Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:12

Сидякин: "Мин Мәскәү белән Казан арасындагы шартнамәне озайту яклы"


Русия думасында Татарстан вәкиле Александр Сидякин дума депутатлары Мәскәү белән Казан арасындагы шартнамәне озайту яки әзерләү мәсьәләләренә тыкшына алмый, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу - республика белән Русия президенты арасындагы мөнәсәбәтләр.

Русия думасы депутаты Александр Сидякин фикеренчә, Татарстан Дәүләт шурасы депутатларының Владимир Путинга Мәскәү белән Казан арасындагы шартнамәне озайтуны сорап язган мөрәҗәгатьләре матныйкка ярашлы. "Әлеге килешү ике якның да элемтәләрен ныгыта, мин Татарстан депутатларының гамәлен хуплыйм, шартнамә озайтылырга тиеш", диде ул бүген узган матбугат очрашуында Азатлык соравына. Шул ук вакытта ул Дума депутатларының килешүне яңарту мәсьәләсенә катышу хокукы юк дип белдерде.

Депутат килешү озайтылмаган очракта беркемгә дә яхшы булмаячак, дип саный һәм республиканың башкалардан аерылып торуында да начарлык күрми. "Һәр төбәкнең үзенчәлеге бар, без унитар дәүләт түгел. Федераль үзәк белән килешү нигезендә эшләү, һәр төбәккә үз Конституцияләрен булдыру мөмкинлеге биргән Русия Конституциясе бар. Димәк бу норма яшәргә тиеш" ди Сидякин. Аның фикеренчә, кайсыдыр төбәк моның белән файдаланмый икән, Татарстан да шулай эшләргә тиеш дигән сүз түгел.

Депутат үз вакытында шартнамәнең Татарстанга үсәр өчен этәргеч бирүен дә билгеләп үтте. "Салым түләүчеләрне саклап калдык, безнең белән бер дәрәҗәдә үсеш алган күршеләр дә саклап кала алмады. Алардагы оешмалар салымны Мәскәүгә яки Петербурга түли", дип белдерде Сидякин. Аның фикеренчә, Татарстанның тотрыклы үсештә булы нәкъ менә шушы шартнамәгә бәйле.

26 июньдә Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә кабул ителүгә ун ел булды. Ун елга төзелгән килешүнең мөддәте 24 июльдә чыкты. Күптән түгел Дәүләт шурасы утырышында шартнамәне озайту турында Русия президентына ​мөрәҗәгать кабул ителде. Путиннан әлегә җавап юк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG