Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда бер кырымтатар гаиләсендәге дүрт ирне тоткарладылар


Полиция тентүеннән соң
Полиция тентүеннән соң

10 август Карасубазар (Белогорски) районындагы Өчкүз (Новоклёново) авылының Чехов урамында кораллы полиция төркеме күп балалы кырымтатар гаиләсендә тентү үткәреп гаиләдә булган ирләрне алып киткән.

Тоткарлау алдыннан урамны япканнар, беркемне җибәрмәгәннәр. Тентү вакытында телефон куллануны тыйганнар. “Хатыннарны, балаларны куркытып, тентүчеләр үзләрен тупас тотты. Җәмәгать сезнең ярдәмегез кирәк!”, дип язды социаль челтәрдә Лютфие Зудиева

Карасубазарда кырымтатарлар тоткарланганнарның гаиләләренә ярдәм, штрафларны түләү өчен бүген 6650 мең сүм акча җыйган. "Бер кеше дә юк димәде. Бу хәләл акча", диде акчаларны җыючы.

Җыелган акчалар
Җыелган акчалар

Акмәчет Тимер юл район мәхкәмәсе исә "украин диверсанты" дип игълан ителгән Редван Сулеймановны бер ел да сигез айга иректән мәхрүм итте,3 млн 500 сум күләмендә китергән зыянны түләтү хакында карар чыгарды. Бу хакта аның адвокаты Эмиль Курбединов хәбәр итте. Редван Сулейманов Акмәчет һава аланы, автостанцияләр, диңгез портларына шартлаткыч куелуы хакында телефон аша ялган хәбәр таратуга ярдәм итүдә гаепләнә. Ул 2014 елда Мәскәү Кырымны аннексияләгәннән соң Русия паспортын алудан баш тарткан, Украина ватандашы булып калган. Аның адвокаты Эмиль Курбединов мәхкәмә карары белән риза булмаганын Югары мәхкәмәгә мөраҗәгать итәчәген белдерде.

Редванның әнисе дә аның тоткарлануын һәм гаепләүен аннексия вакытында хәрби хезмәттә булган егетнең Русия паспортын алудан баш тартуы, Русиягә күчеп хезмәт итәргә теләмәве белән бәйли.

Адвокатлар ялгыз пикетта тоткарланган Караметовны яклый

Акмәчеттәялгыз пикетка чыккан 76 яшьлек Сервер Караметовны 10 таүлеккә иректән мәхрүм итү, 10 мең сүм штраф түләтү турында мәхкәмә карарына адвокатлар 10 августта шикаять юллаган.

Сервер Караметов мәхкәмә бинасында
Сервер Караметов мәхкәмә бинасында

Сервер Караметов "Путин! Безнең балалар террорчылар түгел! Кырымтатарларны гаепләүләрне туктатыгыз" дигән шигар белән Акмәчеттә Кырым Югары мәхкәмәсе каршына 8 августта чыккан иде.

Мәскәү Кырымна аннексияләгәннән соң биредә кырымтатарларны төрле гаепләүләр белән кулга алулар, эзәрлекләүләр гадәти хәлгә әверелде.

XS
SM
MD
LG