Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 12:31

Европа Берлеге АКШның Русиягә яңа чикләүләрен "Җиделек төркеме" белән килештерергә чакырды


АКШ Конгрессы бинасы

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Кремльнең мөмкин чикләүләрне "бик негатив” кабул итүен белдерә.

Европа Берлеге АКШның Русиягә яңа чикләүләрен "Җиделек төркеме"ндәге хезмәттәшләре белән килештерергә чакырды. Мәскәү Кремлендә әлеге мөмкин чикләүләрне "бик негатив" кабул иткәннәр. Бу хакта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков CNN телеканалына белдергән.

АКШ Конгрессындагы ике фирка вәкилләре дә – демократлар һәм республиканнар Русиягә, Иранга һәм Төньяк Кореяга карата чикләүләрне кырыслату канун өлегесен килештерде.

Сенатның тышкы эшләр комитеты әгъзасы Бен Кардин Конгрессның ике пулаты да канун өлегесен хуплар һәм президент Дональд Трамп та канун чыгаручыларның Русиягә карата кырысрак сәясәттә булу кирәклегенә теләктәшлек күрсәтер дип ышаныч белдерде.

Чикләүләр Русия белән бәйләнештәге нефть-газ проектлары, банк, металл җитештерү һәм тимер юлларга карый.

XS
SM
MD
LG