Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 22:54

Франция полициясе әлеге хәлнең террор белән бәйле булмавын әйтте. Машина йөртүче психик тотрыксыз булган.

Парижның көнчыгышындагы Сена һәм Марна департаментында машина пиццерия өстенә менгән. Әлеге хәл сишәмбегә каршы төндә булган дип хәбәр итә Франция полициясе. Нәтиҗәдә сигез яшьлек кыз һәлак булган, тагын сигез кеше авыр хәлдә хастаханәдә ята. Машина йөртүче тоткарланган.

Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Пьер-Генри Брандет әлеге очракның террор белән бәйле булмавын, ә машина йөртүченең үз-үзенә кул салырга теләүдә шикләнелүен әйтте, чөнки ул психик тотрыклы булмаган.

Соңгы вакытларда Франциядә машиналарның кеше өстенә менүе белән бәйле берничә террор гамәле булды. 2015 елдан Франциядә гадәттән тыш хәл режимы саклана.

XS
SM
MD
LG