Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 20:40

Чүтидә заманында мәдрәсә булган бинада бүген "Сандугач" дип аталган азык-төлек кибетендә көнкүреш кирәк-яраклары белән беррәттән спиртлы эчемлекләр дә сатыла.

Татарстанның Кайбыч районында Чүти дип аталган бердәнбер мишәр авылы бар. Анда бер катлы, заманы өчен шактый зур булган мәдрәсәдә бүгенге көндә "Сандугач" дип аталган азык-төлек кибете эшли. Элмә тактага карасаң, шунда ук "Арыш мае" кибете дә урнашкан. Кибет киштәләрендә көнкүреш кирәк-яраклары белән беррәттән хәмер дә сатыла.

XX гасыр башында кызыл кирпечтән төзелгән мәдрәсә бинасы авыл уртасында ук урнашкан. Мәктәп-мәдрәсә бинасын бүген Яшел Үзән районына караган Акъегет авылында туып үскән танылган татар миллионеры, хәйрияче, Рәшит казый Ибраһимов белән бергә "Иттифакел-мөслимен" фиркасенә нигез салучы Заһидулла Шәфигуллин (1840-1919) төзетә.

Киң җәмәгатчелеккә әлеге авыл данлыклы ат карагы Шәкүр карак исеме белән таныш. Бу авылда танылган татар язучысы, Тукай чордашы һәм аның әдәби оппоненты Зариф Бәшири туып-үскән.

Зариф Бәшири үзенең "Замандашларым белән очрашулар" дип аталган истәлекләрендә: "Шул җәйдә (1906 ел-ред) безнең авылга таштан яңа тәртип белән укыту өчен зур гына бер мәктәп салынды. Мин шунда укытучы булып эшләргә тиеш идем. Бер ел булса да укытып, үземне мөгаллимлектә сынап карыйсым килә иде. Чүтидә мәктәп салырга кирәк дип, Заһидулла байның колак итен ашаган кеше мин түгелме? Дәрт зур иде. Менә, ниһаять, кызыл кирпечтән мәктәп салынды. Ысулы җәдит өчен! Моңа шактый зур акча тоткан Заһидулла бай: "Үзең артыннан йөреп салдырдың, инде укуны да үзең башлап җибәр!" дигәч, мин шатланып риза булган идем", дип яза.

Тукай үләге иясе, язучы Ркаил Зәйдулланың нәсел тамырларының берсе шушы авылга барып тотаташа. Чүтине кайбер тарихчылар Казан ханлыгы чоры белән бәйләсә, рәсми тарихта ул XVII гасыр урталарында барлыкка килгән дип санала.

Авылда бүгенге көндә 700дән артык кеше яши. Мәктәбе, янәшә басып торган ике мәчете бар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG