Accessibility links

Кайнар хәбәр

Youtube'та испанча Казанны таныткан Айсылу: "Мин – Казан җанатары"


Айсылу Вәлиева
Айсылу Вәлиева

Youtube челтәрендә испан телендә блог алып баручы Айсылу Вәлиева еш кына Казан, Татарстан, татарлар турында кызыклы видеолар төшерә, татарларны испан телле дөньяга таныта. Азатлык аның белән Казан һәм Татарстанның испаннарга кайсы яклары белән кызык булуы турында сөйләште.

Айсылу – Чаллы кызы, университетка укырга кергәч Казанга күчкән. Икътисад белгечлеген тәмамлаган. Хәзерге вакытта ул Taler film киноширкәтендә эшли, буш вакытында Youtube'та испанча блог алып бара.

– Беренче чиратта, сез үзегезнең ничек видеоблогер булып киткәнегезне аңлатып бирегезче.

Беренче бала тугач, декретта берәр шөгыль табарга теләдем, шулай итеп видеолар төшерә башладым. Казан, төрле матур җирләр, кызыклы чаралар, Русия һәм Татарстанда яшәү, көн итү турында кызыклы видеолар ясый башладым.

Каналымда язылучылар саны күбәя башлагач, төшерә торган камераларны алыштыра башладым, сыйфатны арттыра башладым. КФУда тәрҗемәчегә өйрәнгәч, Латин Америкасыннан килгән төрле йолдызларның тәрҗемәчесе булып эшли башладым, шул ук вакытта каналыма алар белән әңгәмә әзерләдем. Мисал өчен, Наталья Орейро, Факундо Арана, Роналдиньо, Мексиканың футбол җыелма такымы, Red Bull air race чарасында катнашучы очучылар һ.б. кызыклы кешеләр белән испанча видеолар әзерләдем.

Айсылу Вәлиева блогы: сабан туе турында язма:

– Испан телен шактый сыйфатлы дәрәҗәдә беләсез. Аны КФУда өйрәндегезме?

– Башта буш вакытым булганда, мин гел яңа сүзлэр өйрәнә идем. ЕШКО дип аталган дистанцион тел өйрәнү курсларында бераз өйрәндем. Аннан соң исә КФУда тәрҗемәчелек бүлегендә укып чыктым. Шунысы мөһим: телне өйдә үзең никадәр өйрәнсәң дә, практика, телне гамәлдә куллану кирәк. КФУда уку шул яктан ярдәм итте. Мине блог аша танучылар да гел Казанга килеп тора, аларга шәһәрне күрсәтәм, йөртәм. Бу да миңа тел практикасы булып тора.

– Сезнең видеоларыгыз арасында Казан, Татарстан турында язмалар күп. Бу темага нигә еш сөйлисез?

– Дөресен әйткәндә, мин – Казан җанатары. Гел аның турында сөйлим. Дөньядагы барлык шәһәрләр арасында бары Казанда гына яшисе килә, безнең шәһәр искиткеч матур. Шуңа бу гүзәллекләрне дөньяның башка илләрендә яшәүчеләргә дә күрсәтәсем килә.

Күп кеше минем видеоларны караганнан соң Татарстанга, Казанга килә, безнең туган якны үз күзләре белән күрәселәре килә, кайберәүләр хәтта монда укырга, яшәргә калалар. Универсиада алдыннан ук испан теллеләргә Казан турында сөйлим дигән идем, ул вакытта мине белмәгәннәр диярлек. Бу җәйдә Конфедерация беренчелегенә килгән күпчелек мексиканнар мине беләләр, каналымны карыйлар булып чыкты!

– Каналдагы комментларга һәм үзегезнең аралашуларга нигезләнеп, шуны әйтегез: испаннар, мексиканнар татарлар, Татарстан турында күпме белә, таный? Гадәттә, нәрсә турында белә, кызыксына?

– Ин кызыклысы шул: элек күп кеше Казанны Казакъстан башкаласы дип уйлый иде, хәзер бу стереотип өлешчә юкка чыкты. Башта испан телендә Казан, Татарстан турында мин генә сөйләсәм, хәзер төрле чемпионатлар, футбол, халыкара ярышлар аркасында испан телле телеканаллар да хәбәр итә, күрсәтә.

Айсылу Вәлиева блогы: Болгар турында язма

Гадәти әйберләрдән тыш, кайбер язылучыларым татарлар, Алтын Урда тарихы белән кызыксына. Мисал өчен, бер видеоязмада мин үземчә болгар-татар тарихын сөйләдем. Шунысы гаҗәп: видеоларымны хәтта кайбер Латин Америкасы университетларында да күрсәтәләр икән!

– Татарстан, татарлар турында видеоларны испан телле халык ничек кабул итә? Бу тема аларга ошыймы?

– Нык кызыксыналар, гел миннән яңа видео ясауны сорыйлар. Аеруча Казанга килгән латинамериканнар фикерләрен дә өстәп куйсам, шуны бик яратып карыйлар. Казанда кышын кар явуга нык гаҗәпләнәләр, алар өчен бу – шок. Шулай ук алар архитектурабыз, Кол Шәриф мәчете, Казан Кирмәне белән сокланалар. Казанга меңнән артык ел булгач, тарихы белән нык кызыксыналар, төрле татар риваятьләрен яраталар. Бер тапкыр, "Казаныгызга килеп, Кабан хәзинәләрен табып бирермен әле" дип әйткәннәр иде. Араларында татар телен өйрәнергә теләүчеләр дә бар. Татар, рус кызларына өйләнеп, гаилә корырга теләүчеләр дә табыла.

– Чили телеканалында да чыгыш ясагансыз. Анда нәрсә турында сөйләдегез?

– Былтыр да, быел да мин Чили телеканалында Русия турында тапшыруларда катнаштым. Латин Америкасында футболны бик нык яраталар, шуңа Конфедерация беренчелеге узган һәр шәһәр турында тапшыру әзерләделәр. Мин Казан белән Мәскәү турында сөйләдем.

Чили телеканалында Айсылу катнашында Казан турында чыккан тапшыру:

Казанда нинди яхшы кафе-рестораннар бар, бәяләр ничегрәк, кайларда кызыклы ял үткәреп була, нинди һәдияләребез бар, нинди матур урыннарыбыз бар – боларны барысын әңгәмәдә сөйләдем. Шулай ук Мексика телеканалында да әңгәмә биргәнем бар. Быел тагын бер зур телеширкәт белән бергә эшләргә телибез.

– Берничә видеоны русча да төшергәнсез. Ә татарча видеоларны ясарга теләк юкмы? Мисал өчен, Испания турында татарча видеосәяхәт кебек язма кызык булырмы, ничек уйлыйсыз?

– Мин видеоларымны Испания һәм Латин Америкасы халкы өчен төшерәм бит, канал аудиториясе шул. Аларга Казан, Татарстанны танытам. Русча ясаган видеоларымның карау саны зур түгел. Татар телендә әлегә видео төшерүне уйламаган идем.

– Үзегез татар телен көнкүреш тормышта кулланасызмы, сөйләшәсезме? Татар телен үстерүгең нинди юлларын күрәсез?

Айсылу гаиләсе белән
Айсылу гаиләсе белән

– Кызганыч, шәһәр эчендә татарча сөйләшүчеләр әзрәк шул. Урамнарда күбрәк рус теле яңгырый. Үзем татарча сөйләшергә тырышам, ләкин әйләнә-тирәдә күбрәк русча сөйләшергә туры килә. Дәү әти һәм дәү әниемә рәхмәт, татар телен миңа алар өйрәттеләр. Үземнең балаларым белән дә татарча сөйләшергә тырышам, тик алар да мохит басымы белән күбрәк русча җавап бирә.

Тел үсеше өчен, беренче чиратта гаиләләрдә балаларга татарча өйрәтү кирәк, дип уйлыйм. Балалар бакчалары, татар мәктәпләрен дә күбрәк ачарга кирәк, анда татарча аралашу, куллану мохитен булдырырга кирәк. Милләт киләчәге – балалар, аларның тәрбиясенә күбрәк игътибар бирергә кирәк.

XS
SM
MD
LG