Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Төхвәтуллин Камал театрына кайткан


Рамил Төхвәтуллин
Рамил Төхвәтуллин

Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин Галиәсгар Камал театрына кайткан, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

10 елдан соң Рамил Төхвәтуллин Камал театарына әйләнеп кайткан. Әлегә аның нинди рольләр башкаруы әйтелми.

"Театрга әйләнеп кайтырга комачаулаган каршылыклар булды, хәзер алар, ниһаять, юкка чыкты һәм мин моңа бик шат. Бүген мин туган йортымда һәм шуның белән бик бәхетле. Күп эшлисем, иҗат итәсем һәм тамашачыларны куандырасым килә", дигән артист беренче эш көнендә.

Рамил Төхвәтуллин Камал театрында 1987-2007 елларда эшләп, төп рольләрне башкарды. Аннары ул күпмедер вакыт Татарстан хөкүмәтендә Мәдәният, спорт һәм Татарстан халыклары телләре үсеше идарәсе җитәкчесе булып эшләде. 2008-2010 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Кино һәм видео иҗаты кафедрасын җитәкләде. Шулай ук ул фильмнар төшерү белән шөгыльләнде һәм Качалов театрында актер булып эшләде.

Көзен ачылачак яңа, 112нче театр мизгеленә Камал театры труппасына быел мәдәният һәм сәнгать институтының актерлык курсын тәмамлаган яшь актерлар Алмаз Борһанов, Эльвир Сәлимов һәм Айгөл Шәкүрованы да алдылар.

XS
SM
MD
LG