Accessibility links

якшәмбе, 20 август 2017, Казан вакыты 16:21

Рифә Рахман: "Мәгариф" мөдире Ркаил Зәйдулланы һәрьяклап сындырырга тырышты"


Ркаил Зәйдулла һәм Рифә Рахман Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Пермь өлкәсе Барда районында узган очрашуда

Язучы һәм галимә Рифә Рахман, елга якын вакыт эчендә басымга түзә алмыйча, Сөмбел Таишева җитәкчелендәге "Мәгариф" филиалыннан 20дән артык кеше китәргә мәҗбүр булды дип белдерә.

Июль аенда "Гаилә һәм мәктәп" журналын җитәкләгән Ркаил Зәйдулла һәм әлеге басманың бүлек мөхәррире Рифә Рахман эштән китте. Бер елга якын вакыт эчендә Сөмбел Таишева җитәкчелек иткән "Мәгариф" филиалыннан, аңа "Гаилә һәм мәктәп" тә керә, егермедән артык хезмәткәр эштән китәргә мәҗбүр булган.

Язучы, галимә Рифә Рахиман сүзләренчә, бердәм коллектив инде берәм-берәм таратылган, алар урынына йомшаклар, куркаклар һәм директор белән шәхси бәйләнештәге кешеләр тупланган.

Азатлык Рифә ханым белән редакциядәге вазгыять, эштән китү сәбәпләре турында сөйләште.

Рифә Рахман
Рифә Рахман

– Рифә ханым, сезне "Гаилә һәм мәктәп"тән китәргә этәргән төп сәбәпне әйтсәгез иде.

– Миңа, кит, дип әйтүче булмады. Мин, китүем белән, Ркаилнең хәлен җиңеләйтермен, "Татмедиа" башындагылар уйланыр, дигән идем. Ә киресенчә булып чыкты, аңа басым тагын да көчәйде, журналны идарә итүдән тулысынча читләштү эшләре башланды.

Мин, Сөмбел Таишевага әйтеп, "Татмедиа" башлыкларына хат яздым һәм үзенә гаризамда да, китүемә төп сәбәп итеп, коллективтагы начар атмосфераны, мөдирнең идарә рәвешен һәм башкаларны күрсәттем. Таишева тиз арада миннән башка җыелыш уздырган да, ялган даталар белән әллә никадәр кәгазь эшләп куйган. Аннан мине дәштеләр дә, өстеңнән язган кәгазьләргә кул куй, таныш, диделәр. Имеш, мин эштә булмаганмын, имеш, кемнәндер гафу үтенергә тиеш. Укымадым, куймадым, инде китү гаризам сездә бит, бу уеннар нәрсәгә, артыгын аңлашырга, аралашырга теләмим, дидем. Ул, ярый, китегез, диде.

Монда бердәм коллектив инде берәм-берәм таратылган, кайберләре урынына йомшаклар, куркаклар һәм мөдир белән тыгыз шәхси бәйләнештәге кешеләр алынган, хәтта туганнары эшли.

– Мәсәлән?

– Көлемсәр апа Гәрәева. Әйтүләренә караганда, Таишева әнисенең бертуганы. Мин, эшкә килгәч тә, редакциянең эчке тәртибе турында аның сорауларына дөрес җавап биреп, барысын үтәргә ризалыгымны белдергән исемлеккә кул куярга тиеш идем. Яхшылап өйрәндем. Янына килдем. Көлемсәр ханым бер пунктны күрсәтә, мин аңа – икенчесен. Әйтик, ул мөдиргә әтисенең исеме белән генә эндәшергә яраганны, үзеннән сорамыйча беркая бер минутка чыгарга ярамаганны аңлата, ә мин, туганнарның коллективта эшләве редакциянең имиджын төшерә, дигән пунктка төртәм.

Зәйдулла дигән олы шагыйрьнең бер дигән җитәкче була алганлыгын да күрдем

Ике редакциядә дә күбрәк Көлемсәр ападан куркалар, Сөмбел ханым гел эш урынында утырмый бит, ә Көлемсәр апа – "Мәгариф"нең күзе, колагы, авызы.

Элек "Мәгариф"тән киткәннәрнең сөйләгәненә ышанмый, хәтта алар белән бәхәскә керә идем. Башкалардан ишеткәнне үз күзләрем белән күрдем һәм иҗатыма гомерлек материал тупладым.

Мин үзем дә Сөмбел Таишева каршында "гаепле" бит. Язучыларның гомуми җыелышында аның татар матбугатын корытудагы эшләре турында үз каршында бик усал чыгыш ясаган идем. Булачак җитәкчемнең хәтере бар кешенекеннән дә яхшы булып чыкты.

Мин "Гаилә һәм мәктәп"тә эшләгәнемә үкенмим. Ркаил Зәйдулла дигән олы шагыйрьнең бер дигән җитәкче була алганлыгын да күрдем, үзе белән дә, тиз арада туплаган кечкенә коллективы белән дә бик нык якынаеп киттем. Кызганыч, "Мәгариф" белән берләшкән "Гаилә һәм мәктәп"нең инде хәзер элекке баш мөхәррире тулы мөстәкыйльлеккә түгел, өлешчә иреккә дә ия түгел иде. Ркаилнең көрәшче һәм ирек сөяр холкы моны ничек күтәрсен һәм хатын-кызларга каршы ничек барсын?!

Рифә Рахманның "Татмедиа" башлыгы Андрей Кузьминга язган хаты
Рифә Рахманның "Татмедиа" башлыгы Андрей Кузьминга язган хаты

– Рифә ханым, сез – "Гаилә һәм мәктәп"нең нигезе булган "Мәгърифәт"не чыгару башында торган кеше, редактор урынбасары булып та эшләдегез. "Идел"дән соң "Гаилә һәм мәктәп" журналына нинди хыяллар белән килгән идегез?

– Мин журналны популярлаштыру хыяллары белән эшли башладым. Без тиз арада эчтәлеккә шактый гына уңай үзгәрешләр керттек, кеше укырлык мәкаләләр яздык, чит регионнарны да күпмедер яктырттык. Анда моңа кадәр өстенлек алган язмаларны – интернеттан гына файдаланып эшләнгән әйберләрне туктату кирәклеген аңлап эшкә тотындык. Бер көндә вакытлы матбугат органын тулаем яңадан кора алмыйсың.

Безгә кадәр үзгәртебрәк тәрҗемә ителгән, ягъни икенчел материал күплеге журналда бик нык сизелә иде, әмма әле дә тулысынча ук бетте дип булмый. Ул язмаларның авторларыннан да тора бит. Журнал шактый гына әдәбиләште дә. Ата-аналар белән балалар бергәләп укысын өчен, нәфис әсәрләр басылды, мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен сценарийлар да чыгарып һәм туплап өлгергән идек инде.

– Эчтәлектәге үзгәрешләр тиражда үзен сиздердеме?

– Ул бигрәк тә алдагы язылу чорында, ярты ел буе без чыгарган саннарны укыганнан соң сиздергән булыр иде. Бу ярты еллыкка да укучылар яхшы гына язылды дип уйлыйм. Безгә бит, "Гаилә һәм мәктәп"кә яздыру кампаниясендә катнашу өчен дә, машина бирелмәде, районнарга чыгарга ярамады. Һәр эшебезгә киртә куярга тырыштылар. Әнә шундый шартларда да, яңа җыелган коллектив булуыбызга карамастан, берничә мең әбүнәче тапканбыз икән, бу – зур уңыш дип исәплим.

– Баш мөхәррир буларак, Ркаил Зәйдулла да җәяү йөрдеме?

– Әлбәттә, чөнки "Мәгариф" филиалының ике машинасы һәм ике шоферы да директоры Сөмбел Таишеваның гаиләсенә хезмәт итә. Дөрес, шул дүрт ай эчендә без өч-дүрт тапкыр, анда да бергәләп кенә редакциябез машинасына утыру бәхетенә ирештек: ике тапкыр министрлыкка барып килдек, бер тапкыр Кукмарага кайттык. Ни гаҗәп: шул чакларда да, машина алу өчен, башта бик озак ялынырга, ә кайткач, айлар дәвамында сүгелергә туры килде.

Татар конгрессы корылтаена махсус сан багышларга сөйләшенгәч, янәшә төбәкләргә – Самар һәм Сарытауга юл тоттык.

Командировкада ике тапкыр төн кунарга туры килде. Шактый озын юл бит. Самарлар безне үз хисапларына яшәтте, Сарытауда иң очсызлы һәм бернинди уңайлыксыз кунакханәгә төштек. Шуннан кайтканнан соң, бер генә көн дә безгә юлда тотылган акчаны искә төшерми калмадылар, башта 8 мең, диделәр, аннан – 12, бераздан – 18, инде киткәндә 20 мең тоткан булып чыктык. Шуннан соң, ярты еллык бюджетны бетердегез, диделәр һәм инде яңадан бер тапкыр да машина бирмәделәр. Анда барып кайту өчен, бензин Сөмбел ханымны, гаиләсен шәһәрдән читтәге йортына ай буе ташыган кадәр дә китмидер дип беләм. Ә бит бездән махсус санны зур тираж белән сатып алдылар һәм чыгымны тулысынча гына да түгел, артыгы белән дә капладылар.

– Редакциядән китүгә машинасызлык кына сәбәп була алмый.

– Әлбәттә. Директор Ркаил Зәйдулланы һәрьяклап сындырырга тырышты. Талант икәнен белә, абруе белән килешә алмый. Зәйдулланың соңгы вакытта рус матбугаты журналистларының сорауларына биргән җаваплары гына да ни тора.

Ркаил Зәйдулла безгә бер эш куша, директор анда бармаска боера.

Ркаил эшкә килүгә үк аны редакциядә беркем итеп күрергә теләмәүләре сизелде. Димәк, ул урында директор күздә тоткан кеше утырырга тиеш булган. Әйтик, баш мөхәррир буларак, Ркаил Зәйдулла безгә бер эш куша, директор анда бармаска боера.

Таишева ниндидер чарага киткәнлегеңне белеп алса, тиз генә, алдан хәбәр итмичә генә, җыелыш җыя да, синең юклыгыңны күрсәтер өчен, кул куйдырып, протокол төзи. Кайвакыт җыелышка синеме, редакторнымы, башка берәүнеме дәшмиләр, һәм ул кеше ни җыелышка, ни эшкә килмәгән булып күренә. Анда бөтен нәрсә директор "чыгарып атарга" теләгән кешеләргә каршы протоколлаштырыла. Менә мин шуңа каршы көрәшеп маташкан булдым… Йокыдан бик иртә тора торган кешемен, күп көнне беренчеләрдән булып эшкә киләм, инде сәгать сигездә, амбар кенәгәсен күтәреп, калганнарны барлый башлыйлар.

– Амбар кенәгәсе ни ул?

– Бу – редакциядәге ноу-хау, ягъни җитәкчелекнең контроль дәфтәре. Эшкә кергәнемдә офис-менеджер (элеккечә – сәркатип вазифасы) бездә бер бик зур журнал бар, ишектән чыкканда да, кергәндә дә, шунда билгеләнәсе, әгәр кайсы да булса редакциягә керсәгез дә, без сезне шуннан эзләп табарга тиеш диде.

Бәлки, кем дә булса иртән килүен һәм китүен язып куядыр, әмма мин моның белән ризалашмадым. Эш бүлмәңнең ачкычын алып, кичен тапшыруны гына билгеләү түгел бит бу.

"Мәгариф"тә сәркатип баш мөхәррирдән өстәрәк вазифада булып чыга

Мин: "Безнең үз баш мөхәрриребез бар, җитмәсә, әлеге чаралар мәгариф министрлыгына карый, алар белән килешенеп эшләнә, һәм без анда булырга тиеш", дидем. Ркаилнең белеп торуы яхшы, әмма монда мин дә бар бит әле, ул үзе дә миннән сорарга һәм журналда билгеләнергә тиеш, ди Көлемсәр апабыз. Әнә шулай итеп "Мәгариф"тә сәркатип баш мөхәррирдән өстәрәк вазифада булып чыга.

Җитәкчелек каядыр барып материал эзләүне дә, шуны ике сәгать эчендә өйдән язып салуны һәм аннан соң эшкә килүне дә бәяләми. Анда бер нәрсә генә бар: мәкалә язма, әмма чәй эчеп, эш өстәлең артында гына утыр, "Сез, Сез, баш өсте" диген – шул җитә. Шундыйларны гына эзлиләр дә.

Бервакыт Арчага журналга яздыру мәсьәләсе белән бардым. Башта педучилищеда булдым, район мәгариф идарәсе башлыгын эш урынында туры китерә алмагач, икенче көнне яңадан, инде аны гына күрергә дип, махсус килдем. Арча районы шуннан соң журналыбызга атна эчендә бик яхшы язылды, ә мине ике көн эшкә килмәдең, дип сүктеләр.

Мәгариф белгече, укытучы Сания Әхмәтҗанова пенсиягә чыгарына әллә ай, әллә ике ай кала эштән китәргә мәҗбүр булды. Белемлелек һәм талант әлеге сыйфатлары булмаган кешеләр янәшәсендә үзенә урын таба алмый.

Китмичә түзгән ике кешене алай да әйтми кала алмыйм: Таһир Сабирҗанов белән Мидхәт Садыйков

​Бөтен эш тә шунда: редакцияләрнең икесендә дә белемлеләр һәм сәләтлеләр генә утыра алмый, башкалар чыдый, чөнки, аннан китсәләр, кая барсыннар? Электән эшләп тә, әшәкелекләргә катнашмаган, китмичә түзгән ике кешене алай да әйтми кала алмыйм: Таһир Сабирҗанов белән Мидхәт Садыйков. Аларга хөрмәт хисләремне саклыйм. "Мәгариф"не хәзергә шул ике кеше генә тотып тора да.

Җәмгыятьтәге урыныңны талант билгели. Мин милләтемне, кыерсытылганнарны яклап, теләсә кайда, теләсә кем каршында сүз әйтергә курыкмыйм. Беркем алдында юхаланмыйм, боргаланмыйм, беркемне нахакка кыерсытмыйм, булдыра алганча, үзем аңлаганча, гадел булырга тырышам. Ничә йөз мәкалә, кырыкка якын китап язган кешемен.

Нинди кыска вакыт эчендә, әйтүләренә караганда, филиалдан инде 20 журналист, 4 бухгалтер киткән. Әле бит бу исемлеккә бер-ике көн эшләп караучыларның саны керми.

Таишева безне, республика җитәкчелеге каршында начар күрсәтер өчен, ыгы-зыгыларга тартып кертергә маташты, әйтик, "Уен-ТВ" каналын оештыруга каршы мәкаләләр язарга өндәде, ә без Ркаил Зәйдулла белән моңа каршы тордык, явыз максаттан котыртканлыгын аңладык.

[Азатлык "Мәгариф" филиалы җитәкчесе Сөмбел Таишева белән элемтәгә кереп, Рифә Рахман күтәргән мәсьәләләр турында сөйләште. Якын арада Сөмбел ханымның фикерләрен җиткерербез.]

****

"Гаилә һәм мәктәп" журналы 2013 елның август аеннан нәшер ителә. Журнал 48 биттә айга бер тапкыр чыга һәм Татарстанда, Русиядә тарала. "Гаилә һәм мәктәп" журналы "Татмедиа"ның "Мәгариф" журналы филиалына керә. Бу филиалның җитәкчесе – Сөмбел Таишева, ул "Мәгариф" журналының баш мөхәррире вазифасын да башкара. Моннан тыш, Таишева "Татмедиа" ширкәте җитәкчесенең корпоратив үсеш урынбасары да.

Рифә Рахман (Рифә Харрасова (Сабирҗанова) 1962 елның 18 сентябрендә Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авылында мөгаллим гаиләсендә дөньяга килә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рифә Арча педагогия училищесында укый, Казан дәүләт университетның филология факультетын тәмамлый. 2002 елда "Гаяз Исхакыйның башлангыч чор прозасы әдәби бәйләнешләр җирлегендә (1895-1905)" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Туксанынчы еллардан бирле Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында әдәбият һәм әдәбият белеменең төрле тармакларына караган фәннәрдән белем бирә.

Рахман – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Дистәдән артык шигырь һәм чәчмә әсәрләр китабы бар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG