Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бигиевка каршы чыгу искелектән китәргә теләмәү белән бәйле булган"


Муса Бигиев (1873-1949)
Муса Бигиев (1873-1949)

АКШта төрек милләтеннән булган Сәлҗүк Алтынташ докторлык диссертациясе темасы буларак Муса Бигиевны сайлаган. Ул аның дини хезмәтләрен өйрәнә.

Төрек галиме Сәлҗүк Алтынташ (1983) АКШның Висконсин университетында Муса Бигиев турында докторлык диссертациясе яза. Измир университетында укыган галим Әстерхан татар газетларын өйрәнеп магистр дәрәҗәсенә җитә. 2006 елда АКШка күченә һәм христиан-мөселман диалогы темасын өйрәнеп тагын бер магистр дәрәҗәсен ала.

Азатлык Алтынташ белән аның ни өчен фәнни эш буларак нәкъ Муса Бигиевны сайлавы хакында сөйләште.

– Муса Бигиевны кайдан белдегез, аның шәхесе белән ничек таныштыгыз?

– Төркиядә әле университетта укыган чагымда безгә "Төрки әдәбияты" дигән курс нигезендә белем бирделәр. Без татар, казакъ, кыргыз, азәрбайҗан һәм башка төрки әдәбияты һәм иҗатчылар, галимнәр белән танышкан идек. Шулар арасында Муса Бигиев та бар иде. Аның шәхесе һәм иҗаты белән кызыксындым.

– Бигиев иҗатының кайсы юнәлешләрен өйрәнәсез?

– Диссертациямдә күбрәк Муса Бигиевның дини хезмәтләрен өйрәнәм. Ул исламны ничек итеп күрүен, Русия мөселманнары һәм аеруча татарларга ислам тәэсире турындагы хезмәтләрен тикшерәм.

– Мөселманнарның Бигиев турында фикерләре төрле, аны кабул итмәгәннәре дә бар. Мисал өчен аның "Кеше никадәр гөнаһлы булса да, ул барыбер җәннәткә керәчәк" дигән тәгълиматы бар. Шулай ук “Озын көннәрдә ураза тоту” дип исемләнгән китабында “Төн булмаган урыннарда ураза тотмаска да ярый” дигән фикер әйтә.

Сәлҗүк Алтынташ
Сәлҗүк Алтынташ

– Әйе, бу мәсьәләләр бик кызык, аларга бәйле Бостонда узган ел конференциядә дә чыгыш ясадым. Чыннан да Бигиевта җәннәтнең бары тик мөселманнар өчен түгел, барлык кешеләр өчен дигән фикере булган. Шулай ук төньякта, кояш батмаган җирләрдә уразага бәйле үзенчәлекле карашлары да булган, алар хезмәтләрендә теркәлгән.

Бу фикерләр ул вакытта ук дин галимнәре тарафыннан тәнкыйть ителгән, кабул ителмәгән, Русия мөфтияте дә аны кабул итмәгән. Ләкин бүгенге көндә бу тәгълиматларга башкача карарга кирәк, аларда бер өлеш хаклык бар икәнен күрәбез. Галим буларак түгел, мөселман буларак, бу фикерләр хакыйкатькә якын дип уйлыйм.

– Кайбер имамнарның бу фикерләрне кабул итмәвен ничек аңлатыр идегез?

– Бигиевны кабул итмәүчеләр – күбрәк ул вакытның мәчет имамнары, мөфтият вәкилләре. Шуны аңларга кирәк: Бигиевның ислам моделе дөньяга заманча карашлы, мөселман булмаганнарга ачык, чикләнмәгән, диннең даирәсен киңәйткән, сыгылма дин моделе булган. Әлбәттә, бу шул вакыттагы дин әһелләре һәм аеруча рәсми дин әһелләре фикерләре белән туры килмәгән.

Бигиев Русиядәге казыйларга урыс телен белү шарт дигән фикерне алга сөргән. Дин әһелләренә урысча белем алу кирәклеген әйткән. Әлбәттә, ул заман дин әһелләрендә андый караш булмаган. Ягъни, Бигиевка каршы чыгу күбрәк искедән килгән гадәтләр белән яшәү теләге, динне элеккедән ничек өйрәнелгән, шулай аңлату карашыннан килә.

– Бигиевның Коръән тәфсирен дә кабул итмиләр, моның сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез?

– Муса Бигиев Коръән тәфсирен 1910нчы елларда башкара, 1912 елда аны бастырырга карар кыла, “Өмид” нәшрияте белән бастыру турында килешә. Бу хәбәр халык арасында тарала, аның турында мөфтият тә белә һәм тәфсирне бастырмас өчен нәшриятка басым ясый. Шулай итеп тәфсир чыкмый кала. Уз заманда Коръән тәфсирләренә бәйле бәхәсләр, каршылыклар еш булган. Госманлы дәүләтендә дә бәхәсләр күзәтелгән.

Муса Бигиев

Муса Җаруллаһ Бигиев (1873-1949) – күренекле татар дин белгече, фәлсәфәче, публицист, ХХ гасыр башындагы Русия мөселманнарының алдынгы карашлы җәдитчелек хәрәкәте вәкилләренең берсе. 1873 елда Пенза губернасында дөньяга килә, соңрак гаиләсе Ростов-Донга күченә.Ростовта училище тәмамлый, Бакчасарай, Казан, Бохара мәдрәсәләрендә укый, Каһирәдә иң борынгы мөселман университеты булган Әл-Әзхәрдә белем ала.

Соңрак Петербурга күченә, “Иттифак әл-Мөслимин” фиркасен төзүдә катнаша. Мөселман корылтайларында актив катнаша. Коръән тәрҗемәсен ясый, ләкин мөселман руханилары арасындагы каршылык аркасында ул чыкмый кала. Исламны аңлауда үзенчәлекле фикердә булу сәбәпле аны хәтта “Мөселман Лютеры” дип атаганнар.

1930 елда Совет Берлегеннән эмиграциягә китә. 1949 елда Каһирәдә вафат була.

2010 елда тарихчы Әлмирә Таһирҗанованың Муса Бигиев турында ике томлы китабы басылды. Мин 2016 елда Казанда булганда аның копиясен алдым. Беренче томда Бигиевның Коръән тәрҗемәсе бирелгән. Аны укыганда телнең татарча түгел, госманлы төрекчә булганын күрдем. Мин беләм ки: Муса Бигиевның теле чиста татарча иде. Күренекле галим Юлай Шамилоглу белән күрешкәч, ул да: "Бу Бигиевның тәрҗемәсе булмаска да мөмкин" дип фараз кылды. Шуны аңладым: бу Бигиев тәрҗемәсе түгел. Ул 1926 елларда басылган, Коръәннең төрекчәгә беренче тәрҗемәләренең берсе булган Сөләйман Тәүфикъ тәрҗемәсе булып тора. Таһирҗанова китабына исә ул ялгыш Бигиев тәрҗемәсе дип кергән, ләкин, кызганычка, ул аныкы түгел.

– Бигиев еш кына чит илләрдә йөргән. Ни сәбәпле?

– Бигиевның чит илләрдәге сәфәрләрен ике чорга аерырга кирәк. Берсе 1930 елга кадәр, ә аннан соң инде хакимияткә большевиклар килүгә бәйле сәфәрләр.

1930 елга кадәр ул Гарәбстан, Госманлы дәүләте, Мисыр, Сүрия, Һиндстанда була, бу илләрдә ул дини белем ала, мәдрәсәләргә йөри, белем туплый. Финляндиягә дә сәфәр кыла, анда ул “Озын көннәрдә ураза” китабын яза. Русия империясе эчендә дә Кырым, Киев, Казакъстан, Бохара, Сәмәркандка да сәфәр кыла. Бу сәфәрләрнең максаты – белем алу.

Большевиклар хакимияткә килгәч, аның сәяхәтләре сәяси төсмер ала, ул большевикларга каршы хәрәкәтләрдә катнаша.

1930 ел азагында исә Бигиев Совет Берлегеннән китәргә карар кыла. Әфганстан, Һиндстан, Япония, Мисыр, Төркия, Германия, Финляндия кебек илләрдә була. Япониядә ул Габдерәшит Ибраһимов белән аралаша, Токио мәчетендә күпмедер вакыт имам булып тора. Берлинда берничә китап чыгара.

Гомеренең азагында туган якларына кайту теләге булган, “үтерсәләр дә, кайтасым килә” дигән. Хәләл җефете Әсма ханымны һәм алты баласын бик сагынган, кайтырга ниятләгән, ләкин дуслары, аның тормышына куркыныч янау сәбәпле аны җибәрмәгән. Бигиев 1949 елда Каһирәдә вафат була.

– Бу сәфәрләрдә ул нинди акчаларга яшәгән?

– Кызык сорау. Беренче чор, белем алу сәфәрләрендә аңа акчаны әнисе җибәргән. Дөресен әйткәндә, Бигиевның артык күп акчага ихтыяҗы булмаган. Мәсәлән, аның Бәйруттан Сүриягә җәяү баруы билгеле. 1904 елдан соң ул газетларда актив яза башлый, китаплар чыгара, шулардан акча юнәтә. Шулай ук татар байлары да аңа финанс ярдәм күрсәтә. Аеруча Финляндия татарлары аңа мулдан булыша.

Совет Берлегеннән чыгып киткәч, аның нинди акчага яшәвен төгәл әйтеп булмый. Шунысы гына билгеле: Япониядә ул алтын тешен сатырга мәҗбүр була.

– Соңгы араларда Европада ЛГТБ мәчетләре турында хәбәрләр бар. Мисал өчен, күптән түгел Берлинда мондый мәчет ачылды, берничә ел элек Даниядә дә андый мәчет турында хәбәр булды. Сезнеңчә, Муса Бигиев безнең арабызда яшәсә, болар турында ни дияр иде? Һәм үзегезнең фикерегез нинди?

– Муса Бигиев киң карашлы һәм прогрессив кеше була. Ислам христианнар 30-40 ел элек узган юлны уза дип әйтер идем. Бигиев мондый мәчетләрне хуплар иде дип уйламыйм. Шул ук вакытта ул бик ачык кеше булган һәм кешеләргә хөрмәт белән караган. ЛГБТ вәкиле булганга гына кемгәдер кара йөз күрсәтмәс иде.

Сәлҗүк Алтынташ (1983) төрек галиме. Тумышы белән Төркиянең Орду шәһәреннән. Измир университетында укыган. Әстерхан шәһәрендә чыккан беренче татар гәзитләрен өйрәнеп, магистратура тәмамлаган. 2006 елда Америкага күченгән, христиан-мөселман диалогы темасына икенче тапкыр магистр дәрәҗәсен алган. Хәзерге вакытта Висконсон университетында докторантурада укый, Муса Бигиев турында диссертация яза.

XS
SM
MD
LG