Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 елның татар календаре Сабантуй мизгелләрен сурәтли


Татар календаре - 2018
Татар календаре - 2018

Татар дизайнерлары 2018 ел календарен милли бәйрәм Сабантуйга багышлады. Бу Mardesign студиясенең бишенче календаре.

"Сабантуй – иң күңелле һәм бар җирдә танылган татар бәйрәме, ул ел саен Русиянең бөтен почмакларында һәм чит илләрдә киң итеп бәйрәм ителә. Шуңа без быел нәкъ шушы теманы алырга булдык", дип сөйләде Азатлыкка Mardesign студиясенә нигез салучы, дизайнер Айдар Мәрдәншин. Айдар әйтүенчә, Сабантуйны бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәгән татарлар һәм татар булмаган халык та таный.

Калаендарьнең һәр бите Сабантуйның бер мизгеленә багышланган. Баганага менү, капчык киеп узышу, чүлмәк вату, көрәш, ат чабышлары һәм башка ярыш, узышларны тасвирлый.

Татар уалендаре - 2018
Татар уалендаре - 2018

Татар календаре заманча татар мәдәниятен популярлаштырудан тыш, татарларда борынгыдан кулланылып килгән ай исемнәрен әйләнешкә кире кайтару максатын да куя. Мисал өчен, гыйнвар ае календарьда акман дип атала, март – яңарыш, сентябрь – билек, октябрь – каракөз.

Беренче елларны календарь декабрь айларына чыга иде, соңгы ике ел – җәйнең уртасында үк әзер була башлады. Дизайнерлар аны августта уза торган "Печән базары" ярминкәсенә өлгертергә тырышуларын әйтә.

Быел күбрәк чыгарырга булдык

Татар календаре халыкта киң таралыш ала бара. Шуңа күрә быел аны гадәтәгечә бер мең данә түгел, ә ике мең итеп бастырырга булганнар. “Былтыр безнең бөтен календарьләребез дә сатылып бетте, шуңа быел без аны күбрәк чыгарырга булдык”, дип аңлатты Айдар әфәнде.

Азатлык дизайнердан соңгы елларда милли әйберләргә ихтыяҗ артамы, милли әйберләр табыш китерәме, дип кызыксынды.

"Милли тауарга ихтыяҗ бар, ләкин ул аңлаучылар өчен генә, киң кулланылыш өчен түгел. Шулай да безнең милли әйберләрне һәм милли дизайнны шушы тар аудитория кысаларыннан тыш тарату буенча берничә уебыз бар. Ә гомумән алганда, моның белән акча эшләп була, әлбәттә, әгәр бу эшне яратып башкарсаң", ди Мәрданшин.

Татар календаре - 2018
Татар календаре - 2018

Mardesign студиясенең беренче Татар календаре 2014 елда дөнья күргән иде. Тәүге календарьне иҗат итүчеләр сәләтле татар яшьләре булды. Алар арасында рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлардан башлап, рәсем сәнгатенең классик төрләрендә иҗат итүче осталар да бар иде. Ул проектта Мәскәү, Казан, Уфа, Новосибирски, Петербур, Британиядән милләттәшләр катнашты.

Беренче ике календарьдә милли рәссам һәм дизайнерларны берләштерү максат итеп куелса, өченче елдан башлап һәр басманы аерым бер темага багышлый башладылар. 2016 елда – татар тәрәзәләре, 2017 календаре татар ашларына багышланды. 2018 елгысы Сабантуй белән таныштыра.

Татар календаре - 2018
Татар календаре - 2018

Mardesign студиясе Мәскәүдә урнашса да, яңа календарнең презентациясен алар Казанда уздырырга булган. “Календарне әзерләү ничек барганын, гомумән, татар календаре чыгара башлау идеясе ничек килгәнен сөйләячәкбез. Проектның киләчәге турында фикерләр әйтелер. Гомумән татар дизайны турында, яңа идея һәм проектлар хакында сөйләшәсе килә", ди Айдар әфәнде.

* * * *

Mardesign – Мәскәүдә эшләүче заманча татар дизайны студиясе. 2007 елда эшчәнлеген башлаганда студия "Татарлар. Милли культура" һәм "Петербург тарихы һәм мәдәниятендә татарлар" дигән мультимедия дисклары чыгарды. Шул вакытан башлап студия татар халкының мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм тапшыру юнәлешендә эшли. "Татар дизайны" дигән төшенчәне Mardesign студиясе кертте.

Студия Мәскәүдә, Сан-Францискода узган һәм Беренче Европа Сабантуйларының стилен ясады, Казандагы Бала-Сити һәм Мәскәүдәге "Мединочка" балалар бакчалары челтәре, мөселман кибетләре, хәләл кафеларның интерьерларын эшләде, "Таттелеком"ның Летай картасын бизәде.

Студия үзенең сувенирларын һәм татар дизайнында эшләнгән товарларын да эшләп чыгара. Алар арасында телефон тышлыклары, магнитлар, ачык хатлар, өске киемнәр дә бар. Биш ел рәттән чыгып килүче татар календареннан тыш, студия 2016 елда Габдулла Тукай әкиятләрен комикс итеп чыгарды. Дизайнерлар бу басманы "беренче татар комиксы" дип атады.

XS
SM
MD
LG