Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Өмет-Сәйяр" үзешчән театры җәйге ялларда чит илләрдә тамашалар куя


 "Күз нурларым" спектакле
"Күз нурларым" спектакле

23 июль "Өмет-Сәйяр" театры Франкфурт шәһәрендә "Күз нурларым" спектаклен куйды.

Казан укытучылары оештырган "Өмет-Сәйяр" театры Татарстан районнарында спектакльләр куеп ел буе эшләгән акчаларына һәм шулай ук хезмәт хакларының бер өлешенә җәйге ял вакытларында чит илләргә чыгып китә. 23 июль әлеге татар театры Франкфурт шәһәрендә чыгыш ясады. Германия татарларына алар "Күз нурларым" спектаклен күрсәтте.

Театрның режиссеры Раил Мөхетдинов Франкфурт шәһәрендәге спектакльдән соң Азатлыкка тамашачыларның бик сагынып һәм зарыгып көтеп алуларын белдерде. Театр чит илләрдә яшәүче тамашачыларга спектакльләр дә күрсәтә, үзе дә дөнья илләре белән таныша.

Спектакльдән соң
Спектакльдән соң

"Аллага шөкер, беркайчан да теләнеп акча сорап йөргәнебез булмады, бөтен чыгымнар – үзебез эшләп тапкан акчалардан. Германиягә дә шулай килдек. Быел Арчада, Актанышта, Кукмарада, Сабада спектакльләр куйдык, Яшел Үзән районының Урыс Бага дигән авылында да булдык. Һәр барган җирдә 30-35 мең сум акча керде. Шулай җыелды. Бу килүдә Парижга һәм Амстердамга да барып кайттык.

Безнең труппада күбесе укытучылар. Укулар беткәч, җәйге ялны без татарлар янына сәяхәт итеп уздырабыз. Ике ел элек Кыргызстанда булдык, чөнки бер укытучыбыз тумышы белән шуннан. Ул Чолпон-Ата шәһәреннән, анда татар күп яши. Алар безнең турында ишеткәннән соң, эх, безгә дә килеп спектакльләрен күрсәтсеннәр иде дигәнәр. Анда татарлар бик күп җыелды. Спектакль күрсәттек, алар безне, чит планетадан килгән мени, тотып-тотып карадылар", ди Мөхетдинов.

Раил әфәнде сүзләренчә, труппада укытучылар булса да, аларның барсы да актер белеме алган.

"Театрда хезмәт хаклары бик кечкенә, шуңа бу кешеләр башка өлкәгә икенче профессия белән кереп киткән. Мәсәлән, физкультура укытучысы – профессиональ актер, тик ул театрда эшләмәде, тренер булып эшли. Аның балалары бар, бу эштә әйбәт кенә акча эшләп ята", ди Мөхетдинов.

Тамашадан соң татарча биюләр дә оештырдылар
Тамашадан соң татарча биюләр дә оештырдылар

"Өмет-Сәйяр" Франкфуртта беренче тапкыр гына тугел. Театрның җитәкчесе Венера Хәйретдинова Германиядә яшәгән, укыган. Театр быел башта Һамбургка җыенган булган, Франуфуртта татарлар күбрәк дигәч әлеге каланы сайлаганнар.

Франкфурттагы спектакльгә билетлар сатылмаган, тамаша беткәннән соң һәркем булдыра алганча кәрзингә акча салган. Тамаша тәмамланганнан соң Германия татарлары артистлар белән аралашты, чәй эчте, татар җырлары җырлап, биюләрен биеп күңел ачтылар.

Франкфурттагы спектакльдән соң күмәк фото
Франкфурттагы спектакльдән соң күмәк фото

Укытучыларның "Өмет-Сәйяр" театр коллективы 2010 елда Казанның Совет районындагы бер мәктәптә оеша. Труппаны Венера Хәйретдинова җитәкли, режиссеры – Раиль Мөхетдинов. Европа һәм Кыргызстаннан кала, коллектив Краснодар өлкәсендә дә чыгыш ясаган.

2015 елда "Өмет-Сәйяр" коллективына "Халык театры" дигән исем бирелгән. 2017 елда театр коллективларының "Идел-Йорт" фестиваль-бәйгесендә дипломга лаек булганнар.

Театр репертуарында Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар", Илдар Юзеевның "Гашыйклар тавы", "Кыр казлары артыннан" спектакльләре дә бар.

XS
SM
MD
LG