Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 18:44

"Мәгариф" филиалы мөдире Сөмбел Таишева Азатлыкка Рифә Рахман күтәргән проблемнарга карата аңлатмалар бирде.

Азатлыкта "Рифә Рахман: "Мәгариф" мөдире Ркаил Зәйдулланы һәрьяклап сындырырга тырышты" дигән мәкаләгә сайтта фикер белдерүчеләр йөздән ашты. Анда галимә, язучы Рифә Рахман сүзләрен хуплаучылар да, һәм шулай ук "Мәгариф" филиалы җитәкчесе Сөмбел Таишевага теләктәшләр дә бар.

Фактларны бозып язган вакытта юристлар аша эш итәчәкмен

Азатлык Рифә Рахман белән әңгәмәдән соң, 8 августта Таишевага сораулар белән хат язган иде, әмма җавап булмады. Казандагы хәбәрче Сөмбел ханым белән элемтәгә кергәч, ул мәкаләне укып чыгуын һәм язмада күтәрелгән проблемнарга карата: "сезгә күпме командировочный акчалары түләнү, нинди кунакханәләрдә торулары турында бөтен документларны күрсәтә алам", диде. Фактларны бозып язган вакытта юристлар аша эш итәчәге белән дә кисәтте.

Рифә ханым Азатлык белән әңгәмәдә редакция машинасы белән бик сирәк очракта гына юлга чыга алулары, сәфәрдән кайткач "Мәгариф" җитәкчелегенең күп акча бетердегез дип гаепләүләрен сөйләгән иде. Таишева эш машинасын шәхси максатларда куллана дип тә белдерде ул. Редакциядә хезмәткәрләргә басымның төрле ысуллары, аерым алганда, дөреслеккә туры килмәгән документлар тутырылуны да әйтте. Рифә ханым сүзләренчә, "Мәгариф" филиалыннан 20дән артык кеше китәргә мәҗбүр булган.

Сөмбел ханым Азатлык белән әңгәмәдә "20 кешенең эштән китүе дөрес мәгълүмат түгел, сез аны кадрлар бүлеге аша тикшерә аласыз", диде.

Кешеләр даими эш урыннарына күчеп китә

"Мин эшкә килгәндә декреттагылар бәби ялына киткән иде. Миңа кадәр алар вакытлыча декреттагылар урынына гына килгән булган. Система шундый – вакытлыча гына эшләмәс өчен кешеләр даими эш урынына күчеп китәләр.

Журналистлардан анда кемнәр соң? Мәсәлән, Руфия (Рәхмәтуллина – ред.) "Татарстан" журналына күчеп китте. Эльза Васильева (Хәммәтова) миңа кадәр килгән кеше иде, ул "Сәхнә" журналына күчте. Бу журнал безнең катта урнашкан. Нурия апаны (Әлмиева – ред.) без, киресенчә, үзебез чакырып алдык. Ул чирек хезмәт хаклы эштә иде, тулы ставкага күчте. Безнең урынбасар булып эшләгән Рамилә (Уваева – ред.) бар иде, ул шәһәрдән читтә яшәгәнгә, ике транспорт белән эшкә йөрде, ике бәләкәй баласы булганга: "Сөмбел Нурисламовна, минем шундый проблемнар килеп чыкты, мин яңадан балалар бакчасына кайтам", дип белдерде", ди Таишева.

Рифә Рахманга килгәндә исә, Таишева сүзләренчә, аны бәби ялына киткән хезмәткәр урынына гына алган булганнар.

Рифә Рахманга килгәндә, аны Ркаил Зәйдулла эшкә алуны үтенде

"Ул редакциядә ("Гаилә һәм мәктәп" журналы - ред.) биш урын, алар арасыннан дүрт хатын-кыз бала табып декрет ялына киткән булган. Рифә Рахманга килгәндә, аны Ркаил Зәйдулла эшкә алуны үтенде, чөнки мөхәррир Радик Сабиров аны "Идел" журналыннан эштән җибәргән булган.

Кызганыч, ул (Рахман – ред.) редакциядә үзен бик үк матур тоткан дип әйтә алмыйм. Берничә тапкыр аның белән безнең редакциядәге кешеләр арасында, мисал өчен урынбасар, менеджерлар бүлеге һәм тагын башкалар белән низаг чыккан. Конкрет шул кешеләрдән миңа гариза килде", ди Таишева.

Сөмбел ханым сүзләренчә, җитәкче бүлмәсеннән кала “Мәгариф” филиалына караган басмалардагы хезмәткәрләр барсы да бер зур бүлмәдә утыра. Янәсе, Рифә Рахманның "теләсә нәрсә сөйләвенә түзә алмаганнар" аерым бүлмә дә сорап алган.

"Безнең әхлак кодексы, хезмәт килешүе бар. Кеше вакытында (эшкә – ред.) килергә һәм китәргә, командировкага баруын да алдан әйтергә тиеш. Гаризалар килгәннән соң без коллективны җыйдык, аңа аңлаттык. Аның ягыннан да аңлатма язуын алмакчы идек", ди Таишева.

Азатлыкка әңгәмәдә Рифә Рахман Таишеваның эш машинасын шәхси максатларда, гаиләсен йөртү өчен куллануы турында да белдергән иде.

Мин үз машинамда йөрдем

Әлеге мәсьәләгә карата Таишева: "Мин гомумән эшкә үземнең машина белән йөрдем. Безнең машиналар канун ничек таләп итә, шул рәвешле командировкага чыга. Машина ватылган килеш "Татмедиа"ның машина кую урынында торды. Әнә шул сәбәпле үз машинамда йөрдем. Ничек мин машинаны шәхси максатларда кулланыйм? Сез аны карточка аша күрә аласыз. Мин көне буе эштә, төшке ашка да чыга алмыйм. Ркаил абый үзенә бүлмә соратып алды. Мин аңа үзем утырган бүлмәне биреп, коллектив янына күчтем. Коллектив минем кайчан эшкә килгәнне һәм кайчан киткәнне күрә. Эшкә килмәгән кешедән мондый сүз ишетү бигрәк тә кызык", диде ул.

Таишева сүзләренчә, “Мәгариф” – икенче яртыеллыкка планны үти алмаган бердәнбер журнал. План 86 процентка гына үтәлгән.

* * * *

"Гаилә һәм мәктәп" журналы 2013 елның август аеннан нәшер ителә. Журнал 48 биттә айга бер тапкыр чыга һәм Татарстанда, Русиядә тарала. "Гаилә һәм мәктәп" журналы "Татмедиа"ның "Мәгариф" журналы филиалына керә. Бу филиалның җитәкчесе – Сөмбел Таишева, ул "Мәгариф" журналының баш мөхәррире вазифасын да башкара. Моннан тыш, Таишева "Татмедиа" ширкәте җитәкчесенең корпоратив үсеш урынбасары да.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG