Accessibility links

Төркия хәрби фетнә омтылышының бер еллыгын искә ала


Төркиядә хәрби түнтәрелеш омтылышына бер ел тулды. Фетнә омтылышы нәтиҗәсендә 250ләп төрек ватандашы һәлак булды, 2200ләп кеше инвалид калды. Халыкның фетнәчеләргә каршы урамга чыгуы нәтиҗәсендә хәрби түнтәрелеш уңышка ирешә алмады. Хакимият бу фетнәне оештыруда FETÖ терор оешмасы җитәкчесе Фехулла Гүлән һәм аның тарафтарларын гаепле дип белдерде.

15 июльдә Төркиядә хәрби түнтәрелеш омтылышына бер ел тулды. Бу уңайдан Төркиянең төрле министрлары дөньяның 40тан артык иленнән 350ләп журналистны чакырып узган елгы фетнә омтылышы, төрек халкының демократияне ничек итеп саклап калуы, Көнбатыш илләре тәнкыйтьләгән Төркиядәге сүз иреге, киләчәктә ниләр эшләргә җыенулары турында сөйләде.

Төркия премьер-министры Бинали Елдырым
Төркия премьер-министры Бинали Елдырым

14 июльдә Төркия премьер-министры Бинали Елдырым узган ел фетнә омтылышы вакытында һәлак булган фотожурналист Мостафа Җанбаз истәлегенә багышлап оештырылган журналистлар премиясен тапшыру чарасында чит ил журналистлары белән очрашты.

"Гранд Анкара" кунакханәсендә үткән чарада Бинали Елдырым үз чыгышын, көчле җирле матбугат бер яктан илнең деморатиясен ныгыта, икенче яктан Төркиянең киләчәген гарантияли. Хөкүмәт буларак, безнең максатыбыз көчле демократия өчен җирле медиага бар яктан ярдәм күрсәтү, дип башлады.

"Төрек халкы коры кул белән хәрби түнтәрелешчеләрне туктата алды"

Премьер, бер ел элек булган түнтәрелеш омтылышын искә алып, 15 июльне Төркиядә фетнә түнтәрелешенә омтылыш буларак кына түгел, төрек сәяси тарихында танкка, очкычка, бомбага каршы үзенең коралы булмаган әмма ватанын, милләтен, динен яраткан гади халык ирешкән бер җиңү көне буларак атады.

Түнтәрелеш омтылышын оештыручы хәрбиләрне уздырмас өчен танк алдына яткан төрек кешесе
Түнтәрелеш омтылышын оештыручы хәрбиләрне уздырмас өчен танк алдына яткан төрек кешесе

Елдырым үз чыгышын "бу фаҗигадә 250 ватандашыбыз һәлак булды, 2194 кешебез инвалид калды, барлык бу югалтуларга карамастан,халкыбыз киләчәген, демократиясен, илнең мөстәкыйллеген, берлеген, кардәшлеген коткарды, FETÖ терор оешмасы әгъзаларына каршы көрәшебез бер ел буе барды һәм моннан соң да дәвам итәчәк", дип тәмамлады.

Махир Үнал
Махир Үнал

Хакимияттәге АК партия җитәкчесенең медиа өчен җаваплы урынбасары Махир Үнал, түнтәрелеш омтылышыннан соң FETÖ-терор оешмасы яклаган һәм моның өчен кулга алынган журналистларга бәйле рәвештә үзләренә Көнбатыш илләреннән сүз ирегенә бәйле күп кенә тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килүен җиткерде.

"Сүз иреге астында терор пропагандасы алып баручы журналистларга күз йома алмыйбыз"

"Мин Көнбатыш матбугатына, әгәр сүз иреге бар дип 11 сентябрь һөҗүмнәреннән соң журналистларыгыз Әл-Каидәне, Усама бин Ладенны якласа һәм бу журналистлар Әл-Каидә белән Усаме бин Ладен арасында элемтәне күрә торып аларга хуплау күрсәтсә, сез бу журналистларга бер сүз әйтмәс идегезме дип сорадым. Юк, әлбәттә, әйтер идек диделәр. Без Төркиядә сүз ирегенә, кеше хокукларына хөрмәт күрсәтәбез. Әмма без журналист исеме астында сүз иреген террор оешмасын пропагандалауга әйләндерүләренә, террор оешмалары белән бергәләп эшчәнлек алып баруга күз йома алмыйбыз", дип белдерде Үнал.

XS
SM
MD
LG