Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хакимияте Донецки һәм Луһански төбәкләренә электр бирүне туктатты


Архив фотосы
Архив фотосы

Украина хакимияте Донбассның Русия фетнәчеләре контролендә булган җирләренә электр тәэминәтен туктатты. Бу хакта "Укрэнерго" ширкәтенең җитәкче вазифаларын башкаручысы Всеволод Ковальчук хәбәр итә.

Ковальчук сүзләренчә, ЛНР һәм ДНР дип аталган үзбилгеләнгән "халык" республикаларын электр белән җирле һәм Русия электр станцияләре тәэмин итәчәк.

Электрны Луһанскида бер көн элек өзгәннәр иде. Энергия кытлыгы турында фетнәчеләр әлегә хәбәр итми.

Кремль Донбасста электр тәэминәтен өзүне әлеге җирлекне Украинадан читләштерүнең тагын бер адымы дип атый. Мәскәү шулай ук тагын бер тапкыр украин җиткәчечелеген Мински килешүләрен бозуда гаепләде.

XS
SM
MD
LG