"Дәүләт башлыгы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышын уздырачак", диелә", Кремль матбугат хезмәте хәбәрендә. Утырыш Русиянең 2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясен төбәкләрдә һәм муниципаль дәрәҗәдә үтәүгә багышлана.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге утырышта катнашуы көтелми. Ул чәршәмбе ике көнлек эш сәфәре белән Кыргызстанга китте.
Владимир Путин вакытлыча Мари иле башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Евстифеев белән дә очрашырга планлаштыра. Республиканың элекке башлыгы Леонид Маркелов 6 апрельдә вазифасыннан киткән иде. 13 апрельдә Маркелов 235 млн сум күләмендә ришвәт алуда шикләнелеп, Мәскәүгә җибәрелде.