Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин сүзләренә җавап итеп татар теленең дәрәҗәсен арттыру кирәк


Русия башлыгы Путинның ачыктан-ачык урыс телен яклап, аны милли телләрне кысу хисабына үстерүне алга сөрүе Татарстан ягыннан татар телен яклау өлкәсендә яңа кануни адымнарга баруны таләп итә.

Русия президентының милли телләр турындагы соңгы чыгышын алай көтелмәгән иде дип әйтеп булмый. Соңгы елларда "урыс язы" шаукымы фонында милли республикалардагы мәктәпләрдә милли телләр укытудан канәгатьсезлек урыслар ягыннан артканнан-арта барды. Кайбер ата-аналар бу мәсьәләдә, ягъни балаларына милли телләрне укытуны үзләрен "кыерсыту" дип саный.

Моны истә тотып, президент идарәсе сайлау алдыннан шәп тактика кулланырга булды. Мондый "урыслык" риторикасы мөһим булган электоратның төп өлеше милли республикалардан читтә яши. Ул милли телләр тирәсендәге вакыйгаларны тулысынча күзәтеп бармый, ә гомум фонны гына кабул итә.

Әлбәттә, милли телләр тирәсендә килеп туган соңгы вазгыятьтә нюанслар күп. Бу – рәсмән дәүләт теле дип игълан ителгән телләрнең чын статусы да. Шул ук вакытта бу – милли телләрнең чынбарлыктагы кирәксезлеге дә, бигрәк тә җирле элита арасында (Чечнядан башка). Бу –аларны укытуның бик түбән дәрәҗәдә булуы да.

Путинның Йошкар-Оладагы шовинистик белдерүеннән соң милли телләрне укыту тукталырмы? Бу зур бер сорау. "Ана теле булмаган телне укымау хокугы"н алу һәм әлеге хокукны тормышка ашыру – икесе ике нәрсә. Күп республикаларда "чигенер урын" юк, димәк, баш тартасы да юк. Кайбер республикаларда техник яктан тиз генә моны эшләп тә булмаячак. Бигрәк тә Русия шартларында. Стандартларны, укыту планнарын үзгәртергә, эш урыннарын киметергә, республика кануннарын яңабаштан карарга туры киләчәк. Русия Конституция мәхкәмәсенең Русия республикаларында дәүләт телләре укытылуның канунилыгы турындагы карарын гамәлдән чыгарырга кирәк булачак. Моннан тыш, Путинның чыгышында берьяклы гына мәгънә ятмый. Милли телләр бик нәзберек мәсьәлә, монда сак эш итәргә кирәк, дигән сүзләре дә бар. Әлеге гамәлләр каршы гамәлләр дә тудырырга мөмкин бит әле.

Русия башлыгың милли телләр укыту урыс теле хисабына булмаска тиеш, дигән сүзләре дә бар. Татарстанда урыс теленнән БДИ күрсәткечләренә караганда – бернинди дә урыс телен кимсетү юк. Ә бары тик балалары инде күптән мәктәпне тәмамлаган кайбер канәгатьсез татарофоб ата-аналар позициясе генә бар. Димәк, беренче елны, күп дигәндә сәгатьләрнең бераз кимүе һәм ике дәүләт телен өйрәнүдән баш тарту очраклары булырга мөмкин. Күп әйбер төбәкләрнең Русия президенты алдында хисап ясый белүеннән, ата-аналар белән диалог кора алуыннан, җәмәгатьчелекнең ни әйтүеннән торачак. Күп әйбер мәктәпләрнең үзләренә бәйле булачак – укучыларга кызыклы сыйфатлы хезмәт күрсәтүдән, теге яки бу телне белүнең кирәклеген аңлата алудан.

Этникара балансны саклау өчен республикаларга милли мәгариф, милли мәктәпләрнең позицияләрен ныгытырга кирәк булуы ихтимал. Аларның көндәшлеккә сәләтен арттырырга, белем бирү сыйфатын үстерергә, материаль-техник нигезен һәм кадрлар белән тәэминәтен яхшыртырга кирәк.

Һәм, ниһаять, "милли мәктәп ул – авыл мәктәбе" дигән зарарлы шигардән баш тарту, милли теләр укытуны яхшырту зарур. Ә иң мөһиме – "икенче дәүләт теленең" (татарчаның) кирәклеген арттырырга, шәһәрләрдә чын полилингваль даирә булдырылырга кирәк. Дәүләт телләрен белергә тиешле вазифалар исемлеген булдыру да, шәһәр ландшафтын (элмә такталар, реклам, белдерүләр, башка визуаль мәгълүмат) ике телле итү дә кирәк.

Бары тик шундый җавап кына Татарстанның миллилен бетерү тырышлыкларына каршы тора алачак.

Айрат Шамилин

XS
SM
MD
LG