Accessibility links

Кайнар хәбәр

Антимонополия хезмәте Казан хакимиятенең Парижда Сабантуйны нинди акчага уздыруын тикшерә


Парижда Сабантуй
Парижда Сабантуй

Тикшерү уздыруны сорап Казан активисты Иван Климов мөрәҗәгать иткән. Ул анда бюджет акчалары да булган дип шикләнә.

Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстандагы идарәсе Казан хакимиятенең май аенда Париждагы Сабантуйның нинди акчага уздырылганын тикшерә. Тикшерү уздыруны сорап Казан активисты Иван Климов мөрәҗәгать иткән.

Климов Азатлыкка әйтүенчә, республика казначылыгыннан акчалар Казан шәһәр казначылык бүлегенә күчерелгән. "Миңа бу хакта хисапчылар әйтте. Монда сүз 18 миллионлап сум турында бара. Бюджеттан тыш акчалар, диләр. Алар әлбәттә яшерәчәк инде. Мин бюджет акчалары да булгандыр дип шикләнәм. Монополиягә каршы хезмәт ике ай дәвамында тикшерүне сузып килде. Хәзер алардан ниндидер документлар сораганнар", диде ул.

Сабантуй бәйрәме 25 май Парижның Эйфель манарсы янында, Марс кырында үтте. Анда Казаннан махсус очкыч белән 500ләп кеше килде, Шулай ук Европа илләреннән татарга да, Татарстанга да бернинди катышы булмаган, хәтта татарны сөймәүче кешеләрнең бушлай барып Париж карап, бәйрәм итеп кайтканлыгы ачыкланды.

XS
SM
MD
LG