Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Путинны Ак йортка чакырырга әзер, ләкин якын араларда түгел


Владимр Путин һәм Доналльд Трамп (Һамбург, 7 июль, 2017 ел)
Владимр Путин һәм Доналльд Трамп (Һамбург, 7 июль, 2017 ел)

АКШ президенты Дональд Трамп Русия җитәкчесе Владимир Путинны Вашингтонга чакырачагын белдерде, ләкин якын арада түгел.

Ак йортның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Америка президенты бу хакта Вашингтоннан Парижга очканда очкычтагы матбугат очрашуында хәбәр иткән. Парижда ул Франция президенты Эммануэль Макрон белән сөйләшүләр уздырды.

12 июльдә Reutersка биргән әңгәмәдә Трамп, Путин белән шәхси очрашуда Русия лидеры Кремльнең АКШ сайлавына тыкшынуын кире какты дип, тагын бер кат белдерде. Трамп сүзләренчә, әлеге мәсьәлә турында 20-25 минут дәвамында фикер алышканнар.

Трамп белән Путин очрашуы "Егермелек" җыены кысаларында Һамбургта узды. Алар ике сәгатьтән артык сөйләште.

XS
SM
MD
LG