14-18 август көннәрендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә төрки дөньяның яшь язучылар җыены үтә. Анда 22 төрки дәүләтләрдән һәм бәйсез булмаган илләрдән 58 шагыйрь һәм язучы катнаша. Җыенны Евразия язучылар берлеге оештырган.
Татарстаннан әлеге чарада катнашучы Фәнил Гыйләҗев Азатлыкка әйтүенчә, мондый җыен беренче тапкыр уза һәм анда Алтай, Азәрбайҗан, Башкортстан, Гагауздан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Хакасия, Косово һәм башка ил вәкилләре килгән. Татарстаннан Гыйләҗевтан тыш, прозаик Айгөл Абдрахманова, һәм Эльвира Хадиева катнаша.
Җыенның бүген тантаналы ачылышы булды. Көн дәвамында яшь язучылар төрки әдәбияттагы үзгәрешләр, дөнья әдәбиятына бәйле соңгы процесслар турында сөйләшәчәкләр.