Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коррупциягә каршы көрәш фонды Ротенберглар милке турында видео чыгарды


Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды бертуган Борис һәм Аркадий Ротенбергларның һәм аларның гаилә әгъзаларының "эшмәкәрлеген" тикшерү турында видео чыгарды.

Тикшерү авторлары раславынча, видеоматериалларда - бизнесменнарның Рублевкадагы милке һәм Италиядәге вилласы. Аркадий һәм Борис Роттенберглар Русия президенты Владимир Путинның дуслары санала. Алар бергә Петербурда самбо секциясендә тренер Анатолий Рахлинда шөгыльләнгән булган.

Аркадий Ротенберг - миллиардер, Forbes журналы 2012 елда аның байлыгын бер миллиард доллар дип исәпләгән иде. Forbes язуынча, Борис Ротенбергның байлыгы 2010 елда 700 миллион доллар тәшкил иткән. Хәзер ул Русиянең иң бай бизнесменнары исемлегенә керә - 2015 елда Борис Ротенбергның байлыгы 1,5 миллиард доллар тәшкил иткән.

Аркадий Ротенбергның улы Игорь "Платон" системы җитәкчеләренең берсе диелә. Видео авторлары белдерүенчә, Италиядәге зур утар Игорь Ротенбергныкы. Әлеге утарның мәйданы Ватикан җирлегенәән биш тапкырга зуррак, дип әйтелә.

XS
SM
MD
LG