Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында эленгән. Моннан тыш, хәрби комиссариаттан җитәкчегә хезмәткәрнең гаскәрдән качып йөрүе турында хәбәр килсә, җитәкче аны ун көн эчендә эшеннән азат итәргә тиеш.
Русия президенты каршындагы хәрбиләр хокукларын яклау даими комиссиясе җитәкчесе Сергей Кривенко әлеге канунны хокук бозу дип атады. "Ун ел калдырсалар да, биш ел, хәтта бер ел яки бер ай дисәләр дә, әлеге канун хокукны боза. Аны гамәлдән чыгарырга кирәк", диде Кривенко "Эхо Москвы" радиосына. Комиссия җитәкчесе сүзләренчә, гаскәрдән качучылар дип хат килгәннән соң хәрби комиссариатка бармаучы һәм чакырылыш комиссиясенең карарыннан соң гаскәргә китмәүчеләрне генә атарга кирәк. Ә нинди дә булса сәбәпләр белән комиссариаттан хат алмаучылар "качучы" дип саналмаска тиеш, ди Кривенко. Аның фикеренчә, гаскәрдән чынлап та качучылар меңнән артмый, алар өчен административ яки җинаять җаваплылыгы каралган.
2013 елда мәҗбүри хәрби хезмәттән качып йөрүчеләргә дәүләт хезмәтендә эшләүне тыю турында канун кабул ителгән иде.
Соңрак Чечня парламенты Конституция мәхкәмәсенә әлеге норманы конституцион түгел дип тануны сорап, мөрәҗәгать итте. Республика вәкилләре фикеренчә, ул Русия ватандашларының канун алдында барысы да тигез дигән тәгълиматькә каршы килә һәм кешенең хезмәткә булган хокукын чикли.
Мәхкәмә Чечня парламенты белән өлешчә килешә һәм гаскәрдән качучыларга дәүләт хезмәтендә эшләүне гомерлеккә тыюның конституцион түгеллеген таный.