Берничә ай элек Facebook челтәрендә Малайзиядә белем алучы татар егете Айдар Әхмәдиевнең һинд киносында төшү язмасы таралган иде. Азатлыкта аның белән шунда ук сөйләшү теләге булса да, вакыт тыгызлыгы аркасында ул әңгәмә тормышка ашмый калды. Хәзер исә, Айдар Казанда булганда, без аның Али Фируз белән дуслыгы, кинода төшүе һәм Малайзиядә уку-тормышы турында әңгәмә кордык.
Айдар тумышы белән Казаннан. Финанс институтында укыган, шуның белән бергә Русия Ислам университетында да белем алган. Аны тәмамлаганда, Айдарга университетларның алмаш програмы белән Малайзиягә, Куала-Лумпурдагы Ислам университетына барырга тәкъдим иткәннәр. Бүгенге көндә Айдар анда икътисад белгечлегендә, магистратурада белем ала.
– Айдар, бу атна башында син Али Фирузны яклап, ялгыз пикетка чыктың. Урам чарасына нигә чыгарга теләдең? Курыкмадыңмы?
Али Фирузны мин үзем беләм, ул минем дустым
– Беренчедән, Али Фирузны мин үзем беләм, ул минем дустым. Без бергә Казанда, Ислам университетында укыдык. Шуңа күрә чыгарга да булдым, якларга кирәк дип уйладым. Ул көнне Русиядә һәм башка илләрдә күп кенә кеше урамга чыгып, Али Фирузны яклады. Казан да бу чарада катнашсын дип уйладым.
Борчылырга, әлбәттә борчылдым. Өйдә ашаганда, “бу минем бүгенгә соңгы ризыктыр” дип уйлап куйган идем хәтта. Шуңа карамастан, мин чыгарга тиеш идем, ул минем дустым бит. Яныма полиция дә килмәде, берни әйтүче дә булмады.
– Али Фирузны Русиядә калдыру карары кабул ителде. Монда бу урам чараларының файдасы булдымы, ничек уйлыйсың?
– Юк, минемчә, күбрәк Европа мәхкәмәсе карары тәэсир ясагандыр. Мин чыккан пикетның максаты – медиада Алиның проблемына игътибарны арттыру һәм аңа “син ялгыз түгел, без синең белән” дип теләктәшлек күрсәтү иде.
Али үзе миңа күптән түгел “әйдә, Мәскәүгә кил, күрешик”, дигән иде. Август азагында Германиягә китәргә җыена иде, китеп өлгермәде. Хәзер исә үзе белән аралаша алмыйм, Мәскәүдәге дуслар аша гына элемтәдә торабыз.
– Казанда туып үскәнеңә карамастан, үзең татарча яхшы беләсең, иркен аралашасың. Телне син күбрәк гаиләдә өйрәндеңме, әллә мәктәптәме?
Көчле татар теле укытучысы роле дә зур.
– Өйдә без катнаш телдә сөйләшәбез – русча-татарча. Дәү әниләрем белән күбрәк татарча аралаштым. Әни мине татар сыйныфына илтте. 65нче татар-рус мәктәбендә фәннәрне өлешчә татарча укыдык. Шуңа, татарча иркен сөйләшүемдә мәктәп роле зур, дип уйлыйм. Сыйныфташлар белән дә тәнәфесләрдә татарча аралаштык. Әле дә, күптән түгел сыйныфташларым белән күрештек, татарча сөйләшәләр, яраталар. Шуңарга татар мәктәпләренең тәэсире көчле дип саныйм, көчле татар теле укытучысы роле дә зур.
– Гомумән, татар теленә, Татарстанга синең бераз читтән карау мөмкинлегең дә бар. Татар теле хәлен ничек бәяләр идең, аны ничек зуррак үстереп була дип саныйсың?
– Татар теленә рус теле тәэсире бик көчле, монысы сизелә. Гаиләмдә дә апаларымның балалары татарча бик сөйләшмиләр шул, кызганыч. Үстерү ягыннан, беренче тривиаль фикерем – гаиләдә тырышып татарча сөйләшү, балаларга татар телен яраттыру кирәк. Мәктәп тә, белем бирү дә баланы формалаштыруда зур роль уйный, үз мисалымда моны бик яхшы сиздем.
Моннан тыш, татар телендә медиа, телевидение үсәргә тиеш: карарлык контент, продукт булырга тиеш. Казанда татарларга очрашу, аралашу платформалары кирәк, күбрәк милли чараалар оештыру кирәктер дип саныйм.
– Facebook челтәрендә синең Малайзиядә фильм төшү күренеше булды. Аны да аңлатып китче, бу вакыйга ничек булды?
– Дөресен әйткәндә, мин моны бары мәзәк буларак кына кабул итәм. Эш шунда: чит илләрдән килгән студентлар эш эзли. Малайзиядә массовкада уйнау – иң җиңел акча эшләү ысулы дияр идем. Сәбәбе – Европадан, Русиядән килгән ак тәнле кешеләргә кинода ихтияҗ зур, без анда бик кирәк.
Мин үзем төп кастингта катнашкан идем, анда уза алмадым, миңа “син бик яшь” диләр, безгә 30 яшьлекләр кирәк. Миңа 30 яшь булса да, алмадылар. Шулай итеп, массовкада гына уйнарга туры килер иде. Шунда минем өчен бик уңышлы гына булган проблемнары барлыкка килде: бер эпизодик рольгә кеше җитмәде. Уңышлы гына бу роль миңа эләкте.
Бу полиция тормышы турында популяр һинд фильмы иде. Көньяк Һиндстанда Боливудка көндәш булган фильм студияләре бар. Менә алар Малайзиягә килеп, фильм төшергәннәр дә. Шуны әйтер идем: фильм төшерү процессы аларда бик буталчылыклы, тәртип юк. Сценарийны шунда ук язалар диярлек. Шуңа минем кебек очраклар еш буладыр дип уйлыйм.
– Малайзиядә татарлар бармы, алар белән очрашканың бармы? Студентлар, бизнесменнар бардыр, бәлки?
– Татарлардан күп дигәндә унлап кеше бардыр. Без Казаннан биш студент бар. Университетта Эльмира апа исемле татар профессорыбыз бар, ул миңа беренче сыйныфта укыта иде. Татар гаиләсе, баласы Малайзиядә туып үсүенә карамастан, татарча иркен сөйләшә.
Казан студентларының WhatsАpp аралашу төркеме бар, анда башкалар күбрәк русча сөйләшә шул, мин исә татарча язарга тырышам. Болай, кешеләр сораганда һәрвакыт үземнең Татарстаннан булуымны әйтәм, “ул нәрсә соң?” дигәннәренә “Русиянең бер штаты” дим.
– Гомумән, Малайзиядәге тормыш ничегрәк? Яшәү шартлары яхшымы? Бераз илдә яшәү турында сөйләче.
– Малайзиядә тормыш илнең төрле урыннарында төрле, әлбәттә. Мисал өчен, көнчыгыш өлешендә нефть бар, ләкин аның табышы башкалага китә, шуңа көнчыгышта халык ярлырак яши, ләкин тормыш дәрәҗәсе түбән дип әйтмәс идем. Башкала Куала-Лумпурда икътисади проектлар күп, күктерәү биналар төзелә, үсеш зур. Хәзерге вакытта исә илдә ришвәткә бәйле низаг бара, бераз торгынлык сизелә, инвесторлар Малайзиягә бераз саграк карый.
Дин ягыннан Малайзиядә рәхәт. Мөселманнарга барлык шартлар бар, һәр йортта, сәүдә үзәгендә, бинада намаз уку бүлмәләре бар. Ашау бөтен җирдә хәләл. Ислам банклары бар. Дини каналлары, тапшырулары бар. Шул ук вакытта башка диннәр дә кысылмый, мәсәлән, хатын-кызга мәҗбүри яулыклы чыгу кебек чикләүләр юк.
Малай халкы үзе бик оялчан. Кычкырып сөйләшү аларда әхлаксызлык булып санала. Бездә “ник алай утырасың? Юләрме әлә? Кеше бул!” дип әйтүләр гадәти саналса, аларда бу дорфалык булыр. Низаглар булганда да, алар беркайчан йөзгә бәреп әйтмиләр. Аеруча чит ил кешеләре алдынада оялу, тыйнаклык булу бар.
Илдә төрле милләт һәм дин вәкилләре бик күп булса да, катнаш никахлары бик аз. Сәбәбе шул: илдә гаилә институтлары бик көчле, малай халкы күбрәк аерым тора. Элек малай халкы, нигездә, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә иде. Хәзерге вакытта исә малай халкы өчен уку йортларында квоталар каралган, өстенлек бирелә.
– Малайзия турында үзеңә ошаган һәм ошамаган нәрсәләрне әйтә аласыңмы?
– Иң ошаганнардан, беренчедән, мәңгелек җәйне әйтер идем. Күп кешегә бик эссе булса да, шаяртып, “мунча” дип әйтәләр дә, миңа андый һава торышы бик ошый. Өстәвенә, җәйге җиләк-җимешләр бик тәмле. Икенчедән, кешеләр бик тәрбияле, тәртипле. Анда беркайчан да кычкыру, ямьсез эндәшү очраклары булмый. Казанга кайткач, мәдәни шок кичергән идем, урамда кычкырышу, сүгенү, хәтта транспортта сугышу очракларына тап булдым. Малайзиядә исә тыныч, рәхәт. Өченче яраткан нәрсә – Исламны тоту җиңел. Инде әйткәнемчә, канун нигезендә һәр урында мәчетләр, намаз бүлмәләре бар, ризыклары да хәләл.
Ошамаган якларга килгәндә, ришвәтне әйтер идем. Аеруча полиция ришвәтчелеккә дучар. Мигрантларга, ак тәнлеләргә акчалы кешеләр буларак карыйлар. Бер тапкыр паспортымны онытып чыккан идем, полиция туктатты. “Әйдә, сине полиция үзәгенә алып барабыз, яки миңа чәйгә акча кирәк”, диләр. Мондый очракта бирергә мәҗбүрсең, чөнки полициядә берничә көн утыру теләге юк, әлбәттә. Акча алганда да, “бу хәләлме?” дип сорыйлар. Имеш, хәләл дип акча бирсәң, алар үзләрен пакь һәм гөнаһсыз кала дип уйлыйлар, күрәсең.
Фильмга төшү алдыннан:
Тагын бер минус – халыкның бик акрын эшләве. Мәгариф системы шулай көйләнгән: укытучыларны хөрмәт кенә итмиләр, алардан ниндидер курку да бар. Шуңа бәйле аларда укытучыларга каршы төшү, бәхәсләшү, үз фикереңне белдерү юк. Хәтта университетларда да дискуссияләр – гадәттән тыш хәл. Мөгаллим менә моны эшлә, шул җитә дип әйтә, һәм алар үз инициатива белән эшләргә күнекмәгән. Шуңа бәйле үскәч тә, аларның инициативасы юк, җавапсызлык, акрын эшләү хас. Ләкин халыкның ачык күңелле һәм тыйнак, әдәпле булуы алар белән аралашуны җиңеләйтә.