Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйның Казандагы штабы волонтеры 15 тәүлеккә сак астына алынды


Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Навальный штабы волонтеры Андрей Бояршиновны 15 тәүлеккә сак астына алды. Ул митинглар оештыру кагыйдәләрен кабаттан бозуда гаепләнә.

Русия оппозиционеры Алексей Навальныйның Казандагы штаб волонтеры Андрей Бояршиновның сак астыну алынуы турында "Idel.Реалии" яза.

8 июльдә активист "Зур шимбә өмәсендә" (Большой субботник) катнашкан булган. Әлеге чарада Навальный тарафдарлары белдерүләр таратты. Полиция хезмәткәрләре Бояршинов һәм тагын бер волонтер Анатолий Маловны, канунсыз агитация ясауда гаепләп, тоткаралаган иде. 12 июльдә мәхкәмә Маловка 30 сәгать мәҗбүри эш җәзасы карарын чыгарды.

Бояршиновка митингларны уздыру кагыйдәләрен кабаттан бозу турында беркетмә төзелде. Ул 26 март һәм 14 майда уздырылган каршылык чарларында катнашкан, диелде. Активист үз гаебен танымый.

XS
SM
MD
LG