Accessibility links

шимбә, 25 ноябрь 2017, Казан вакыты 06:42

Башкортстанда 28 яшьлек хәрби Динис Бүләковны эзлиләр. Ул Екатеринбурга хәрби бүлек белән килешүне өзәр өчен барган җиреннән юкка чыккан.

Бүләковның туганнары Ufa1.ru басмасына белдерүенчә, ул Екатеринбурда килешү нигезендә хезмәт иткән булган. Июль башында килешүне өзү турындагы документлар имазаларга дип киткән һәм шуннан бирле элемтәгә чыкмаган.

Берникадәр вакыт хәрбинең туганнары полициягә мөрәҗәгать итмәгән, чөнки егетнең хезмәттәшләре аны үзләре табарбыз дип вәгъдә биргән.

XS
SM
MD
LG