Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:59

Мәктәпләрдә татар телендә белем бирүне оештырмаучы шәһәр һәм район башлыклары, мәгариф түрәләре татар дәүләтчелегенә, аның президентына каршы эш алып бара. Түрәләр Татар Конгрессында татар мәктәпләре турында ялган статистика бирмәсен иде.

Бала мәктәптән өч тел – татар, урыс һәм бер чит ил телен белеп чыгарга тиеш дип әйтмәгән түрә калмады бугай. Түрәгә ияреп татар зыялысы нәкъ шуны кабатлый. 15 ел буе бер балык башын чәйниләр. Барып тикшер – юк ул өч телне камил үзләштереп чыккан укучы.

Тормыш күрсәтүенчә, белем нинди телдә бирелсә, укучы шул телне генә югары дәрәҗәдә үзләштерә. Әйтик, 90нчы елларда татарча белем биргән мәктәпләрдән татар телен камил белгән укучылар чыкты. Тормышта даими кулланылган урыс телен дә татар мәктәбен тәмамлаучылар яхшы белде.

Хәзерге вакытта исә республиканың барлык уку йортларында диярлек урысча гына белем бирелә. Мәктәпләрдән бер тел – урыс телен генә камил белгән укучылар чыга.

Мондый буынга Татарстан белән Русия арасындагы шартнамә дә, президент посты да, Республика үзе дә кирәк түгел

Нәтиҗәсен күреп торабыз: "Мы не такие, мы другие татары", диюче урыстелле татарлар артканнан арта. Мондый буынга Татарстан белән Русия арасындагы шартнамә дә, президент посты да, Республика үзе дә кирәк түгел. Димәк, татар телендә белем бирүне оештырмаучы шәһәр һәм район башлыклары, мәгариф бүлеге җитәкчеләре татар дәүләтчелегенә, аның президентына каршы эш алып бара булып чыга.

Ялган статистика

Башка халыкларда да мөстәкыйль яшәргә омтылу милли мәгарифнең булу-булмавына бәйле. Мәсәлән, Испания төбәге Каталониядә каталан телендә белем бирелә. Яшьләр дә, өлкән буын да каталан телен яхшы белә. Соңгы елларда андагы сайлауларда бәйсезлек тарафдарлары җиңеп чыга. Ә менә инглиз телендә генә белем бирүче Англия төбәге Шотландиядә нәкъ шуның киресе – шотланд халкының күпчелеге мөстәкыйльлеккә каршы.

"Татар мәктәбе" тамгасы сугылган мәктәпләрдә дә белем урысча бирелә

Татарстанда да милли мәгарифнең тамырын корыттылар. "Татар мәктәбе" тамгасы сугылган мәктәпләрдә дә белем урысча бирелә. Республика укучыларының 43,66 проценты татар телендә белем ала, татарча белем бирүче 827 мәктәп бар дип ел саен ялганга корылган статистик манипуляция ясала.

Менә, уйлап карыйк: рәсми мәгълүматларга караганда, быел 9нчы сыйныфта кайбер фәннәрдән имтиханны татар телендә республиканың 400гә якын укучысы биргән. Һәр сыйныфтан егерме укучы чыккан дип исәпләгәндә дә татар телендә белем бирүче мәктәпләрнең саны 20дән дә артмый булып чыга...

Мәгълүм булганча, 2-6 августа Казанда Дөнья татар конгрессының VI корылтае узачак. Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре шунда килеп тә ялган статистика яңгыратмасын иде.

Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG