең халык шундый бит ул: "Без булдырабыз" дип сөйли, әмма бернәрсә дә эшләми, шуңа аяныч хәлдә калабыз. Җыр чыкканннан соң күпләр "Без булдырабыз" – Шәймиев сүзләре бит бу", диделәр, ә җыр бит бөтенләй башка нәрсә турында. Ул кешеләрнең ниндидер бер шигаргә тагылып йөрүен күрсәтте. Шуңа күрә бу җыр минем өчен бик мөһим, яңгырашы, биргән дәрте дә ошый. Мин аның белән горурланам.

Мин сәяси җырчы түгел, бездә андый җырлар юк та. Бөтен сәяси проблемнар глобаль проблемнар белән туры килә. “Без булдырабыз” да узган елны булган вакыйгалар турында гына түгел, ул гомумән татар халкының проблемы турында.

Бервакыт "Без булдырабыз"дан соң акапелло гына "Ак калфак" җырын җырладым. Болай эшләвемнең сәбәбе – Фәрит Бикчәнтәевнең "Ак калфагым төшердем кулдан" пьесасын куюы булды. Кайтканда режиссер белән нәрсә ул татарлык, кем ул татар кешесе кебек темаларга сөйләштек, фикерләребез уртак булды. Шуңа күрә "Ак калфагым" җыры минем өчен ниндидер бер символга әверелде. Спектакль дә миңа бик нык тәэсир итте, елап беттем. Үз кулларыбыз белән үзебезне нинди хәлгә китергәнбез бит.

– Инде дисклар чыгарылымый диярлек, булса да авыр сатыла. Яңа татар музыкасы концертлары да меңләгән кеше белән үтми. Бу диск ничек сатылачак?

– Минемчә, дисклар хәзер беркемгә дә кирәкми, аларны беркем дә тыңламый. Бу альбом интернетта, iTunes, Google Playда һәм башка онлайн-кибетләрдә чыгачак.

Чыгымнар артык зур булмады, чөнки үз студиябез бар. Мин беркайчан да иҗатны акча эшләү ысулы итеп кабул итмәдем, шуның өчен минем андый проблемым юк. Альбомның бәясе интернетка керткәч билгеле булачак.​

– Сез яңа татар музыкасын пропагандылаучы автор-башкаручы буларак, аны яшьләр арасында киңрәк тарату өчен тагын ниләр эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?

– Татар музыкасына мөмкинлекләр бирергә кирәк. Аны телевизордан күрсәтмиләр, радиодан уйнатмыйлар. Без бит ул җырларны качырып йөрмибез. Быел берничәсен камерага төшереп, монтажлап TMTVга да биргән идек, нигәдер кабул итмәделәр, югыйсә, җырлар аларга туры килгән темаларга иде.

Бердәнбер мөмкинлегебез – Youtube һәм социаль челтәрләр

Радио белән дә шул ук хәл, һәм бу проблема ел саен кабатлана. Безгә халык белән очрашу, концертлар кирәк. Концертларны үзебез эшли алабыз кайвакыт, әмма радио һәм телевидениегә ничек килик? Безнең бердәнбер мөмкинлегебез – Youtube һәм социаль челтәрләр. Бөтен яңа татар музыкасы хәзер интернетта яши.

Телевидениегә сөйләшер өчен чакыралар, әмма җырларга, клипларны күрсәтергә түгел. Нигә шулай икәнен аңламыйм. Минемчә, төрлелек булырга тиеш, кеше үзе сайласын. Сәбәбе шул мөмкинлек булмауда. Сөйләшүләр кайвакыт бернинди дә нәтиҗәгә китерми.

– Бервакыт яңа татар музыкасын яза белүче журналистлар юк дип әйткән идегез. Бу хәлне үзгәртер өчен конкрет тәкъдимнәрегез бармы, үзегез әлеге музыка турында күбрәк мәгълүмат бирергә уйламыйсызмы?

– Безнең татар журналистикасы кафедрасында укучылар бар, нигә әле аларга "Сәхнә" журналына, "Интертат"ка һәм башка медиага җырчылар турында рецензия язмаска? Кешене практика аша гына өйрәтеп була. Әмма андый мәкаләләр чыкмый. Чакырсалар, өйрәтер идек. Без музыка иҗат итүче һәм башкаручы егетләр, кызлар белән бер-беребезгә рецензия язу турында да уйлый башладык, әмма алай дөрес түгел бит.

Хәзерге татар яшьләре рус музыкасын да, Европа, Көнбатыш музыкасын да белә, бөтен җырлар белән таныш, аның концепциясен, контекстын белә. Безнең турында да язсалар, әйбәт булыр иде.

Рәдиф Кашапов
Рәдиф Кашапов


– Үсмерләр сезнең иҗатыгызны ничек кабул итәр дип уйлыйсыз, кызыгыз нинди музыка ярата?

Бердәнбер балам – 9 яшьлек кызым Камиләм бар. Ул бервакыт минем 12 яшемдә язган җырларымны тапкан иде. "Әти, балачагың бигрәк авыр булган икән", диде (көлә).

Камилә, гомумән, музыканы бик ярата, аны төрле музыка тыңлатып тәрбияләргә тырышам. Әлбәттә, аңа 35 яшьлек ир-ат тыңлаган музыка кызыклы түгел, шуңа күрә 9 яшьлек балаларның нәрсә тыңлавы белән кызыксынам. Шулай бер-беребезне баетабыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG