Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан фестивалендә өч татар фильмы гомум бәйгегә чыга


Казанда Илшат Рәхимбайның "Не верю" һәм "Представь" фильмнары тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:07 0:00

24 гыйнвар Казанда Камал театры бинасында режиссер Илшат Рәхимбайның "Не верю" һәм "Представь" исемле кыска фильмнары тәкъдим ителде

"Татаркино" җитәкчесе Миләүшә Айтуганова: "Төп бәйгегә фильмнарны без сайламыйбыз, алар көчле эшләр", диде Азатлыкка әлеге өч фильм турында.

XIII Халыкара Казан мөселман киносы фестиваленең төп бәйгегә кергән фильмнар исемлеге билгеле булды. 40 эш арасында Татарстанда төшерелгән өч фильм бар. Илшат Рәхимбайның кыска метрлы "Күз алдыңа китер" ("Представь") нәфис фильмы, кыска метрлы документаль ленталар арасында Ренат Хәбибуллинның "Велохаҗ. Гадәти булмаган сәяхәт" һәм Байбулат Батулланың "Кыскарту" (“Сокращение”) дип аталган эшләре фестиваль бүләкләре өчен көрәшәчәк. Соңгысы "Яшь Русия" дип аталган номинациясенә кертелгән.

Әлегрәк "Татаркино" җитәкчесе Миләүшә Айтуганова Азатлыкка Татарстанда эшләнгән фильмнар өчен аерым "милли кино" номинациясе була дигән иде. Азатлык Миләүшә ханымнан гомум бәйгегә кергән әлеге өч әсәр хакында сорады.

Миләүшә Айтуганова 2016 елда Казан мөселман киносы фестивалендә
Миләүшә Айтуганова 2016 елда Казан мөселман киносы фестивалендә

"Бу көчле фильмнар. Төп програмга фильмнарны без сайламыйбыз, безнең монда катнашыбыз да юк, сайлап алу комиссиясе хәл итә. Бәйсез комиссия, аңа Сергей Лаврентьев, Кирилл Разлогов кебек бөтен Русиягә танылган кино белгечләре керә. Алар башка бик күп кинофестивальләрдә дә сайлап алучы буларак катнаша. Шулай булгач, кыска метрлы һәм документаль кинолар арасында бәйгегә, һәм шулай ук "Яшь Русия" номинациясенә кергән Татарстан фильмнары барысы да көчле эшләр дигән нәтиҗәгә килергә була", диде Айтуганова.

Республикада төшерелгән башка фильмнарны җюри быел гына булдырылган яңа "милли кино" номинациясендә бәяләячәк. Анда, мәсәлән, Рөстәм Рәшитовның "Тапшырылмаган хатлар"ы, шул ук режиссерның Солтан Сөнгатуллин белән берлектә төшергән "Айсылу" фильмы, Сергей Киатровның "Мирас угы", Фәнис Камалның "Хәбиб Аллаһ Мөхәммәд. Пәйгамбәрлек итү һәм нәсел шәҗәрәсе" дип аталган фильмнары, Светлана Суханованың "Соңгы романтиклар вакыты", Валерий Гиренконың "Диагноз", Асия Еспаеваның "Җәннәт", Оксана Синчугованың "Юлдан язган угыл", Алмаз Нургалиевның "Нәҗибә" һәм Юлия Захарованың "Хәлимә" фильмнары да бар.

XS
SM
MD
LG