Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: 12 июньдәге каршылык чаралары Навальный рейтингын күтәрмәгән


Алексей Навальный
Алексей Навальный

12 июньдә Русиянең күп кенә шәһәрләрендә узган коррупциягә каршы митинглар оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйга популярлык өстәмәгән. Бу хакта "Левада үзәге" сораштыруы күрсәтә.

Навальныйның танылу рейтингы агымдагы елның март аенда булган дәрәҗәдә - 55 процентта калган.

Навальный оештырган каршылык чараларын яклаучылар саны да үзгәрешсез калган диярлек. Март аенда митингларны русияләрнең 38 проценты хуплаган булса, хәзер мондый фикердә торучылар 39 процент. Респондентларның шулай ук якынча өчтән бер өлеше Навальный Көнбатыш мәнфәгатьләрен яклый, дип саный. Март аенда моңа охшаш фикерне 28 процент русияле белдергән булган.

Навальный үз эшчәнлеген хакимияттә утыручы аерым бер төркем мәнфәгатьләрендә алып бара, дип санаучылар саны дүрт процентка артып, 21 процентка җиткән. Шул ук вакытта Навальный коррупцияне Русия мәнфәгатьләрендә тикшерә, дип уйлаучылар саны үзгәрешсез калган (12 %).

Элегрәк президент Владимир Путин "туры элемтә" вакытында оппозициягә митинглар бары тик "шәхси мәсьәләләрен хәл итәр өчен һәм үзләрен рекламалау максатыннан" гына кирәк дип әйткән иде.

26 мартта һәм 12 июньдә Русиянең дистәләгән шәһәрендә коррупциягә каршы урам чаралары узды. Митингларда өч меңгә якын кеше тоткарланды.

XS
SM
MD
LG